Логотип Идель
Бу – тема!

ЗУРЛАРДАН ДА ОСТАРАК УЙНАУЧЫ АКТЕРЛАРДАН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «АПУШ»ТА ПРЕМЬЕРА!

21 февраль көнне бар Казан «Киләчәк уеннары» белән гөрләгәндә, «Апуш» татар балалар театр студиясе Халыкара туган тел көне уңаеннан искиткеч премьера тәкъдим итте. «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен без дә күрдек, сокландык һәм сезгә аның турында сөйләргә әзер! Киттек!

«Театр элгечтән» башлана дигән әйтем бар, Апушлылар бу әйтемгә бераз үзгәрешләр кертеп үзләренең театрын фойедан ук башларга булдылар. Ленин исемендәге мәдәният йортының фойесы ярминкәгә, тамашачылар байларга һәм сатып алучыларга әйләнде, сәүдәгәрләр сату да итте, җырлады да. Кыскасы, спектакль алды атмосферасы үзе бер истә кала торган булды.

Залга керү белән «перформанс» дәвам итте – сәхнәдә идән себерүче егет, калфак белән изү кигән оештыручылар... Һәм, ниһаять, утлар сүнеп, пәрдәләр ачылып, спектакль башланып китте. Фойедагы ярминкә залга күчте, залны шау-шу китереп сәхнәгә менеп китте. Һәм менә монда инде могҗиза башланды. Билегеле булганча, «Апуш» студиясенең төрле мәдәният үзәкләрендә эшләүче төркемнәре бар. Шулар арасында берсен алып берснен куя торган түгел, барысы да шундый оста, туры китереп, җиренә җиткереп уйный. Хәтта дәүләт театрлары актерларын да уздыралар кайчак. Менә Ленин үзәгендәге спектакль дә искиткеч югары дәрәҗәдә узды.

Бу студиядә барлыгы 30 бала шөгыльләнә, Ленин үзәгенең остазлары   Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Нәкъ менә алар «Мәкәрҗәдә театр» спектакленең режиссерлары да.

Спектакльнең сценарие бик үзенчәлекле иде. «Апуш»ның башка спектакльләре кебек бер генә әсәргә корылмаган ул. Авторлар татар әдәбиятының иң танылган һәм беренчеләрдән булган пьесаларын берләштереп зур тамаша ясадылар. Әсәрләр арасында Г.Камалның «Беренче театр» һәм «Банкрот» бар иде. Сценарийның авторы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Залда алма төшәрлек тә урын юк иде, кайбер тамашачылар хәтта басып карады. Кунаклар арасында студиянең башка шәкертләре дә, чакырылган кунаклар да бар иде. Мәртәбәле кунаклар арасында театр актерлары, язучылар, артистлар, журналистлар да күренде. Алар арасында  Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла бар иде.

Шунысы кызыклы спектакльдә һәр бала да төп рольне башкара. Ягъни «бу бала күренмичәрәк калды» дип әйтерлек түгел. Тик кайбер артистлар үз уйнавы белән бар залны таң калдырды.

Спектакльдә бар да камил иде декорацияләр дә, музыка һәм ут бизәлеше дә, костюмнар да.

Өстәвенә, бу спектакль аша күңелле тамашадан тыш, бик мөһим фикерләр, тарихи фактлар да җиткерелде. Аеруча балаларның 100 елдан соң дөньяның нинди булу темасына уйланулары күңелгә үтеп керде. Моның өчен спектакльнең авторына аеруча рәхмәт.

Апушлыларның һәр спектакль азагында, традицион рәвештә, чакырылган кунаклар сәхнәгә чыгып сүз әйтә. Бу юлы да шулай булды.

«Мин бу балаларны беренче мәртәбә күрәм, шулхәтле матур тәэсир калдырдылар. Чын татарча итеп, аңлап эшлиләр. Килгәндә болай булыр дип уйламаган идем. Татарлар шулай гына үсә ала инде. Алар үзләрен киләчәктә күрсәтәчәкләр. Татар театры юкка чыга алмый, аның чиге юк, барыбер талантлылар чыгачак», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Әзһәр Шакиров.

Танылган язучы Рабит Батулла балаларга үз соклануын белдерде: «Мин көнләшеп утырдым. 86 яшькә җитеп, бу эшне эшләмәгәнемә үкенәм. Ләкин минем теләгемне үтәделәр. Бу балалар – бу артистлар – шулкадәр ут чыгарып, профессиональ дәрәҗәдә уйныйлар. Музыка, сәхнә бизәлеше, актерларның уены, тамашачылары да – барысы да талантлы. Рәхмәт барыгызга да».

Гомумән, спектакль бик рәхәт атмосферада узды. Тамашачылар бертуктамый кул чапты, балаларга рәхмәт сүзләре яуды, аларны чәчәкләргә күмделәр. Бу тамашаны сез дә күреп кайтыгыз, яме?

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев