ҖЫРЧЫЛАР АШАРГА ПЕШЕРЕРГӘ ЯРАТАМЫ?
3 май – кондитерлар көне! Әлеге һөнәр ияләрен тәбрик итәбез һәм бәйрәм уңаеннан җырчыларның аш-суга осталыкларын тикшерәбез! Татар эстрадасы артистлары нинди кондитер ризыклары әзерли белә? Үзләренең «фирменный» рецептлары бармы? Хәзер барысын да ачыкларбыз.
Зәйнәп Фәрхетдинова экспериментлар ярата булып чыкты. «Яңа, катлаулы ризыклар пешереп карау бик ошый, мисал өчен, том-ямны оста әзерлим. Баллы ризыклардан меренга телне йотарлык тәмле була», – ди җырчы.
Шәрибҗановлар гаиләсенең баллы ризыкларга артык исе китми булып чыкты. Димәк, кондитер эшләнмәләрен ясарга да ашкынып тормый алар. «Традицион ризыклардан тыш шаурма, бургер, кыстыбургерны да өстәр идек», – ди алар. «Нинди генә ризык пешерсәм дә, тәмле дип, мактап ашыйлар. Гөлназ һәрвакыт аш бүлмәсендә юл бирә, мин аш-су белән маташканда, бөтенләй читтә йөреп тора. Тик бөтен эш беткәч, 2-3 сәгать минем арттан җыештыра», – дип елмая Илсур.
«Зинира бала табу йортына киткәч, аш бүлмәсендә үземә-үзем хуҗа булып йөрергә туры килде. Коймак, шарлотка пешердем. Тәмле килеп чыккан, фирменный ризыкларым – казанда пешкән шурпа һәм йомырка тәбәсе», – ди Ризат Рамазанов.
«Атна саен медовый торт пешерә идем элек… Хәзер вакыт җитеп бетми, өлгермим, ашатырга кешем дә юк. Улым аерым тора», – дип бүлеште Илсөя Бәдретдинова.
«Теләсәм бик күп татар ашларын пешерә алам. Пешереп караганым да юк түгел», – ди бар эшкә дә уңган-булган Зөфәр Хәйретдинов. – «Ашарга да, пешерергә дә яратам!» – ди җырчы.
Фото: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев