Бу – тема!
-
ҖЫР-МОҢ ЯРАТУЧЫ ТӨМӘН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ҺӘМ ЧАҢГЫ СПОРТЫ
Февраль аенда Төмән шәһәрендә «Спартакиада сильнейших-2024» исемле чаңгы ярышлары узды. Татарстан спортчылары барлык командалар арасында иң җитезләре һәм иң күп медаль алучы булып танылды. Җиңүнең сере – милләттәшләрнең ярдәме. Спортчыларның яшүсмерләр белән очрашуы, төмән татарларының җан атып торулары турында – безнең язмада тулырак. -
«DURA LEX, SED LEX»: ШӘХСИ ЭШМӘКӘР БУЛЫП ТЕРКӘЛҮ КАТЛАУЛЫ ЭШМЕ?
Сәлам-сәлам барыгызга да! Казан федераль университетының Хокук факультетында укыганлыктан бүген үземне чын юрист дип хис итеп сезгә юридик консультация бирергә булдым әле. Кайсы сорауга кагылышлы рәвештә, диярсез. Җавабым әзер: шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульләр хакында сөйләшербез. -
БАЛАЧАКТАН ҺӘРКЕМ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ СОЦИАЛЬ КҮНЕКМӘЛӘР
Психологлар балачактан ук һәр кеше 9 мөһим социаль күнекмәгә өйрәнергә тиеш, дип саный. Нәкъ менә алар олы тормышта бик кирәк булачак. Әйтик, кемгәдер башкалар белән аралаша башлау, үзен күрсәтү, яңа командага кереп китү авырлык белән бирелә. Шуңа күрә һәркем дә, кечкенәдән үк, үскәч аягында нык басып торыр өчен, тирә-юнь белән элемтә булдырырга тиеш. -
ИСТЕРИКА ХАЛӘТЕНДӘГЕ КЕШЕНЕ НИЧЕК ТЫНЫЧЛАНДЫРЫРГА? 6 КИҢӘШ
Истерика – кешенең эмоцияләрен контрольдә тота алмавы, шашынуы. Стресска реакцияне төрле кеше төрлечә күрсәтә. Кемдер елый, кемдер бертуктаусыз көлә, ә кайберәүләр тирә-ягындагы предметларны ыргыта һәм җимерә башлый. Моны кирелек яисә игътибар сорау дип кабул итү дөрес түгел. Чынлыкта, истерика халәтендәге кешене тынычландыра белү кирәк. Язмада шул хакта сөйләшәбез. -
ЗУРЛАРДАН ДА ОСТАРАК УЙНАУЧЫ АКТЕРЛАРДАН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «АПУШ»ТА ПРЕМЬЕРА!
21 февраль көнне бар Казан «Киләчәк уеннары» белән гөрләгәндә, «Апуш» татар балалар театр студиясе Халыкара туган тел көне уңаеннан искиткеч премьера тәкъдим итте. «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен без дә күрдек, сокландык һәм сезгә аның турында сөйләргә әзер! Киттек! -
КЕМ СИН, ДУСТЫМ: ШИЗОИД, ГИПЕРТИМ, ӘЛЛӘ ИСТЕРОИДМЫ?
Шәхесне өйрәнгән саен концепцияләр дә күбәя, шуңа күрә без бу язмада шуларның берсен карарга булдык. Психотипларны белү башка кешеләрне яхшырак аңларга, аларның үзенчәлекләренә түземрәк булырга, шул рәвешле алар белән аралашуны уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк төзергә ярдәм итә. -
«ЮК, БУ ОЧРАКЛЫ ГЫНА КИЛЕП ЧЫКТЫ!» ЯКИ САМОЗВАНЕЦ СИНДРОМЫ
«Юк инде, мин моңа лаек түгел», «Мин бернәрсә дә булдырмыйм, менә башкалар әллә нинди үрләргә ирешәләр» кебек җөмләләр белән зур уңышларын да юкка чыгарып калдыручыларны еш очратам мин. Моңарчы күпме хезмәт куеп ирешелгән, нигезендә никадәр тырышлык яткан җиңүләрен чүпкә чыгарып калдыручыларны күргәч, бик сәерсенә идем. -
ЧЫН ИР-АТ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ? ҖЫРЧЫЛАР ҖАВАП БИРӘ
Календарь битләрендә 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне! Чын күңелдән барлык ир-ат аудиториябезне тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи һәм матди байлык телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Нәкъ менә шушы дата уңаеннан эстрада җырчыларына «Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» дигән сорау бирергә булдык. -
КОРЕЯ ҺӘМ ЯПОН МАНГАЛАРЫ: 5 ШӘП ӘСӘР
Сәлам! Бүген без Корея һәм Япония халыкларыннан комикслар – мангалар тәкъдим итәбез. Алар файдалы, кызыклы һәм яңалыкларга бай. Өстәвенә, мангалар уку – тренд. Арагызда бу жанрны сөючеләр күптер, шуңа күрә рәхәтләнеп укыгыз! -
ПСИХОЛОГЛАР КИҢӘШ ИТӘ: НИНДИ 3 ӘЙБЕРГӘ АКЧА КЫЗГАНЫРГА ЯРАМЫЙ?
Бәхетне акчага сатып алып булмый диләр, әмма психологлар моның белән килешми. Белгечләр фикеренчә, тормышта 3 әйбергә акчаны кызганмаска кирәк. Сүз нәрсәләр турында бара? Алар белән биредә таныштырабыз. -
ШИГЫРЬ ЯЗУ ӨЧЕН ШАГЫЙРЬ БУЛЫП ТУУ КИРӘКМЕ?
Сәлам, дустым! Үзең шигырьләр иҗат итәсең, яки шагыйрьләргә мөкиббән китүчеме син? Кем генә булсаң да, әлеге язма синең өчен кызыклы булыр дип ышанасы килә, чөнки монда мин шагыйрьләргә иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирергә тырышачакмын! Үземне шагыйрә, дип әйтә алмыйм, ләкин кайчак каләм тибрәткәләштергәлим! Әйдә, синең сорауларыңа күчик! -
НИКТОФИЛИЯ: ТӨНГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ ХАКЫНДА
Үземә хас кызыклы үзенчәлеккә игътибар иттем: мин тәүлекнең теләсә нинди вакытында активлаша алмыйм икән. Төгәлрәк итеп әйтсәм, нәкъ менә төнлә мин үземне максималь рәвештә рәхәт һәм эшкә әзер итеп тоям. Көндез мин көчсез һәм сүлпән. Йокыдан иртә торсам да, тулысынча уянып беткәнче төшке аш вакыты җитә, ә аннан соң инде берни дә эшлисе килми, шул карават ягына кире авышудан башканы уйлап та булмый. -
ТЕШ ПАСТАСЫН КУЛЛАНУ БУЕНЧА 7 ЛАЙФХАК
Ә син белә идеңме? Көн дә куллана торган гади теш пастасының башка өлкәләрдә дә файдасы тияргә мөмкин. Лайфхаклар белән биредә бүлешеп уздык. Алар сиңа көнкүрештә бик тә булышачак! -
«ӘНИ, МИН АНСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙМ!»: БӘЙЛЕЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК
Белмим, сез ничектер, әмма мин кешеләргә бик тик ияләнәм. Ияләнүе рәхәт тә. Тик, кайбер вакытта, уйланып куясың да, инде тормышыңны ул кешедән башка күзаллый алмавыңны аңлыйсың. Бу, дөресен әйткәндә, бик куркыта. -
КЕМ ТЕШ ТАБИБЫ БҮЛМӘСЕНДӘ АҢЫН ҖУЙГАН? ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ХАТИРӘЛӘРЕН БАРЛЫЙБЫЗ
Киң итеп елмаябыз, дуслар! 9 февраль – Халыкара теш табиблары көне! Әлеге һөнәр ияләрен тәбрик итәбез, катлаулы эшләрендә уңышлар телибез һәм җырчыларның теш табиблары белән бәйле хатирәләрен яңартырга ашыгабыз! Гомумән, татар эстрадасы артистлары теш табибларына еш йөриме, алардан куркамы? Хәзер барысын да ачыкларбыз!
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?