Логотип Идель
Бу – тема!

«КЫСЛА» ДУСЛАР, НИНДИ СЕЗ?

Селена Гомес, Вин Дизель, Владимир Маяковский, Әбри Хәбриев, Раяз Фасыйхов, Римма Ибраһимова... Әйе, әлеге кешеләр Кысла йолдызлыгында туган! Нинди икән алар? Хәзер ачыкларбыз! Сүз уңаеннан, бу елны «Ялкын»ның һәр санында йолдызлык билгеләре турында язабыз: Балык, Кучкар һәм Сукоярлар турында инде яздык, ел азагына кадәр башкалары да булачак! 

– Тынычлык яратучы альтруист

– Тәнкыйтьне авыр кабул итә. Әгәр кыслага берәр хатасын күрсәтергә, киңәш бирергә ният иткәнсез икән, җиде кат уйлагыз!

– Юмарт! Һәрвакыт якыннарына ярдәм кулын сузарга әзер ул. Респект!

– Мәгълүматны тиз үзләштерә һәм саннар белән дус! Шуңа күрә акча белән эш итә торган һөнәр ияләре арасында кыслалар күптер, мөгаен!

– Кысла һәрвакыт тыныч һәм акыл белән эш итә. Тиз темплы тормышта ял итеп алырга, хәл алырга да вакыт таба ул. Ничек өлгерә? Анысы инде безгә караңгы, үзеннән сорагыз!

– Чүп кенә проблемаларны да фил зурлыгына кадәр күпертергә ярата. Артык күп уйлана, борчыла. Шуңа күрә кәефе дә тиз үзгәреп тора.

– «Яратам, бетте-китте!» – бу фраза нәкъ аның турында, чөнки мәхәббәт өлкәсендә ул бик таләпчән һәм тугры. Кыслаларның көнчел халык икәнен дә онытмыйк, шуңа күрә саграк кыланыгыз... яки бөтенләй кыланмагыз.

– Әгәр сезнең каршыгыздагы кеше берәр вакыйганы детальләренә кадәр тәфсилләп, тәмләп, үзенең хис-кичерешләре белән бизәп сөйли икән... сезнең каршыгызда – ул, ягъни кысла!

– Кысла йолдызлыгында туганнарның шигаре: «Мин шулай тоям...»

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев