Логотип Идель
Бу – тема!

АГАЧЛАРНЫ КОЧАКЛАУ СТРЕССНЫ КУАРГА БУЛЫША

Дендротерапия термины психологиядә урман һәм аерым агачларны кочаклап, җан тынычлыгына ирешү ысулы буларак кулланыла. Шулай ук ул стресс һәм психо-эмоциональ көч куллану кичергән кешеләр өчен киңәш ителә. Тик бу ысулны еш кына халык ялган дип саный.

Агачларның чын-чынлап ярдәм итүен Кытайдан Цишишици исемле хатын-кыз үзендә сынап караган. Ул бу психотерапиянең даими ару, борчылу, ял һәм йокы җитмәү аркасында килеп чыккан депрессиядән булыша алуын билгели. Бервакыт ул эштән соң ире белән Шанхай урамнары буйлап йөргәндә, абынып егыла да, агачка тотына һәм кинәт тынычлык, ниндидер көч тоя башлый. Аның баш авыртуы бетә, колакларында шау юкка чыга, тәненә энергия иңә. Башта ул боларны агач белән бәйләми дә, тик  бу экспериментны барыбер тагын кабатларга уйлый. Һәм кабат-кабат шул ук аңлатып булмаслык тынычлык һәм энергия тоюын сизә. Ул мондый практикның ниндидер сихри дәвалау бүләк итүен ассызыклый. Хәзер хатын-кыз вак-төяк нәрсәләр турында борчылмый, позитив уйлар белән яши. Шулай ук аның эшчәнлеге, активлыгы арткан, ә тискәре фикерләре бөтенләй юкка чыккан һәм хәтере яхшырган.

ТАБИБЛАР НИНДИ ФИКЕРДӘ?

Табиблар агачлар белән кочаклашуның файдасын инкарь итмиләр. Агачлар һаваны чистартучы фитонцидлар бүлеп чыгара. Чыннан да, табигать белән тыгыз элемтәгә керү кешегә уңай йогынты ясый, стрессны киметә, борчылудан котылырга ярдәм итә.

Агачлар белән кочаклашу шулай ук кешеләрнең электромагнит кырыннан электрон җайланмалар (смартфон, колакчыннар, электрон сәгать) нәтиҗәсендә барлыкка килгән көчәнешне бетерү белән дә файдалы.

НИНДИ АГАЧНЫ КОЧАКЛАРГА?

Дендротерапиянең файдасы тисен өчен, урманга барып теләсә нинди агачны кочаклау  гына килешмәячәк. Моның өчен калын ботаклы сәламәт агач табарга һәм аның энергиясен тоярга тырышырга кирәк. Агачны кочаклагач, ул җылы сыман тоелырга тиеш. Әгәр дә агач салкын булса, кочаклау өчен башка вариант табу яхшырак. Кыскасы, карлар эреп, беренче үсентеләр күренә башлау белән, урманга йөгерергә киңәш итәбез :)

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев