Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ СИН, ДУСТЫМ: ШИЗОИД, ГИПЕРТИМ, ӘЛЛӘ ИСТЕРОИДМЫ?

Холерик, меланхолик, флегматик һәм сангвиник ише психотипларны без инде беләбез! Әмма шәхесне өйрәнгән саен концепцияләр дә күбәя, шуңа күрә без бу язмада шуларның берсен карарга булдык. Әлбәттә, һәр кеше үзендә төрле психотипларның үзенчәлекләрен берләштерә ала. Шәхес психотиплары үз-үзебезне өйрәнүдә файдалы булырга мөмкин, ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу характеристика – кысалар түгел, ә гомуми тасвирлау гына. Психотипларны белү башка кешеләрне яхшырак аңларга, аларның үзенчәлекләренә түземрәк булырга, шул рәвешле алар белән аралашуны уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк төзергә ярдәм итә.

ИСТЕРОИД

Типик блогер

 • ачык, аралашучан, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга омтыла;

 • инициативалы, оештыру сәләтенә ия;

 • башкалар белән контрастта: аңа бүтәннәр кебек булмау мөһим;

• анын өчен иң мөһиме – сокланучан тамашачылар, ул үзенә карата даими соклану яки гаҗәпләнү көтә;

 • эгоцентрик, игътибарны үзенә тарта (мәсәлән, кычкырып үзе турында сөйләү, башкаларны бүлдерү яки тыңламау);

 • икенче рольләрдә булырга риза түгел;

 • игътибарны җәлеп итү өчен театраль эмоцияләр күрсәтә, вульгар итеп киенә, ситуациянең детальләрен арттыра;

 • интрига һәм скандалларга дучар;

 • үзенең уникальлеген, гамәлләрен «напоказ» күрсәтә.

ШИЗОИД

Типик интроверт (шизоид шизофренник дигән сүз түгел!)

 • җитди һәм аз сүзле;

 • үз дөньясына яки виртуаль дөньяга китәргә ярата аның өчен фантазиядәге дөнья чынбарлыктан җылырак;

 • кешеләр белән аралашудан арый, озак җавап бирергә мөмкин;

 • өлкәнрәк җәмгыятьне өстен күрә, яшьтәшләренә тартылмый;

 • иҗади, гадәти күренешләр һәм предметларга бөтенләй үзгә карашы белән аерылып тора;

 • тән һәм эмоциональ яктан кысылган булырга мөмкин;

 • куркынычсызлык сизми, һәр урынны анализлый;

 • тирән һәм эчтәлекле аралашуга мохтаҗ;

• рәсми булмаган эмоциональ элемтәләр урнаштырырга кирәк булган ситуацияләргә түзә алмый.

ЭПИЛЕПТОИД

Типик «отличник»лар

 • пунктуаль, ышанычлы, һәрвакыт вәгъдәләрне үти;

 • тәртип ярата, инде урнаштырылганны сакларга омтыла;

 • ипле, сакчыл, бик пөхтә һәм игътибарлы;

 • үзләрен система, кагыйдәләр һәм нормалар булган эштә яхшырак күрсәтә;

 • тормышка «инструкция» эзли: китаплар укый;

 • башкаларны яшәргә өйрәтә, гадәттә, консерватив;

 • еш кына бәхәсләрдә катнаша, конфликтны үзе дә китереп чыгара;

 • ялгышырга һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булмаудан курка, шуңа күрә бәхәссез тәртипләр урнаштыру һәм аларны берсүзсез үтәүне таләп итә;

 • эмоциональ «таганнар»: я бик импульсив, я пассив реакция бирә;

ЭМОТИВ

Типик «тәртипле кыз»

 • иң гадел, дөрес, «чиста» психотип;

 • эмоциональ, тәэсирле, һәр ситуацияне йөрәгенә якын кабул итә;

 • һәр кешене «кочаклый»: ул кешеләргә карата дустанә һәм ачык;

 • тугры һәм хыянәт итми торган тип;

 • кире кагу, җавапсыз мәхәббәт һәм ялгызлыктан курка;

 • «юк» дип әйтә алмау аркасында, эшли алганнан күбрәк вәгъдә бирә;

 • үзендә кимчелекләр генә күрә;

 • туганнарына һәм якыннарына нык бәйле, алар «өй балалары»: туган диварларын калдырмаска тырышалар;

 • мотивациясе: беркемгә дә зыян китермәскә, һәр кешегә «ярарга»;

• гадәттә, негатив төсмердәге тәнкыйтьне үзләштерә алмый;

 • еш үпкәли яки рәнҗи: тирә-юньдәгеләрнең авыр сүзен кабул итә алмый.

ГИПЕРТИМ

«Мәңгелек бала»: гиперактив, шау-шулы экстравертлар

 • дәртле, аралашучан һәм инициативалы оптимист;

 • яңа эмоцияләр алу өчен яши, һәрвакыт яңа нәрсә белән кызыксына;

• яхшы юмор хисе белән аерылып тора, тирә-юньдәгеләрне провокацияли белә;

 • сәяхәт, уен, азарт һәм экстрим ярата;

 • үз тирәсендә шау-шу һәм ыгы-зыгы тудыра: тиз сөйләшә, мимикасы да тиз үзгәрә;

 • гел бер эштән икенчесенә сикерә, бертөрле эшкә сәләтле түгел, кызыклырак нәрсә белән шөгыльләнергә омтыла;

• гадәттә, детальләр белән мәшәкатьләнми, тормышны зур сызыклар белән сурәтли;

 • еш кына продуктив булып күренә (бик теләп эшкә тотына, әмма эшне ахырга җиткерүе икеле);

 • «проблем җук», «хәл итәрбез» принцибы буенча яши;

 • начар нәрсәне җиңел оныта.

 

ПАРАНОЯЛ

Типик 24/7 эшләүче бизнесмен

 • гайрәтле, эшчән, һәр нәрсәгә игътибарлы;

 • бәйсез һәм мөстәкыйль, хезмәттәшлектә аңа зур ышанычлар баглыйлар;

 • максатчан, теләгәненә ирешергә тырыша (үзен корбан итәргә һәм тирә-юньдәгеләрнең мәнфәгатьләрен санга сукмаска да сәләтле);

 • идеяле лидерлар, аларга иярәләр;

 • үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчән;

 • комфорт һәм кешеләр өчен гадәти булган башка шатлыклардан баш тартырга әзер;

 • гадәттә, эмпатия дәрәҗәсе түбән: әлеге тип үз эмоцияләрен күрсәтмәскә, башкаларның кайгысына сизгер булмаска мөмкин;

 • шулай ук аларга пассив агрессия, авторитарлык, үзсүзлелек хас.

 

Гөльяр ШӘЕМОВА рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев