Бу – тема!
-
«ЯЛКЫН» КОМИКСЛАР БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРӘ!
«Ялкын»ны телгә алгач, күпләр иң беренче чиратта журналның азаккы битләрендәге әкиятләрне искә төшерә. Ул иллюстрацияле әкиятләр инде ярты гасырга якын «Ялкын»ның аерылгысыз өлеше булып тора, һәм мөгаен, нәкъ менә шул әкиятләр татар телендә комикс сәнгатенең тәүге яралгылары дип саналырга хокуклыдыр. -
«АПУШКА ЙӨРИ БАШЛАГАЧ, «ОТЛИЧНИК СИНДРОМ»Ы БЕТТЕ»
Героебыз турында «бар җиргә дә өлгерүче» дип әйтүебез болай гына түгел, әлбәттә. Журналистика, музыка һәм театр җене кагылган кызчык алга таба нинди һөнәр сайлар – барысын да вакыт күрсәтер. Әлегә исә ул төрле өлкәдә үзен сыный, камилләшә һәм безгә интервью бирә! -
МИН КИҢКЫРЛЫ ШӘХЕС – УКЫЙМ ДА, ЭШЛИМ ДӘ яки СТУДЕНТЛАРНЫҢ ЭШ ЭЗЛӘҮ ТӘҖРИБӘСЕ
Берәүгә дә сер түгелдер: билгеле бер моментта һәр яшүсмерне акча проблемасы борчый башлый. Дөресрәге, үзең акча эшләү турында уйлый башлыйсың. Ә студент, бу проблема тагын да актуальләшә төшә. Син инде әти-әни канатыннан чыккансың, һәм зур шәһәрдә зур акчалар кирәк дигәндәй… -
«МИН ҺАМАН ДА ҮСӘРГӘ КУРКАМ»: НИГӘ ЯШЬЛӘР ОЛЫ ТОРМЫШТАН КАЧА?
Ничәмә-ничә дистә еллар эчендә «Ялкын» шактый күп яшүсмернең дусты, киңәшчесе һәм ярдәмчесе ролен үтәгән. Борчыган сораулар, әти-әни белән сөйләшеп булмаган темалар, уңышлар белән бүлешү – боларның барысын да «Ялкын» үзенә сыйдырган. Шушы битләрдә калган яшүсмерләр хәзер нинди икән соң? Олы тормышны алар җиңел кабул иттеме икән? -
ПЕСИЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ, ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ КВИЗ: АПРЕЛЬДӘ СИН БАРЫРГА ТИЕШЛЕ 5 ЧАРА
Язмада апрель аенда син барырга тиешле 5 кызыклы чараны тәкъдим итәбез. Кафе, кинотеатр кебек җирләргә син болай да бара аласың. Без исә вакыт үткәрүнең файдалы ысулларын китердек. Исемлектәге чаралар арасында остаханә дә, гадәти түгел дәресләр дә, квиз да бар. Тизрәк карап чык! -
«АЛДЫНГЫЛАР» ҖӘЙГЕ ЯЛДА АЛАННАРГА ЧАКЫРА!
Укуда иң рәхәт чак - 4 чирек башланды! Нигә рәхәт дисезме? Чөнки бу – иң кыска чирек. Контроль эшләр, соңгы кыңгыраулар тәмамлангач бар укучы да көтеп алган җәй айлары башлана. Яшүсмерләрнең күбесе әби-бабайлары янына – авылга, икенчеләре – сәяхәткә, ә иң активлары лагерьларга таралачак. Соңгысы идеаль вариант бит! Уку юк, яңа дуслар табасың, уеннар уйныйсың, белемнәр туплыйсың. Лагерьлар турында без әле күп язарбыз, ә бу язмада сез исә Татарстанның Алдынгылар хәрәкәте үткәрәчәк сменалар белән танышырсыз. Киттек! -
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ КОНТЕНТ ТУДЫРУЧЫЛАР КЕМНӘР УЛ?
Татар телен популярлаштыруга өлеш кертүчеләр саны шактый, ләкин шулар арасында яшьләрнең дә күп булуы – аеруча шатландыра. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар факультетында белем алучы студентлар укудан тыш татар телендә төрле проектлар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышыйк. -
«ЯЛКЫН» АТНАЛЫГЫ ТӘМАМ: 5 КЫЗЫКЛЫ НӘТИҖӘ
«Ялкын» «Татар китабы йорты» белән берлектә 100 еллыкка багышланган чаралар атналыгын оештырды. Җылы һәм рәхәт мизгелләргә бай чаралар үз эченә түгәрәк өстәл, «Ялкын»да эшләгән шәхесләр белән очрашу, журналга яшүсмерләр язган хатларны уку һәм шигырь кичәсе кебек чараларны алды. Күңелле атналыктан кызыклы нәтиҗәләр – биредә! -
«ЧАЙКЫЙ» ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле. Татар сәхнәсе өчен көтелмәгән жанр – хип-хопера. «Иттифак» төркеме, Гоголь алымнары, вакыты-вакыты белән кринж-моментлар белән тулы спектакль турында безнең язмада укыгыз! -
«ЯРАҢНЫ КЫСЫПЛАР БӘЙЛИМ ДӘ БЕР»: РӘМИС АЙМӘТНЕҢ «МӘҢГЕЛЕК САГЫШ» ИСЕМЛЕ ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
21 нче март Халыкара шигърият көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, тәрҗемәче Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә әдәбият белгечләре, яшь язучылар һәм студентлар кунак булды. -
«КЫСКА МЕТРЛЫ ФИЛЬМНАРНЫ АЗ БЮДЖЕТ БЕЛӘН ДӘ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ ЭШЛӘП ЧЫГАРГА БУЛА»
«Бер бәйгедә: “Нигә сез документаль жанрны сайладыгыз? Нишләп күңеллерәк әйберләр турында төшермисез?” – дип сорадылар. Андый фильмнар инде болай да күп. Безнең исә катлаулы, үрнәк булырдай тормыш тарихлары күрсәтәсе килә...», – дип сүзен башлады Зөлфия. -
АГАЧЛАРНЫ КОЧАКЛАУ СТРЕССНЫ КУАРГА БУЛЫША
Дендротерапия термины психологиядә урман һәм аерым агачларны кочаклап, җан тынычлыгына ирешү ысулы буларак кулланыла. Шулай ук ул стресс һәм психо-эмоциональ көч куллану кичергән кешеләр өчен киңәш ителә. Тик бу ысулны еш кына халык ялган дип саный. -
ТИПИК ӘКИЯТ, КОСМОС ҺӘМ КЛАССИК ӘДӘБИЯТ: МАРТ АЕНДА КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРАЛАР
Язның беренче премьераларын язмада җыйдык. Исемлектә син март аенда кинотеатр экраннарына чыгачак төп фильмнар белән таныша аласың. Монда сине типик әкият тә, документаль тарих та, космос турындагы фантастика да, шулай ук рус әдәбиятының классик әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар да көтә. -
8 МАРТКА ИҢ НАЧАР ҺӘМ ИҢ ШӘП БҮЛӘК: ЙОЛДЫЗЛАР НИ КИҢӘШ ИТӘ?
Урамда, күңелдә һәм бар җиһанда яз хөкем сөрә! Ә календарь битләрендә мартның иң нәзәкатьле, матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне! Шул уңайдан җырчылардан гүзәл затларга бирелә торган иң яхшы һәм иң начар бүләкләр турында сорашырга булдык әле. -
«ЯЛКЫН»лы КӨННӘР – СЕР, ШАТЛЫК, ИҖАТ БЕЛӘН ТУЛЫ ДӨНЬЯ БУЛГАН ИКӘН»
Ничә еллар буе көтеп алынган бәйрәм, ниһаять, килеп җитте! Яраткан «Ялкын»ыбыз үзенең 100 еллык юбилеен каршы ала. Әлбәттә, бүгенге көндә журналның исеме, дәрәҗәсе, яшүсмерләр арасындагы популярлыгы өчен биредә төрле елларда эшләгән шәхесләрнең өлеше бик зур. Без 1995-2010 елларда «Ялкын»ның баш мөхәррире булган Эльмира апа Закирова белән сөйләштек.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?