Логотип Идель
Бу – тема!

ИСТЕРИКА ХАЛӘТЕНДӘГЕ КЕШЕНЕ НИЧЕК ТЫНЫЧЛАНДЫРЫРГА? 6 КИҢӘШ

Истерика – кешенең эмоцияләрен контрольдә тота алмавы, шашынуы. Стресска реакцияне төрле кеше төрлечә күрсәтә. Кемдер елый, кемдер бертуктаусыз көлә, ә кайберәүләр тирә-ягындагы предметларны ыргыта һәм җимерә башлый. Моны кирелек яисә игътибар сорау дип кабул итү дөрес түгел. Чынлыкта, истерика халәтендәге кешене тынычландыра белү кирәк. Язмада шул хакта сөйләшәбез.

Истериканы психик бозылулар рәтенә кертәләр. Һәм, статистика буенча, моңа хатын-кызлар күбрәк дучар була. Психотерапевтлар фикеренчә, истерика үзенчәлекле холык ияләрен «ярата». Андый кешеләр рәтенә  зәгыйфь аналитик фикерләүче, артык хискә бирелүче һәм бөтен нәрсәдән дә тирән тәэсир кичерүчеләр керә. Тик киресенчә дә булырга мөмкин. Әйтик, кеше озак кына негатив хисләрен, борчуларын эчендә җыеп, аларны ташытмый яши. Һәм бервакыт алар, түзә алмыйча, агыла башлый. Бу ниндидер гади әйберләрдән башланырга мөмкин. Әй       тик, шул ук тумбочка почмагына аяк бәрелеп китү, ишек тоткасына кием җиңе эләгеп тартылу...

Истерика халәтендәге якын кешеңне ничек тынычландырырга?

1. Әгәр истерика халык күп булган җирдә башланса, яныңдагы кешене читкә алып кит. Тагын якын тирәдә үткен әйберләр булса, аларны күз алдыннан алып куй. Саклык чараларын үтәп кую кирәк.

2. Кешенең янында бул, тик берничек тә басым ясама. Киңәш бирү дә кирәкмәс.Тынчыландырырга тырышып әйткән сүзләр киресенчә истерикадагы кешене тагын да ярсытырга мөмкин.

3. Аның күзләренә кара. Әлбәттә, вакыт-вакыт күз карашыңны читкә юнәлтеп ал, әмма аны күрүеңне, аның нинди хәлдә булуын аңлавыңны карашың белән сиздер. Истерикадагы кеше синең аның яныннан качырга теләмәвеңне тоярга тиеш.

4. Кулына, иңнәренә кагылып ал. Тик кочакларга ашыкма. Башта әкрен генә бу турыда соравың яхшы. Чөнки ярсыган кеше, белештермичә, сине этеп җибәрергә мөмкин. Ә инде дәшмичә елавын дәвам итсә, кочып алуның файдасы бик тиячәк.

5. Әгәр яныңдагы кеше истерикадан тәмам шашып, нәрсә эшләгәнен белмәс дәрәҗәгә җитсә, якындагы берәр авыр, тавыш чыгара торган предметны идәнгә ыргыту, төшереп җибәрү кинәт «уятырга» булыша ала. Кемнәрдер үзен контрольдә тотмаган кешенең битенә су сибү яисә яңакларга сугу ярдәм итәргә мөмкин дия ала. Әмма моның белән сак булырга кирәк – үзеңә тагын да катырак эләгүе бар. Андый алымнар кулланма. Ә менә су эчеп алырга тәкъдим итү урынлы булырга мөмкин.

6. Истерика тәмамлангач, җылы чәй бирергә һәм ял итеп алуны оештырырга тырыш. Чөнки бу халәт эмоциональ яктан күп көчне ала, организмга яңадан торгызылу өчен бераз ятып, бәлки, йоклап алу да кирәк.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев