Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫР-МОҢ ЯРАТУЧЫ ТӨМӘН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ҺӘМ ЧАҢГЫ СПОРТЫ

Февраль аенда Төмән шәһәрендә «Спартакиада сильнейших-2024» исемле чаңгы ярышлары узды. Татарстан спортчылары барлык командалар арасында иң җитезләре һәм иң күп медаль алучы булып танылды. Җиңүнең сере милләттәшләрнең ярдәме. Спортчыларның яшүсмерләр белән очрашуы, төмән татарларының җан атып торулары турында безнең язмада тулырак.

«Спартакиада сильнейших» – Россия Федерациясе субъектлары арасында кышкы спорт төрләре буенча үткәрелә торган кышның иң зур спорт вакыйгасы. Ул 2024 елның 9 февраленнән башлап 18 февральгә кадәр Россиянең биш субъектында узды. Ярышларда 14 кышкы олимпия спорт төрләрендә 2 500 иң яхшы спортчы катнашты.

Татарстан командасы барлык командалар арасында иң күп балл җыеп беренчелекне яулады. Бу җиңүдә аларга Төмәндә яшәүче милләттәшләре булышты, дип саный алар. Ярыш барышында җанатарлар чаңгычыларны җылы сүзләре белән рухландырып торды. Ә милләттәшләребезнең җыелышып гармунга кушылып татар җырларын башкаруы спортчыларга да, җанатарларның күңелләренә дә аеруча хуш килде. Татар җырларын җырлаучылар арасында яшүсмерләр аеруча күп иде.

Татарстан Чаңгы спорты федерациясе президенты Илшат Фәрдиев милләтәшләребезгә шулай җылы каршы алулары өчен ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге яшүсмерләр белән тагын очрашып, аларга истәлекле бүләкләр бирергә вәгъдә итте.

Һәм 2 март көнне Татарстан делегациясе Төмән өлкәсенең Тарман авылында актив мәктәп укучылары белән очрашу уздырды. Очрашу барышында яшүсмерләр үзләренең туган телләрен онытмауларын, гореф-гадәтләрне саклауларын күрсәттте. Кичә барышында алар җырлы-биюле чыгышлар күрсәтеп, үзләренең сәләтләрен ачты. Башкалабыздан меңләгән чакрымда урнашсалар да, Тарман авылы укучылары татарча бик матур сөйләшә. Татарстан кунаклары үз чиратында аларга шәп бүләкләр биреп, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Менә шулай татар җырлары, җан атулары ярдәмендә Төмән татарлары Татарстан белән якыная алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев