Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫН ИР-АТ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ? ҖЫРЧЫЛАР ҖАВАП БИРӘ

Календарь битләрендә 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне! Чын күңелдән барлык ир-ат аудиториябезне тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи һәм матди байлык телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Нәкъ менә шушы дата уңаеннан эстрада җырчыларына «Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» дигән сорау бирергә булдык.

Фирдүс Тямаевка югарыдагы сорауны яңгыраткач, ике дә уйламый тезеп китте: «Әйткән сүзендә торырга, гаиләсен яратырга тиеш, ә менә күп сөйләшергә тиеш түгел. Шуңа күрә дә чын ир-атның дуслар аз, ләкин тугры була», – ди җырчы.

«Ир-егет нинди генә чибәр булса да, без хатын-кызлар аның акылына игътибар итәргә тырышабыз! Тормыш дәверендә матурлык түгел, ә зирәклек, акыл кирәк. Шулай ук чын ир-атта юмор хисе дә югары дәрәҗәдә булырга тиештер» – дип елмая Ильвина!

«Һәр ир-ат көчле, акыллы, аз сүзле һәм зур йөрәкле булырга тиеш!» – ди Зәйнәб Фәрхетдинова. «Нәкъ менә шушы сыйфатларны туплап торган ир-ат тормышта үз урынын табадыр», – дип тә искәртә яраткан җырчыбыз! Без җавап белән канәгать! Иң мөһиме, ир-егетләр белән танышкач, Зәйнәп апаның популяр җырындагы сыман «нигә очрашканбыздыр» диярлек булмасын, кызлар!

«Чын ир-ат ныклы терәк һәм финанс яктан җаваплы кеше булырга тиеш, ягъни минем яраткан хәләл җефтем кебек!» – дип елмая уенын-чынын кушып Дилә Нигъмәтуллина.

«Чын ир-ат үз сүзендә тора торган көчле зат булырга тиеш! Мәктәп балалары кимендә кош оясы ясый алса, димәк, чын ир-ат үсеп килә дип нәтиҗә ясарга мөмкин», – ди җырлы гаилә – Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина. «Рәфинә сеңлекәшләренә бәйрәм саен минем сыман ир тели», – дип өсти Рәзил!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев