Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» КОМИКСЛАР БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРӘ!

«Ялкын»ны телгә алгач, күпләр иң беренче чиратта журналның азаккы битләрендәге әкиятләрне искә төшерә. Ул иллюстрацияле әкиятләр инде ярты гасырга якын «Ялкын»ның аерылгысыз өлеше булып тора, һәм мөгаен, нәкъ менә шул әкиятләр татар телендә комикс сәнгатенең тәүге яралгылары дип саналырга хокуклыдыр.

Соңгы елларда татар телендәге комиксларга кызыксыну һәм ихтыяҗ бермә-бер артты, һәм нәкъ шул сәбәпле без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Комиксханә» бәйгесенә старт бирәбез! 

Бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары аерым яки сыйныф белән бергә катнаша ала. Катнашучылардан кулдан ясалып электрон форматка күчерелгән яки турыдан-туры электрон форматта ясалган комикслар көтәбез. Эшләр күләм ягыннан А4 форматындагы 6 биттән артмаска тиеш.

Комикслар 3 номинациядә кабул ителә:

– ӘДӘБИ ӘСӘР: нигезендә татар классик әдәби әсәре яки әкияте сюжеты булыра тиеш

– ТАНЫЛГАН ШӘХЕС: татар язучысының яки танылган шәхесенең тормыш юлын чагылдырган комикслар

– ИРЕКЛЕ ТЕМА: мәктәп тормышы, беренче мәхәббәт, минем гаилә, ясалма интеллект мөмкинлекләре, «Ялкын»га 100 ел, милли каһарман,  песиләр, дуслык, социаль проблемалар, сәяхәт һ.б.

Бәйгегә гариза һәм эшләр 08.04.2024-30.09.2024 аралыгында кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен «Ялкын» журналына 2024 елның 2нче яртыеллыгына язылу шарт.

Җиңүчеләрне төрле кибетләргә сертификатлар, электрон техника, бәйге өчен махсус әзерләнгән мерч һәм башка кыйммәтле бүләкләр көтә. Үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырма!

Ә бәйгенең тулы шартлары белән нигезләмәдә танышырга була.

Теги: мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев