«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
«Фестивальнең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул Татарстанда яшәүче генә түгел, ә Татарстаннан читтә булган сәләтле яшьләребезне дә бер мәйданга туплый. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 1200 артык кеше катнашырга теләк белдерде. Әлбәттә, бу бик ихлас бәйге, барыбызны да берләштерә торган тулы бер хәрәкәт», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Балачак» бәйгесе турында.
Бәйгене «Яхшылык янәшә» хәйрия фонды оештыра. Әлеге фондның эшчәнлеге сәләтле балаларга ярдәм итүгә, Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән.
Бәйгенең максаты исә – сәләтле балаларның сәләтләрен хуплау һәм популярлаштыру, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән коллективлар, педагоглар арасында тәҗрибә, иҗади казанышлар белән уртаклашу. Фестивальнең үзенчәлеге – мөмкинлекләре чикле балаларның үз сәләтләрен башка балалар белән беррәттән күрсәтә алуы.
Бәйге 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
– эстрада һәм халык җыры (вокал-соло, дуэт, вокал ансамбле);
– мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Яхшылык янәшә» һәм «Нәфис сүз» номинациясе.
Бүләкләү тантанасы вакытында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә Гран-при, ягъни клип төшерүгә сертификатны «Батыр егетләр» вокаль ансамбле алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев