Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕШ ПАСТАСЫН КУЛЛАНУ БУЕНЧА 7 ЛАЙФХАК

Ә син белә идеңме? Көн дә куллана торган гади теш пастасының башка өлкәләрдә дә файдасы тияргә мөмкин. Лайфхаклар белән биредә бүлешеп уздык. Алар сиңа көнкүрештә бик тә булышачак!

АК АЯК КИЕМЕН ЧИСТАРТА

Теш пастасы белән кеды, кроссовкаларны чистартып булганын белгәнсеңдер инде. Ул чыннан да бу эшне оста башкара. Тешләрне агарта торган гади теш пастаңны алып, аяк киемнәреңнең пычранган өлешен яхшылап ышкы да, аннан юеш салфеткалар белән сөртеп ал.

ТӘМСЕЗ ИСЛӘРНЕ КУА

Теш пастасы куллар һәм аяклар өчен дә – әйбәт вариант. Мәсәлән, кулларыңнан сарымсак, суган исе килсә, аны сабын белән юып интекмә. Паста белән шулай ук савыт-сабадан килгән исләрне дә бетерергә мөмкин.

ТАБАДАГЫ КӨЙГӘН ЭЗЛӘРНЕ БЕТЕРӘ

Ой, бу күпләрнең проблемасыдыр! Кайчак гади савыт-саба чарасы белән генә табадагы кара эзләрне бетереп булмый. Моның өчен аңа теш пастасын буяп, 10 минутка калдырып торырга киңәш итәбез. Шуннан соң таба өр-яңа булачак!

КӨМЕШ ЭШЛӘНМӘЛӘРНЕ ЯЛТЫРАТА

Көмеш эшләнмәләр – кашыклар, йөзекләр, беләзекләр һәм сәгатьләр вакыт узгач каралырга ярата. Теш пастасы монда да Супермен ролен үти. Моның өчен йомшак тукымага пастаны чыгарып, эшләнмәне сак кына ышкы. Соңыннан паста калдыкларын башка тукыма белән сөртеп алырга кирәк.

ФОРТЕПИАНО КЛАВИШАЛАРЫН ЧИСТАРТА

Музыкантлар бармы монда? Музыкаль кораллар да тора-бара сары төскә керә ала. Әгәр фортепианоңа яңа һәм матур рәвеш керсен дисәң, клавишаларын теш пастасы белән таныштыр. Сүз уңаеннан, алар үзләре дә тешләрне хәтерләтә ич, файдасы булмый калмаячак.

КИЕМ-САЛЫМДАГЫ ТАПЛАРНЫ АЛА

Әйтик, син ак киемеңә иннек тигердең. Башка чаралар белән ышкып, тапны тагын да таратканчы, теш пастасын сөртеп, беразга калдырып тор. Паста каткач, кер юу машинасына салырга яисә кул белән юып алырга мөмкин.

САНТЕХНИКАНЫ АГАРТА

Кран, ванна, газ плитәсе кебек җирләрдәге тонык һәм сары тапларны теш пастасына тапшырырга була. Кирәкле җиргә пастаны буяп, беразга калдырырга, аннан сөртеп алырга кирәк.

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев