Логотип Идель
Белми калма

МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – «9 этажей любви» дип исемләнгән аудио-спектакль. Бу – театрның Казан гаилә үзәге белән оештырылган уртак проект. Спектакль турында тулырак безнең язмада укыгыз!

Биредә тамашачы  колакчыннар киеп, Казан гаилә үзәге һәм Казансу яры буйлап йөрелә торган экскурсиягә эләгә. Тик бу экскурсия бинаның төзелү тарихы турында түгел. Бер сәгатьлек сәяхәт эчендә тамашачы төп геройның гаиләсе белән бәйле уй-борчулары турында тыңлый, гаилә үзәге белән таныша.

Текстны сөйләүче үзе әйтеп киткәнчә, бу спектакль тренингны хәтерләтә. Сюжет бер актерның дусты янына килеп, экскурсия тексты яздыруында, аларның әңгәмәсендә, шул бер сәгать эчендә булган вакыйгаларга корылган. Тамашачы аларны күрми, ләкин тулаем шул атмосферага чума. Ул сөйләгән урыннарда «онлайн» йөри. 

Өстәвенә, спектакльдә интерактивлар да бар. Тамашачылар чын туйда кияү, кәләш, ЗАГС хезмәткәре һәм башка рольләргә керә ала. Шунысы кызык, монда хәтта яшьләр тантана залыннан чыккач дөге ату да бар. Спектакльнең һәм экскурсиянең соңгы ноктасы гаилә үзәге өстендә урнашкан күзәтү мәйданчыгына туры килә. Башкалабыз манзарасы, колакта матур һәм рәхәт сүзләр, кояш. Кыскасы, бик шәп финал. Бу спектакльнең тагы бер плюс ягы да бар бит – көн дәвамында үтәргә тиешле адымнар нормасы монда йөз процент үтәләчәк. Шуңа да матур түфлиләрне читкә куеп, уңайлы аяк кием киеп килергә киңәш итәм.

Спектакльнең сценаристлары да профессиональ драматурглар түгел, ә шаяртучылар. Гомумән җәяү йөри торган спектакльләрнең күбрәк була башлавы – театрның зур реконструциягә әзерләнүен аңлата, дип белдерде Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев.

«9 этажей любви» спектакленә билет 1500 сум тора. Аны атнасына 2 тапкыр күрсәтәчәкләр. Җәй көне күрсәтүләр саны тамашачыларның кызыксынуыннан торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев