Илүзә КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСЛАРЫ БАРМЫ?
19 июль – яңа дуслар көне билгеләп үтелә! Ә татар эстрадасы җырчылары чын дуслыкка ышанамы? Гомумән, якын, тугры дуслары бармы һәм эч серләрен аларга сөйлиләрме? Барысын да белештек, хәзер сез дә укырсыз! -
ҖЫРНЫ – ӘМИНӘСЕЗ, ӘМИНӘНЕ ҖЫРСЫЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП БУЛМЫЙ!
«Төп хыялым – халык артисты булу» дип кечкенә генә сере һәм зур хыялы белән бүлеште язмабыз герое Әминә. Бер шигем юк, сезнең әлеге кызчыкны төрле бәйге-чараларда яки телевизорда күргәнегез бар. Күп кенә Халыкара, Республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр лауреаты, ачык йөзле җырчы кыз белән әңгәмә корып алдык әле. -
«КЫСЛА» ДУСЛАР, НИНДИ СЕЗ?
Селена Гомес, Вин Дизель, Владимир Маяковский, Әбри Хәбриев, Раяз Фасыйхов, Римма Ибраһимова... Әйе, әлеге кешеләр Кысла йолдызлыгында туган! Нинди икән алар? Хәзер ачыкларбыз! Сүз уңаеннан, бу елны «Ялкын»ның һәр санында йолдызлык билгеләре турында язабыз: Балык, Кучкар һәм Сукоярлар турында инде яздык, ел азагына кадәр башкалары да булачак! -
«ДУС КЫЗЫМ БИК ҮПКӘЧЕЛ. ЯЛГЫШ СҮЗ ӘЙТСӘМ, АВЫЗЫН ТУРСАЙТЫП КИТЕП БАРА...»
«Дус кызым бик үпкәчел. Ялгыш сүз әйтсәм дә, авызын турсайтып китеп бара, мине гел гаепле итеп калдыра. Инде һәр адымымны уйлап, әйтәсе сүземне үлчәп әйтәм, кыл өстендә йөргән сыман хис итәм үземне. Әле өстәвенә үпкәләп «намек»лар белән сторислар куярга ярата, анысы бигрәк тә ачуымны чыгара». -
ҖЫРЧЫЛАР ИНТЕРНЕТТАН БАШКА ТОРА АЛАМЫ?
Бик беләсегез килсә, “дустыбыз” Интернетка 17 майда 33 яшь тулды. Нәкъ менә 1991 елның 17 маенда интернет челтәре өчен WWW стандарты раслана. Татар җырчылары Интернетка ни өчен керә? Күп вакытларын биредә нәрсә эшләп уздыра? Интернеттан башка тора алалармы? Әлеге сорауларга җавап таптык, хәзер барысын да сөйләрбез! -
«ЕГЕТЕМ ҮБЕШЕРГӘ ҮРЕЛӘ, МИН ҺАМАН БЕРӘР СӘБӘП ТАБЫП АНЫ ТУКТАТАМ...»
«Бер егет белән очрашып йөри башладык, озакламый 1 ай була. Бик яратам һәм ышанам да сыман, тик үбешергә оялам, чөнки бер тапкыр да үбешкәнем юк. Аның инде тәҗрибәсе бар, миннән көләр шикелле. Ул үбешергә үрелә, мин оялам, һаман берәр сәбәп табып аны туктатам, әмма гел болай дәвам итә алмавын аңлыйм. Аралар суыныр дип куркам». -
«ТУГАН БАТЫР» КӨРӘШ ФЕСТИВАЛЕ: КАЙДА? КАЙЧАН?
2 июньдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» призларына икенче көрәш фестивале узачак. Биредә 7 яшьтән 14 яшькәчә укучылар катнашачак. -
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
«Фестивальнең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул Татарстанда яшәүче генә түгел, ә Татарстаннан читтә булган сәләтле яшьләребезне дә бер мәйданга туплый. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 1200 артык кеше катнашырга теләк белдерде. Әлбәттә, бу бик ихлас бәйге, барыбызны да берләштерә торган тулы бер хәрәкәт», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Балачак» бәйгесе турында. -
ҖЫРЧЫЛАР АШАРГА ПЕШЕРЕРГӘ ЯРАТАМЫ?
3 май – кондитерлар көне! Әлеге һөнәр ияләрен тәбрик итәбез һәм бәйрәм уңаеннан җырчыларның аш-суга осталыкларын тикшерәбез! Татар эстрадасы артистлары нинди кондитер ризыклары әзерли белә? Үзләренең «фирменный» рецептлары бармы? Хәзер барысын да ачыкларбыз. -
ТАТАР ЭСТРАДАСЫ АРТИСТЛАРЫ КАЙДА ЯЛ ИТӘРГӘ ЯРАТА?
Җырчыларыбыз турында кызыклы, ишетмәгән-күрмәгән мәгълүматны барлау барыбызга да ошый, килешәсездер. Шуңа күрә яз бәйрәмнәре җитү уңаеннан танылган артистларның кайда һәм ничек ял итәргә яратуларын ачыкларга булдык! Барысын да белештек, барысын да сезгә сөйләргә әзер! Киттек! -
«АПУШКА ЙӨРИ БАШЛАГАЧ, «ОТЛИЧНИК СИНДРОМ»Ы БЕТТЕ»
Героебыз турында «бар җиргә дә өлгерүче» дип әйтүебез болай гына түгел, әлбәттә. Журналистика, музыка һәм театр җене кагылган кызчык алга таба нинди һөнәр сайлар – барысын да вакыт күрсәтер. Әлегә исә ул төрле өлкәдә үзен сыный, камилләшә һәм безгә интервью бирә! -
«ӘНИНЕҢ ТЕШЛӘРЕМНЕҢ КЫЛЫЙ ИКӘНЕН ГЕЛ ИСЕМӘ ТӨШЕРЕП ТОРУЫ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА...»
«Әнием гел брекет куйдырыйк дип үгетли. Минем үземә тешләрем ошый, берни дә үзгәртәсем килми. Аның шулай гел тешләремнең кылый икәнен исемә төшереп торуы ачуымны чыгара…» -
ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ «ТӨЗҮЧЕДӘН СОРА» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧЫКЫРАЛАР
Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла. -
«КЫСКА МЕТРЛЫ ФИЛЬМНАРНЫ АЗ БЮДЖЕТ БЕЛӘН ДӘ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ ЭШЛӘП ЧЫГАРГА БУЛА»
«Бер бәйгедә: “Нигә сез документаль жанрны сайладыгыз? Нишләп күңеллерәк әйберләр турында төшермисез?” – дип сорадылар. Андый фильмнар инде болай да күп. Безнең исә катлаулы, үрнәк булырдай тормыш тарихлары күрсәтәсе килә...», – дип сүзен башлады Зөлфия. -
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ТАКСИСТЛАР!
22 март Халыкара таксистлар көне! Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр дә бәйрәм итә. Чын күңелдән тәбрик итәбез! Юллар имин булсын һәм сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен!