Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЧАКТАН ҺӘРКЕМ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ СОЦИАЛЬ КҮНЕКМӘЛӘР

Психологлар балачактан ук һәр кеше 9 мөһим социаль күнекмәгә өйрәнергә тиеш, дип саный. Нәкъ менә алар олы тормышта бик кирәк булачак. Әйтик, кемгәдер башкалар белән аралаша башлау, үзен күрсәтү, яңа командага кереп китү авырлык белән бирелә. Шуңа күрә һәркем дә, кечкенәдән үк, үскәч аягында нык басып торыр өчен, тирә-юнь белән элемтә булдырырга тиеш.

1. БҮЛЕШӘ БЕЛҮ

Бүлешә белгән кеше генә бәхетле була диләр. Дөньяга ачык булырга, киң күңелле булырга тырышырга кирәк. Тормыш – син генә түгел, синең яныңда тагын шактый кеше яши. Мәрхәмәтле булу, хис-кичерешләрең белән бүлешү сине аларга якын итә.

2. БАШКАЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ ҺӘМ ИШЕТӘ БЕЛҮ

Еш кына башка кешеләрне бүлдерүчеләр яисә үзләренекен генә такылдаучылар бар. Бу тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итмәү, гомумән, начар тәрбия белән аңлатыла. Кызганыч, бу гадәткә күпләр яшьтән үк өйрәнә. Шул рәвешле эгоист булу олы тормышта проблемаларга китерә. Үзеңне һәм башкаларны ишетү күп әйберләрне өйрәнергә, нәрсәгәдер башка яктан карарга булыша.

3. КЫЗГАНА, ХӘЛГӘ КЕРӘ БЕЛҮ

Икенче пункттан үсеп чыга. Әгәр син башкаларны тыңларга һәм ишетергә өйрәнгән булсаң, син үзеңне алар урынына куеп та карый алачаксың. Шулай итеп син башкаларның хис-кичерешләрен аңлап, борчулары булган очракта, хәлләренә керә алачаксың дигән сүз.

4. ШӘХСИ ЧИКЛӘРНЕ БОЗМАУ

Кызганыч, шәхси чикләрне бозу – шактый еш очрый торган проблема. Бу да үзеңне генә уйлаудан килеп чыга. Башкалар хәленә керү, «юк» дигәнне кабул итү, башкалар син теләгәнчә генә эшләмәячәген аңлау бик мөһим.

5. ИТӘГАТЬЛЕ БУЛУ

Яхшы гадәтләр балачактан ук килә. Кешенең аларны никадәр белүе тирә-юньдәгеләрнең аңа карата мөнәсәбәтенә тәэсир итә. Шуңа күрә башкалар белән элемтә корганда итәгатьле һәм әдәпле булу мөһим. Кирәк чакта гафу үтенү, борчымау, тавыш күтәрмәү тирә-юнь белән яхшы мөнәсәбәтләр тудырачак.

6. ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮ

Балачактан ук кеше командада эшләргә, башкалар белән компромисска ирешергә, килешү төзи белергә тиеш. Олы тормышта бу ниндидер эшләрне эшләгәндә җиңеллек китерәчәк. Югары уку йортында сессия вакытында, катлаулы әңгәмә узганда һәм шәхси тормышны төзегәндә ярдәм итәчәк.

7. САБЫР БУЛУ

Еш кына без бөтен әйбернең дә шунда ук һәм тиз килеп чыгуын телибез. Түзем булмау тормышыбызның сыйфатына бик зыян сала. Авыр ситуацияләрдә күңелсезлек белән очрашмас өчен, сабырлыкны балачактан ук булдыру кирәк.

8. ИГЕЛЕКЛЕ БУЛУ

Башкаларга карата агрессив һәм тупас булсаң, бернинди элемтәләр дә уңышлы корылмаячак. Уңышка ирешү өчен кеше, кайда гына булса да һәм кем белән генә аралашса да, мәрхәмәтле һәм игелекле булу турында онытмаска тиеш.

9. ПРОБЛЕМАЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ   

Әлбәттә, кечкенә чакта безгә зурларның ярдәм итүе кирәк, әмма кеше балачактан ук проблеманы аңларга һәм аны ничек хәл итү турында уйларга тиеш. Шулай итеп балада тәнкыйди фикерләү үсә. Әгәр моңа кечкенәдән өйрәнсәк, без югалып калмаячакбыз.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев