Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ

27 сентября 2019, 09:55
1458
0
0

Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне хәрчак көтәсең бит син!

Алия Солтан

Дөньяда төрле һөнәрләр бик күп. Алар үзенчә кызыклы. Кеше һөнәрне үзе сайлый. Ә һөнәрнең чын остасы буласың килсә, куп укырга һәм күп белергә кирәк.

Укытучы һөнәрен мин бөтен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем. Кояш нуры язын табигатьне уята. Укытучы да балалар күңелендә яз булдыра. Башкача булмый. Ул гомере буе үз укучыларында язгы чәчәкләр үстерә, тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Укытучы безнең уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбыз беләнуртаклаша. Дәресләрне без аңлаешлы һәм күңеллгә үтә торган итеп үткәрә. Аңламаган әйберләрне безгә кат – кат аңлата, вакытын кызганмый. Җырдагыча “...Балаларның теле кыңгырау, гел чыңылдый, ява мең сорау...” – дип һәр сорауга җавап таба, һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый, аның белмәгән нәрсәсе юк.

Акны карадан, яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт белән иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә өйрәтә. Ул бездән чын шәхес тәрбияләргә бәтен көчен бирдә. Мактауларга лаек укытучы!

Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.
Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.

(Гөлфия Гыйззәтова)

Биектау муниципаль районы Шуман төп мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Хәсәншин Руслан.

Нет комментариев