МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!
Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Беренчегә алып кердегез.
Шуннан бирле Сез 20 баланы
Үз иттегез, якын күрдегез.
Казан шәһәренең 129 нчы урта мәктәбендә эшләүче хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез Гөлчәчәк Илдаровна! Безнең Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәсебез килә. Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук, шаян күзләре янып торган, уйлары уенда булган 20 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларга өйрәттегез, олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт, Сезгә, без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!
Белми калма
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
Комментарии
0
0
Чып - чын эйтэм, Голчэчэк Илдаровна ин шэп, шэплэрдэн шэп укытучы !!!
0
0
0
0
??
0
0
0
0
Гульчачак Илдаровна - самая лучшая учительница !
0
0