Логотип Идель
Бу – тема!

«АПУШКА ЙӨРИ БАШЛАГАЧ, «ОТЛИЧНИК СИНДРОМ»Ы БЕТТЕ»

«Карантинга рәхмәт. Нәкъ менә шул елны «ШАЯН ТВ” телеканалына эләктем һәм «Шома бас» тапшыруына алдылар», – дип башлады сүзен бар җиргә өлгерүче Зәйнәп. Героебыз турында «бар җиргә дә өлгерүче» дип әйтүебез болай гына түгел, әлбәттә. Журналистика, музыка һәм театр җене кагылган кызчык алга таба нинди һөнәр сайлар – барысын да вакыт күрсәтер. Әлегә исә ул төрле өлкәдә үзен сыный, камилләшә һәм безгә интервью бирә!

Исеме: Зәйнәп Хөснуллина

Туган көне: 22.03.2008

Укый: Казанның 180 гимназиясе, 9 сыйныф

«БУ ЮНӘЛЕШНЕ БОЛАЙ ГЫНА ТАШЛЫЙСЫ КИЛМИ»

– Зәйнәп, кыскача гына сөйләп кит әле, «ШАЯН ТВ»да кем булып эшлисең?

– Алып баручы һәм күпмедер дәрәҗәдә блогер дип әйтер идем үземне. Телеканалыбызда блогерлык юнәлеше бар, биредә команда белән сәхифәләр өчен кызыклы контент төшерәбез һәм, әлбәттә, социаль челтәрләребезгә урнаштырып барабыз. Тулырак итеп әйткәндә, «Обзор» дип аталган сәхифә кысаларында без бер минут эчендә тамашачыны кызыклы чара яки урын белән таныштырабыз. 79 мең – бу иң күп карау җыйган видеоның статистикасы, ялгышмасам.

– Ә «Апуш» студиясенә кайчан килдең?

– 2022 елда «Апущ»ның «Чулпан» мәдәният үзәгендә филиалы ачылды, бирегә эләгергә теләп кастингта катнаштым һәм кечкенә генә максатыма ирештем. «Апуш»ка кадәрге һәм бүгенге Зәйнәп – ике кеше, чөнки бу театр студиясе сәхнәдә генә түгел, тормышта да тәҗрибә бирә, үз юлыңны табарга булыша...

– 70 төрле һөнәр дә аз, дигәннән... Син музыка юнәлешендә дә үзеңне сыныйсың бит әле.

– Җиде ел музыка мәктәбенә йөреп, төрле уңышларга ирешеп, бу юнәлешне болай гына ташлыйсы килми. Фортепиано һәм скрипкада уйныйм, алга таба берәр тәкъдим яки мөмкинлек килеп чыкса, мин ике куллап алынырга әзер. Мисал өчен, «Апуш» премьерасын скрипка моңы белән бизәп җибәрдем, шулай ук «Гәүһәр» фестивалендә оркестр белән чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр – бик теләп ризалаштым.

«УКУ ПЛАНЫНДА БАРЫ ТИК КАЗАННЫ ГЫНА КҮЗ УҢЫНДА ТОТАМ»

– Үзеңне кайсы һөнәр иясе итеп күрәсең?

Туганнар белән күрешсәм, дуслар янына барсам, бөтен кеше сораша: «9 сыйныф, Зәйнәп... Кем буласыңны уйларга кирәк», – диләр. Шуңа күрә 11 сыйныфка калам, укыйм һәм уйлыйм (көлә). Сер итеп кенә әйтәм: үземә журналист һөнәре бик якын, алга таба күз күрер.

– Әти-әниең икесе дә журналист. Димәк, һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын да беләләр, бу юлны сайлавыңа каршы килмиләрме?

– Һөнәр сайлау темасына гаиләдә еш сөйләшәбез. Әти-әни кырт кисеп, бу  яки теге һөнәрне сайла-сайлама дип әйтмиләр. «Журналист буласың килсә – бул, тик тагын берәр һөнәрне үзләштерсәң, үзеңә уңайлы булачак», – дип тә киңәш бирәләр. Әнием филология юнәлешен дә үзләштерергә тәкъдим итә.

– Казанда үсеп, башка шәһәрдә үзеңне сынап карау теләге юкмы?

– Татарстанны, Казанны, татар телен бик яратам. Республикабызда мөмкинлекләр бик күп, тик башка җирләргә барып, башка телеканалларда да эшләп караудан баш тартмас иде. Уку планында исә бары тик Казанны гына күз уңында тотам, чөнки, беренчедән, шәһәребездә абруйлы уку йортлары байтак, һәм икенчедән, биредә әти-әнием, туганнарым...

«БУ КӨНЛӘШҮ ТҮГЕЛДЕР, Ә ЧИТЛӘШҮДЕР КҮБРӘК»

– Укыйсың, имтиханнарга әзерләнәсең, эшлисең, театр студиясенә йөрисең, музыка белән шөгыльләнәсең... Кем көч-дәрт биреп, куәтләп тора?

– Әти-әни һәм дәү әти белән дәү әни. Әлеге 4 кеше миңа һәрьяклап булыша: югарыда санап кителгән эшләргә, урыннарга өлгерү өчен шофер ролен дә үти алар, матди яктан да булышалар, рухи яктан да көч-дәрт биреп торалар. Сүз уңаеннан, «Апуш»тан алган иң мөһим әйбер – чын дуслар, аннары гына белем-тәҗрибә...

– Сыйныфташларың синең уңышларыңнан көнләшмиме?

– «Апуш»ка йөри башлагач, дөресрәге, премьерадан соң сыйныфка кердем... Минем белән беркем дә сөйләшми. «Нишләдем икән, нәрсә ярамады?» – дип уйлана башладым. Бу көнләшү түгелдер, ә читләшүдер күбрәк. Берничә атна мәктәптә бөтенләй күренмәдем дисәм дә ялгыш булмас.

– Сиңа «отличник синдром»ы хасмы?

– «Апуш»ка килгәч бетте (көлә). Моны начар дип әйтмим, тырышып укырга, алдынгы булырга кирәк, сүз дә юк, тик «беренче булам, “5”кә генә укыйм» дип үлеп бетәргә кирәкми!

– Бар нәрсәдән арып, «болар миңа кирәкме соң?» дигән борчу белән очрашканың бармы?

– Мин позитив кешеләр белән аралашырга яратсам да, депрессив уйларга бирелгән чакларым еш була. Бу бераз арып, конкуренциядән ялыгудыр... Мондый чакта дусларым белән аралашу ярдәм итә!

– Казанның кайсы җирен яратасың?

– Кабан күле буенда йөрергә яратам. Биредә искиткеч матур!

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев