Логотип Идель
Бу – тема!

«DURA LEX, SED LEX»: ШӘХСИ ЭШМӘКӘР БУЛЫП ТЕРКӘЛҮ КАТЛАУЛЫ ЭШМЕ?

Сәлам-сәлам барыгызга да! Казан федераль университетының Хокук факультетында укыганлыктан бүген үземне чын юрист дип хис итеп сезгә юридик консультация бирергә булдым әле. Кайсы сорауга кагылышлы рәвештә, диярсез. Җавабым әзер: шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульләр хакында сөйләшербез. Яшьләр, аеруча студентлар өчен үз эшеңне ачу катлаулы мәсьәләме? Чын эшкуар – ул әрсез дә, җитез дә, тәвәккәл дә булырга тиеш. Димәк, шәхси эшмәкәрлек – куркаклар эше түгел. Аннан тыш, эшмәкәр булыр өчен икътисад өлкәсендә кабул ителгән бөтен законнарның асылын белергә кирәк, әмма, нишләтәсең инде, рим юристлары әйтмешли, «dura lex, sed lex» – кагыйдәләр кырыс, ләкин аларны үтәмичә мөмкин түгел.

Мин шәхси эшмәкәр булырга телим. Моның өчен кайда гына барып сугылырга?

Иң башта ачыклык кертик: үз эшен балигъ булган кешеләр генә түгел, 14 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр да ача ала. Моның өчен әти-әнинең яки законлы вәкилнең ризалыгы таләп ителә. Башка ысул да бар: 16 яшьтән эмансипация алсаң, ягъни хөкем йорты тарафыннан бөтен юридик эшләрне мөстәкыйль башкару хокукы бирелсә, әти-әни ризалыгы кирәкми.

1) Булачак бизнесның юнәлешен билгеләү мөһим. Моның өчен ОКВЭД (Россия буенча икътисади эшчәнлек классификаторы) системасында теркәлеп, ачарга теләгән эшнең кодын билгеләргә кирәк. Мәсәлән, кием яки ашамлыклар җитештерүгә аерым кодлар туры килә.

2) Əлбәттә, шәхси эшмәкәрләр, бөтен гражданнар кебек, салым түли. Безнең, өметле эшмәкәрләрнең, 5 төрле салым түләү системасы арасыннан сайлау мөмкинлеге бар. Гадәттә, шәхси эшмәкәр гомуми салым түләү системасын куллана (ОСНО), ләкин ул үз теләге белән махсус режимнарга күчә ала. Гомуми салым түләү системасы махсус режимнардан ни белән аерыла соң? Беренче очракта шәхси эшмәкәр 3-5 төрле салым түләргә бурычлы, әйтик, өстәлгән бәягә салым (НДС), милек өчен салым (милеккә бина яки йорт, җир, транспорт чаралары керә) һәм физик затлар кереме өчен салым. Махсус режимнарда исә эшмәкәр 1-2 салым төрен генә түләп бара.

3) Булачак бизнесның юнәлешен билгеләдек, салым түләү мәсьәләсенә ачыклык керттек, ә хәзер шәхси эшмәкәр булып теркәлү өчен документларны әзерлик!

Нәрсәләр әзерләргә кирәк булачак:

• паспорт һәм аның копиясе;

• P21001 формасы буенча тутырылган гариза (ФНС сайтыннан алырга мөмкин). Гаризада нотариус имзасы булырга тиеш.

• Дәүләт хакына салым (госпошлина) түләү хакындагы квитанция кирәк.

Электрон рәвештә теркәлгәндә дәүләт хакына салым, ягъни госпошлина түләргә кирәкми, ә башка очракта 800 сум түләп, квитанцияне күрсәтәсе.

ҮЗМӘШГУЛЬ – КЕМ УЛ?

Иң мөһиме – сезгә 16 яшь тулган булырга тиеш, 14 яшьтән исә әти-әнинең яки законлы вәкилнең ризалыгы кирәк. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен иң җайлы ысул – «Мой налог» кушымтасын телефонга йөкләү һәм теркәлү. Бу эшкә сез 10-15 минут вакытыгызны багышлаячаксыз.

Үзмәшгуль булыр өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: 

1) Эшне сез үзегез, эшчеләр ялламыйча башкарырга тиеш.

2) Керемегез елга 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш.

3) Рөхсәт ителгән өлкәләрдә генә эш алып барырга мөмкин. Мәсәлән, сез үзегез җитештергән товарны гына сатарга хаклы, кешедән алып, югары бәядән сату тыела. Шулай ук үзмәшгульләр кешегә квартира яки бүлмәне түләү өчен вакытлыча яшәп торырга бирә ала, ләкин физик яки юридик затка бизнес белән шөгыльләнер өчен бинаны арендага бирә алмый. 

ЯШЬЛӘРГӘ, АЕРУЧА СТУДЕНТЛАРГА КҮП КАПИТАЛ КЕРТМИЧӘ ҮЗ ЭШЛӘРЕН АЧУ ӨЧЕН БИЗНЕС-ИДЕЯЛӘР:

• сайтлар ясау һәм нейрочелтәрләр белән эшләү;

• гаджетларны ремонтлау яки кушымталар урнаштыру;

• репетиторлык белән шөгыльләнү (шул ук БДИга әзерләү);

• батут сатып алып, паркларда яки төрле чараларга алып килеп урнаштыру (сабантуйлар искә төшә, әйеме?);

• вендинг (мәсәлән, кофе аппараты);

• копицентр ачу (уку йортына якын җирдә ачсагыз, иманым камил, студентлар сездә еш кунак булачак);

• кулдан ясап әйберләр сату (handmade диләр инде), мәсәлән, стикерлар, бижутерия, сабын һ.б.

Райнур Хасанов, IT юнәлешендә шәхси эшмәкәр: «ИКЕ ЕЛ ЭШЛӘГӘННӘН СОҢ ӘЛЕГЕ КИБЕТНЕ САТТЫК»

– Минем гаиләдә бөтенесе дә эшмәкәр, шуңа күрә мин бәләкәй чактан үк эшкуарлар мохитендә үстем һәм үземне киләчәктә шушы өлкә белән бәйләячәгемне аңлый идем. 

Мин үземне күп өлкәләрдә сынап карадым. 9-11 сыйныфларда укыганда без бер дус егет белән җәй көне пейнтбол кебек уен оештырдык. Рус телендә бу уен «лучные бои» дип атала. Аның өчен Кытайдан җәя һәм йомшак очлы уклар сатып алдык. 

Бу юнәлештә ике ел эшләп карадык та, «плюс»ка чыгып, акча туплагач,  туктатырга булдык, чөнки җиһазлаштыру буенча бик күп чыгымнар китә, уклар да  еш ватыла иде. Гомумән, бездә мондый юнәлеш бик популяр түгел. Шулай итеп, бу бизнесны яптык.

Мәктәпне бетергәч, университетка IT юнәлешенә укырга кердем. Беренче курс азагында миңа бер зур гына сайт эшләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.  Бу минем тәүге заказым иде. Сайт ясау өчен төркемдәшләр арасында команда җыйдым. Бергәләшеп, нечкәлекләрен өйрәнә-өйрәнә, беренче проектны эшләп бетергәч, яңа заказлар килә башлады. Ешрак танышлар ача чыгалар. Хәзерге көндә дә бу минем өчен акча китерә торган төп юнәлеш.

Шулай ук 2021нче елда бер дустым белән бижутерия кибете ачарга булдык. Казанда Бауман урамындагы сәүдә үзәгендә урын табып, ремонт ясап, ноябрьдә кибет ачтык. Товарларны Төркия һәм Кытайдан ала идек. Ул чорда сәүдә үзәкләренә вакцинация сертификатлары буенча гына керткәнгә, сатып алучылар саны аз иде. Шулай да Яңа ел алдыннан кешеләр бүләк ясау өчен бездән бижутерия күп алды, декабрьда яхшы эшләдек, бөтен чыгымнар капланды. Май аенда, кибетне сатарга ниятләп йөргән мәлдә, Казанга кисәк кенә туристлар килә башлады. Бауман урамында кеше саны артты һәм, билгеле, сатучыларыбыз да күбәйде. Ике ел эшләгәннән соң әлеге кибетне саттык.

Адель Салихов, маркетплейсларда сатучы: «БИЗНЕС БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ АНАЛИТИК АКЫЛНЫ ҮСТЕРӘ»

Мин беренче курста «KazanExpress» маркетплейсында сәүдә итә башладым. Баштарак үзмәшгуль булып эшләдем, күзгә нәрсә күренә – уенчыклар, савыт-саба, джинсы өчен буяулар – барысын да диярлек саттым. Сәүдә итү җиңел түгел иде, чөнки интернет-кибетләрдә сатучы комиссия түләргә тиеш, аннан тыш, сатып алучыдан акча атналар, хәтта айлар буе килмәгән очраклар була иде. Пандемия чорында безнең илгә товарлар кертү чикләнде, бу «KazanExpress»та сатучыларның эшенә бик начар йогынты ясады. Шуңа күрә мин шәхси эшмәкәр булып теркәлдем һәм башка маркетплейсларда сата башладым, чөнки җыелган товарны кайда булса да куярга кирәк иде.

Товарларны өйдә «сортировать» итү уңайлы булмаганга һәм күп вакыт таләп иткәнгә, шәһәрдә бер кечкенә бинаны арендага алып, эшче ялладым. Гомумән, шәхси эшмәкәрнең уңышка ирешүенә бик күп факторлар бәйле. Мәсәлән, илдәге сәяси вәзгыять йогынтысы аркасында валюта курсы күтәрелсә, сатучыга да товарны кыйбатрак бәядән сатарга туры килә. Ышанычлы поставщикларны табу – аерым мәсьәлә. Кайберәүләр, товар алып кайтам, дип вәгъдә биреп, синнән акча алып югалырга мөмкин. Товарның зурлыгы яки упаковкасы таләпләргә туры килмәгәндә штраф түләргә туры килә. Берничә тапкыр онлайн-кибеттә бик арзан бәяләр куеп карадым, андый вакытта товарны бик тиз алып бетерәләр иде, шуңа «минус»та калган очракларым да булды. Тик нинди генә авырлыклар булуга карамастан, бизнес белән шөгыльләнү аналитик акылны үстерә һәм кешеләр белән аралашырга өйрәтә, дип саныйм.

Айлия ХАҖИЕВА

Рәсем: Freepik.com

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев