Логотип Идель
Бу – тема!

КОРЕЯ ҺӘМ ЯПОН МАНГАЛАРЫ: 5 ШӘП ӘСӘР

Сәлам! Бүген без Корея һәм Япония халыкларыннан комикслар – мангалар тәкъдим итәбез. Алар файдалы, кызыклы һәм яңалыкларга бай. Өстәвенә, мангалар уку – тренд. Арагызда бу жанрны сөючеләр күптер, шуңа күрә рәхәтләнеп укыгыз!

1. «Диета»

Бу комикс Син исемле таза кыз турында сөйли. Ул ябыгырга тели, әмма,  нәрсә генә эшләсә дә,  барып чыкмый. Бервакыт ул тренерны очрата. Тренер аңа ябыгырга булышырга теләвен әйтә һәм кыз спорт белән шөгыльләнә башлый. Тик тренер үз кызыксынуларын кайгырта, ә кыз әлегә бу турыда белми дә.

Веб-комикс матур эшләнгән, рәсемнәрне карарга һәм укырга бик кызык. Шулай ук биредә яхшы киңәшләр дә биреләгән. Ул ябыгырга һәм сәламәт тормыш алып барырга теләүчеләргә булышачак.

2. «Доктор Стоун»

Сәер нурлар бәреп, кешеләрне 4 мең елга ташларга әйләндерә. Менә ничә гасырлар үткәннән соң, комикс герое Тайджу исемле егет ташларны ярып, дөньяга чыга һәм кешелек дөньясын кире торгызырга тырыша. Герой үзеннән иртәрәк таш ярып чыккан дусты белән бергәләп сәер нурларның каян килеп чыгуын белергә тели. Бу комикс фән белән кызыксынучы яшүсмер һәм олыларга бик тә ошаячак. Мондагы вакыйгалар һәм процесслар физика, химия, биология фәннәренә нигезләнгән.

3. «Добро пожаловать в танцевальный зал»

Чираттагы комиксның герое – гел конфликтларга кереп, үз башына проблемалар эзләүче егет. Бервакыт аны шундый бер ситуациядән бер биюче егет коткарып кала, һәм комикс герое бию классларына йөри башлый. Шуннан соң хулиган егетнең тормышы үзгәреп китә.

Комикста бию спорт төрен ачалар. Биюгә йөрүчеләрнең дәресләргә әзерлеге һәм күнегүләре тормышчан итеп сурәтләнә. Профессиональ биюләрдә иң яхшысы булыр өчен нинди авырлыклар аша узарга кирәк?  Менә шул сорауга җавапны монда таба аласың.

4. «Форма Голоса»

Бу – социаль-психологик драма. Комикс сыйныфташ егете тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булган саңгырау кызның тарихын ача. Кыз аны күрә алмас дәрәҗәгә җитә. Әлеге тарих кешенең кылган гөнаһлары өчен ничек үкенүе һәм гафу соравы турында сөйли. Бу егет тә кинәт үзгәрә, үзенең эзәрлекләүләрен аңлый һәм тәүбә итәргә тели. Комикс яңа өметләр һәм кеше игелеге турында бара.

5. «Клетки за работой»

Иң башта шунысын әйтергә кирәк: Япониядә бу комикс иң файдалы әсәр дип табылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми дәрәҗәдә аны хуплый һәм укырга өнди. Ә беләсеңме ни өчен шулай? Комиксның һәр бүлегендә аерым органның эшчәнлеге яки күзәнәкнең билгеле бер ялкынсынуга китерә торган вирусның бәйләнеше карала. Ул укучыны безнең организм, анда барган процесслар белән таныштыра.

Төп рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев