Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ҖЫРЧЫЛАРЫ ҖӘЙНЕҢ ИКЕ АЕН НИЧЕК УЗДЫРГАН?

Эххх, җәмәгать, җәйнең ике ае күз ачып йомганчы узып та китте... Аллаһка тапшырып, августка аяк бастык. Бер шигем юк, берәүләр шушы кызу ике ай эчендә план-максатларын тормышка ашырып өлгергән булса, кемнәрдер аларны бераз гына читкә алып куеп торгандыр. Җырчылар исә җәйге 2 айны ничек уздырган, августка грандиоз планнар корганмы? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез! Киттек!

Гүзәл Уразова җәйнең ике аен концет-сабантуйлар белән мәш килеп уздырып җибәргән. «Яңа җырлар яздырдык, хәтта фильм да төшерергә өлгердек. Август аенда серияләп яраткан тамашачыма тәкъдим итәчәкбез», – ди җырчы. Гүзәлнең августка төп планы исә – уттай кызу программаны эшләп бетерү һәм сентябрьдә буласы концертларга әзерләнү!

Илнар Миранов җәйге ике айның ике көн сыман узып киткәнен ассызыклый. Күбесенчә, җырчы эшләгән, баш-аягы белән иҗатта булган! Августта исә ул диңгез, яки хәтта океан яры буенда ял итәргә планлаштыра. «Шулай ук иҗат турында да онытмыячакмын, сентябрьдә яңа җыр һәм клип тәкъдим итәчәкмен», – дип бераз гына сер пәрдәсен ачты Илнар!

Күп кенә җырчыларныкы сыман Гүзәл Идрисованың җәе дә сизелми генә узып киткән. «Иң истә калган вакыйга: олы улым белән Суздаль шәһәрендә урнашкан җәйге иҗат мәктәбенә барып кайту. Россиянең мәртәбәле артистларыннан белем һәм тәҗрибә тупладык, үзебезне күрсәттек! Зур тәэсирләр белән кайттык!» – дип бүлеште җырчы. Шулай ук мунчаны да яңгарттык, дип өсти ул. Август аенда исә йортка үзгәрешләр кертергә планлаштыра Баһлар гаиләсе, яңа җырлар да булачак, дип вәгъдә итә алар.

Лилия Хәйруллинаның июнь ае – шәһәрдә, ә июль ае авылда узган! «Күп итеп кура җиләге җыйдым. Бала карадым, ашарга пешердем, чөнки малайлар аз ашамый», – дип елмая Лилия! Иҗатны да онытмый җырчы, август аенда яңа җырны эшләп бетерәсе, яңа киемнәр тектерәсе бар, дип өсти!

«Июнь-июль, гадәттәгечә, эш белән сизелми генә узып китте! Август аенда  “морально” мәктәпкә һәм балалар бакчасына әзерләнәбез», – ди Ландыш Нигъмәтҗанова .

Җәй узып бара, август исә әлеге ел фасылына булган барлык максат-планнарны чынга ашыру өчен менә дигән вакыт, дуслар! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз һәм «Ялкын» белән бер дулкында калыгыз! Уңышлар!

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев