Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ КОНТЕНТ ТУДЫРУЧЫЛАР КЕМНӘР УЛ?

Татар телен популярлаштыруга өлеш кертүчеләр саны шактый, ләкин шулар арасында яшьләрнең дә күп булуы аеруча шатландыра. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар факультетында белем алучы студентлар укудан тыш татар телендә төрле проектлар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышыйк.

Илнар Камаев, «Шәхес» проекты авторы, 2 курс студенты:

 «Шәхес» проектын без 2023 елда алып бара башладык, әмма аны безгә кадәр зуррак курс студентлары башлаган иде инде.  Төп максаты үзебезнең олпат татар галимнәре турында җитди, күләмле тапшыру әзерләү һәм башкаларга алар турында күбрәк мәгълүмат җиткерү.

Ул мәктәп укучыларына, студентларга һәм мөгаллимнәргә кызыклы.

Файдалы якларына килгәндә, безнең зур галимнәребез турында андый күләмле тапшырулар интернет челтәрендә юк диярлек. Шуңа күрә әлеге тапшырулар ярдәмендә алар турында күбрәк белем туплау, ниндидер фәнни эшләр эшләгәндә мәгълүмат алыр өчен һәм, гомумән, фән турында күзаллауны киңәйтү өчен бер дигән мөмкинлек!

Без иң элек әлеге галим турында мәгълүмат туплыйбыз: аның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнәбез. Шуннан соң сораулар төзибез, сценарий язабыз һәм төшерәбез.

Әлеге проектны безгә журналистика укытучысы Гүзәл Әмировна Нәбиуллина тәкъдим итте, тапшыруны әзерләгәндә ул зур өлешен кертә.

Аны мин төркемдәшем Айгөл Абязова белән алып барам. Шулай ук төшерүдә безгә журналистика юнәлешенең 4 нче курсында укучы Ильяс Хәҗиев ярдәм итә, төшерү һәм монтажны ул эшли.

Алинә Закирова, «унсигез» проекты авторы, 3 курс студенты:

«унсигез» telegram каналын мин 2023 елның март аеннан бирле алып барам. Аның төп максаты кешеләргә терәк булу. Бүгенге көндә каналда13 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр яза.

«унсигез» telegram-каналы бөтенләй көтмәгәндә барлыкка килде. Төп-төгәл максатым юк иде, бары тик үземнең уйларымны каядыр туплап барасым килде. 1-2 атна эчендә каналга язучылар саны арта башлады. Вакыт-вакыт коллаборацияләр ясыйбыз. Язучылар да үз язмалары белән бүлешәләр. Бер язма якынча 5-10 яңа язылучы алып килә ала.

Каналның төп идеясе татар телендәге уйлар, цитаталар җыентыгы. Ул шундый тиз вакыт эчендә «үсәр» дип уйламаган да идем. Куркып калган чакларым да булды. Меңнән артык кеше минем фикерләрем белән килешмәскә дә мөмкин бит. Туры сүзле булуымны исәпкә алып, фикерләрне фильтр аша чыгара башларга туры килде. Шул ук вакытта үземнең уйларымны «үтерәсем» килмәде. Хәзер барысы да җайга салынды инде. Бүгенге көндә мин үз тормышымны «унсигез»сез күз алдыма да китерә алмыйм! Бу проект гомерлеккә минем белән калыр, дип өметләнәм.

Ильяс Хаҗиев, «ТАҢ» проекты авторы, 4 нче курс студенты:

«ТАҢ» проектын без Айнур Җамалтдинов белән эшлибез. Бу проект татар телендә монолог-интервью, документаль, эстетик һәм кыска метрлы фильмнар төшерү юнәлешенә карый. Аңа 2022 елның февралендә нигез салынды. «ТАҢ»ның төп максаты татар ютубында әле булмаган, өр-яңа, кызыклы һәм сыйфатлы контент булдыру. Контент һәр кеше өчен файдалы, ягъни чикләр юк. Ул тамашачыга татар дөньясының кызыклы, ләкин әле ачылып бетмәгән шәхесләрен ача. Аларда яңа фикерләр, яңа хисләр уята! Монолог-интервьюга Әзһәр Шакиров, Идел Кыямов, Зөлфәт Закиров, Зөфәр Рәмиев, Айдар Шәйхин кебек шәхесләр чакырылды. Без аны «Татар-информ» белән берлектә чыгарабыз.

Әлеге проект уку дәвамында гына эшләнер өчен тудырылмады. Шуңа күрә гомере озын булыр дип өметләнәбез!

Ильяс

Айнур

Ана телебездә зур эш башкаручы студентларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз! Сез – афәриннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев