Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРЧЫЛАР ИНТЕРНЕТТАН БАШКА ТОРА АЛАМЫ?

Бик беләсегез килсә, “дустыбыз” Интернетка 17 майда 33 яшь тулды. Нәкъ менә 1991 елның 17 маенда интернет челтәре өчен WWW стандарты раслана. Татар җырчылары Интернетка ни өчен керә? Күп вакытларын биредә нәрсә эшләп уздыра? Интернеттан башка тора алалармы? Әлеге сорауларга җавап таптык, хәзер барысын да сөйләрбез! 

«Интернетка яңалыклар белән танышу өчен керәм. Социаль челтәрләрдә үзем яратып карый торган аккаунтларны барлап чыгам, лента актарам. Хайваннар дөньясы, экстрималь спорт белән бәйле видеолар бик ошый», – ди Зәйнәп Фәрхетдинова. – «Төрле мәйданчыкларга яңа җырларымны куярга да онытмыйм. Минем турында ниләр язуларын да бер барлап чыгам».

Айдар Галимов исә «Башка мәгълүмат чыганакларына караганда, Интернетка күбрәк ышанам, мәгълүматны биредән алам. Социаль челтәрләрне дә алып барырга тырышам», – ди. – «Яшьләр тиз-тиз генә сторислар, постлар куйса, бу эш минем хайран гына вакытымны ала. Сүз уңаеннан, 1-2 көн генә түгел, берничә сәгать Интернетка керми торсаң, дөньядан артта каласың, үзгәрешләр тиз булып тора бит хәзер» – ди ул.

«Авылга кайткач, вай-фай эшләмәгән көннәр була, Интернет булмавын ул кадәр авыр кичерәм дип әйтмәс идем», – ди Фәрид Низамев. Сүз уңаеннан, җырчы бөтен социаль челтәрләрне дә актив куллана: «Аралашу өчен дә, эш- ял өчен дә бирегә керәм. Ял иткәндә, ашаганда интервью, кызыклы шоу, футбол белән бәйле программалар карарга яратам», – ди ул. 

«Интернетсыз эш алып барып булмый хәзер. Гадәттә, кирәкле мәгълүмат алырга керәм бирегә. Төннәр буе йокы калдырып эш-бизнес буенча утырган чаклар да була», – ди Илсөя Бәдретдинова.

«Әлбәттә, бөтен эш хәзер Интернетта, тик үзебезне бу глобаль челтәргә алай ук бәйле дип әйтмәс идем. Әлеге вакытта Мисырда ял итәбез, бөтен җирдә дә Интернет тотып бетерми, телефоннарны номерда да калдырып китәбез», – дип бүлеште Илсур Шәрипҗанов.

Җырчыларның Интернетка бәйлелекләрен ачыкладык, сорауларга җавап таптык. Дуслар, реаль тормыш белән яшәргә онытмыйк, якыннарыбыз бнлән ешрак күрешик, аралашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев