Логотип Идель
Белми калма

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?

16 октябрь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2024-2025 ел сезоны ачылачак. Җинүче исеменә Татарстанның 6 районы һәм 1 шәһәре командалары дәгъва кыла.

Сезон ачылышында катнашачак 9 команда моңа кадәр, берничә уенда катнашып, сайлап алынган: иң элек «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале, аннан соң 1/8 этабын узган алар.

16 октябрьдә узачак чирекфинал этабында шушы командалар катнашачак: «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан).

Уенчыларны Татарстанның халык артистлары Җәвит Шакиров һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов бәяләячәк.

Чирекфинал этабында командалар ярымфиналга чыгу өчен көрәшә. 1/4 һәм ½ этапларында, шулай ук финалда җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.

Искәртеп узыйк, быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – 5 ел.

«Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй» командасы җиңде.

Фото: «Әйдә ШаяРТ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев