Логотип Идель
Бу – тема!

ПСИХОЛОГЛАР КИҢӘШ ИТӘ: НИНДИ 3 ӘЙБЕРГӘ АКЧА КЫЗГАНЫРГА ЯРАМЫЙ?

Бәхетне акчага сатып алып булмый диләр, әмма психологлар моның белән килешми. Белгечләр фикеренчә, тормышта 3 әйбергә акчаны кызганмаска кирәк. Сүз нәрсәләр турында бара? Алар белән биредә таныштырабыз.

Без үзебезне төрле юллар аша бәхетле итәргә сәләтле. Бу ниндидер көнкүрештәге әйберләргә акча тоту турында түгел. Бу чыгым түгел, ә үз-үзеңне инвестицияләү дип әйтсәк дөресрәк була торгандыр. Чөнки ничек кенә булмасын, ә бәхетле булуның башы – сәламәт психологик халәттә. Шулай итеп, психологлар безне 3 әйбердә саран булмаска өнди:

СӘЯХӘТЛӘР

Әйе, яңадан-яңа хис-кичерешләр һәм позитив эмоцияләрне «сатып алу» – психологик сәламәтлек өчен иң яхшы инвестиция! Бәхәсләшеп торуның кирәге дә юк. Моны шулай дип АКШның алдынгы университетларының берсендә тапканнар. Психологлар берничә тикшерү үткәреп, уңай тормыш тәҗрибәсенең матди байлыкка караганда күбрәк бәхет китерә алуын ачыклаган. Мин бу фикер белән 100% килешәм! Чөнки сәяхәтләр әйтеп бетергесез рәхәт эмоцияләр бүләк итә. Сәяхәтләрдән соң бөтенләй яңа кешегә әвереләсең һәм фикерләү дә үзгәрә.

ЯКЫННАР ӨЧЕН БҮЛӘКЛӘР АЛУ ҺӘМ ХӘЙРИЯ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ

Башка кешеләрнең елмаюын һәм шатлануын күрүне бәяләп бетереп булмый. Һәрберебез өчен дә ул бик кадерледер. Британия университетында нәкъ шулай уйлыйлар. Кемгәдер булышу, бүләк бирү тапшыручыны, ягъни синең үзеңне бик күпкә бәхетле итеп тоярга булыша. Күңелең дә ничектер чистарган, яктыланган кебек булып китә, килешәсеңме? Шуңа күрә кечкенә генә бүләкне тапшыру мөмкинлеген беркайчан да ычкындырма!

БУШ ВАКЫТ

Хәзерге вакытта ял итү, яраткан шөгыль һәм үзүсеш өчен вакыт табу җиңел түгел. Дөресрәге, боларның барысына да җитешеп бетеп булмый. Мондый хәлдә иң яхшысы – үзеңә өстәмә берничә сәгать яисә көн «сатып алу». Бу турыда каян чыгып әйтәбезме? Гарвард бизнес мәктәбе профессоры күпмедер вакыт берни дә эшләмәүче кешеләрнең үзләрен бәхетлерәк хис итүе турында хәбәр бирә. Ә ничек инде ул берни дә эшләмәүне сатып алып була, диярсез. Бик баналь мисал: ашарга пешерү урынына китереп бирүне сайлау кулаерак булачак. Тагын, мәсәлән, өй җыештыруны махсус җыештыручыларны чакыру белән алыштыра аласың. Әйе, боларны үзеңә эшләү алай ук зур көч тә сорамый диярсең, әмма ара-тирә бу юлларны сайлау сине күпкә бәхетлерәк һәм рәхәтрәк хис иттерәчәк. Ышан безгә һәм акыллы белгечләргә.

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев