Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ

Г.Кариев театры сәхнәсендә җиденче тапкыр «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең финалы гөрләде. «Ялкын» елдагыча жюри әгъзалары рәтендә иде. Балалар бакчасы яшендәге малай һәм кызларның иҗади ярышларын күреп сокланып кайттык. Бу юлы финалга 7 малай һәм 8 кыз чыкты: кечкенә катнашучылар берничә юнәлештә көч сынашты.  

«Моннан 7 ел элек без балалар бакчаларыннан 6 малайны, 6 кызны көчкә эзләп таба идек, чөнки татарча сөйли белгән балалар таба алмыйча интектек. Беренче елдан ук һәр ата-ана, һәр тәрбияче, балалар бакчасы мөдире бәйгегә уңай карашта булды. Бүгенге көндә 200 балалар бакчасыннан 300 дән артык бала бәйгедә катнаша», – дип сөйләде «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров да катнашты. Ул «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең әһәмияте турында билгеләп үтте: «Нишләп бу бәйге Казандагы татар балалар бакчаларында гына уза? Бу бәйгене дөнья күләменә күтәрергә кирәк!» дигән сорау яңгырый. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары иң беренче чиратта Татарстанга, мәркәзе булган Казанга юнәлгән. Татар баласының балалар бакчасына барганнан соң, кинәт кенә теле башка телгә бәйләнә дә, шуңа татар гаиләсенең мохите дә, аралашуы да чәлпәрәмә килә. Шуңа күрә бәйгене үткәрер алдыннан игътибарны Казандагы балалар бакчасына юнәлтергә карар кылдык», – диде ул.

Финалда һәр бала үз гаиләләренә хас традиция һәм сыйфатларны күрсәтте. Балалар белән беррәттән сәхнәгә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар да менде. Өлкәннәрнең бәйгегә шулкадәр җитди һәм тәфсилләп караулары бик кадерле. Бигрәк тә әби-бабайларның үз оныклары белән бергәләп җырлап та, биеп тә күрсәтүләре гаҗәпләндерде. Өлкән буын ничек тә аларга татар телле мохитне, милли гореф-гадәтләрне сеңдерергә омтыла.  «Татар кызчыгы, татар малае» балаларны гына түгел, ә тулаем гаиләләрне, туганнарны берләштерә торган зур бер бәйрәм. Моны бәйге дип кенә атау дөрес булмастыр. «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтеп киткәнчә, бирегә эләккән бөтен катнашучылар да – җиңүче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев