Логотип Идель
Белми калма

«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ

7 май көнне Уникс концертлар залында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ның «Респа» лигасы кысаларында бу сезонда беренче фестиваль уены гөрләде. 

Уен кысаларында Республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 47 такым җыелды. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк – алар арасында Мари Иленнән һәм Мәскәүдән килгәннәре бар иде. Катнашучылар яше һәм тәҗрибәсе шулай ук төрле иде. Бер сәхнәдә узган елның финалистлары һәм юмор өлкәсендә беренче адымнарын ясаучылар сынашты. Уенның сыйфаты һәм юмор дәрәҗәсе шактый югары иде. Ә иң мөһиме – һәрбер такымның чыгышында да диярлек милли колорит, татарлар һәм Татарстан белән бәйле шаяртулар бар иде. 

Фестивальне танылган шаяртучы Евгений Городницкий алып барды. Ә аңа әзерлек инде 5 көн алдан ук башланган. Такымнар 5 көн алдан мөхәррир белән берлектә мәзәкләрен әзерләгәннәр.

Нәтиҗәләргә күчик!

Гран-прины Әлмәт шәһәреннән килгән  «Сборная Альметьевска» такымы алды. 1 урынга Актаныштан «Паласком» такымы лаек булды. 2 урында Казаннан – «Этап» такымы. 3 урынны исә Казаннан «СБС» такымы яулады. Шулай ук «иң яхшы ир-ат роле», «иң яхшы хатын-кыз роле», «уенның иң шәп бэнгеры (истә кала торган музыкасы», «иң шәп мәзәк», «иң яхшы номер» кебек номинацияләре дә бар иде. 

Фестиваль кысаларында шулай ук 12 такым сайлап алынды. Нәкъ менә алар «Респа» лигасының төп составына эләгәчәк. Ә киләсе уеннарда исә бу такымнар төп бүләк – Сочидагы «КиВиН» фестиваленә бару өчен көрәшәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев