АВГУСТ – КАРБЫЗ АЕ!
Белмим, сезнең ничектер, тик август – карбыз, ә карбыз август белән ассоцияләшә кебек миңа. Әлеге гигант җиләк бәйрәме дә җәйнең өченче аена туры килә. Кыскаксы, 3 август – карбыз көне белән барыгызны да, дуслар!
Шул уңайдан бу сусыл җиләк турында кызыклы фактларны бер урынга тупладык:
- Карбызны дөньяның 96 илендә үстерәләр. Өлгерү сезоны – июльдән октябрьгә кадәр. Хәзерге вакытта иң күп карбыз Кытайда үсә, туган иле исә Үзәк Африка дип санала;
- Карбыз ашау ачлык хисен басарга ярдәм итә һәм ябыгу өчен файдалы. Бу карбыздагы сыеклыкның ашказанын тутырып, калорийлы азык ашау теләген бетерү белән бәйле;
- Карбыз 92 процент судан тора, калган 8 проценты – витаминнар (А,С, В, антиоксидантлар, ликопин, калий, магний...);
- Дөньядагы иң сирәк карбыз – Densukе сортлы. Аны Япониянең Хоккайдо утравында үстерәләр. Бер карбыз 8 мең доллар тора;
- Карбызны озак вакыт сакларга мөмкин. Бу очракта ул табынны Яңа елда гына түгел, 8 Мартка да бизи алачак – бары тик дөрес шартларда саклау мөһим.
Сүз уңаеннан, карбызның зурлыгына кызыгып алырга киңәш итмиләр! Авырлыгы 10 килограммнан арткан карбызны алырга тырышмагыз, ди белгечләр. Авыррак булган саен, тәмлерәк дигән сүзләр дөрес түгел. Чамадан тыш зур карбыз өлгереп җитмәгән һәм химикатлар белән үстерелгән булырга мөмкин. Иң татлы һәм сусыл карбызның авырлыгы 6-10 кг чамасы. Өлгергән җиләкнең эче ярмаланып тора, ул көпшәгрәк, шунлыктан ул җиңелрәк тә була. Карбызларыгыз тәмле булсын!
Пы.Сы: «Ялкын» 2 ел рәттән «Карбыз Party» уздырды! 2024 ел да искәрмә түгел, 8 август көнне татлы бәйрәмдә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев