Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛДЫНГЫЛАР» ҖӘЙГЕ ЯЛДА АЛАННАРГА ЧАКЫРА!

Укуда иң рәхәт чак - 4 чирек башланды! Нигә рәхәт дисезме? Чөнки бу – иң кыска чирек. Контроль эшләр, соңгы кыңгыраулар тәмамлангач бар укучы да көтеп алган җәй айлары башлана. Яшүсмерләрнең күбесе әби-бабайлары янына – авылга, икенчеләре – сәяхәткә, ә иң активлары лагерьларга таралачак. Соңгысы идеаль вариант бит! Уку юк, яңа дуслар табасың, уеннар уйныйсың, белемнәр туплыйсың. Лагерьлар турында без әле күп язарбыз, ә бу язмада сез исә Татарстанның Алдынгылар хәрәкәте үткәрәчәк сменалар белән танышырсыз. Киттек!
 

2024 елда "Алдынгылар хәрәкәте" 9 тематик смена әзерли. Шуның икесе бушлай, ә калганнары түләүле булачак. Өстәвенә Татарстанның һәр 45 районында да оешманың махсус сменалары оештырылачак. Әле боларга да өстәп республиканың һәр лагеренда «Алдынгылар хәрәкәте»нә багышланган көннәр узачак. Бу чара оешма белән тагын да якынрак танышу һәм актив яшүсмерләрне җәлеп итү максатыннан ясала.

 

Сменаларның һәрберсе белән якынрак танышабызмы?

  1. «Время первых.Новаторы»

Биредә балалар тикшеренү эшчәнлеге нигезләре белән танышып, үзләрен галимнәр ролендә сынап караячак: фәнни шоуда һәм стендапларда катнаша алачаклар, шулай ук тәҗрибәле экспертлар белән бергә квиз, интеллектуаль марафон һәм башка уеннар тудырачаклар.  

  1. «Время первых. Патриотизм и историческая память»

Бу сменада яшүсмерләр туган якның тарихы, мәдәни традицияләре белән якыннанрак танышачак.

  1. «Время Первых. Команда лидеров»

Әлеге смена асылында Алдынгылар хәрәкәтенең барлык 13 юнәлеше белән танышу, аларның һәрберсендә үзен сынап карау, белемнәр алу ята. Биредә катнашучыларга әйдаманнар һәм белгечләр булышачак.

  1. «Время Первых. Экология»

Биредә балалар тирәнтен рәвештә экологик вәзьгыятне өйрәнеп, лекцияләр һәм мастер-классларда белем алачаклар. Алар экологиягә төрле яктан карап, мөһим экогадәтләр турында белеп, гербарийлар һәм флорариумнар булдырачаклар дип көтелә. Кыскасы, табигать сөючеләр сменасы булачак.

  1. «Время Первых. Творчество»

Бу сменада катнашучылар актерлык осталыгы, җыр һәм бию өлкәләрендәге  күнекмәләрне үстерә алачак. Өстәвенә алар иҗади командаларга берләшеп, Беренчеләр хәрәкәтенең  клублары өчен мәдәни һәм иҗади чаралар планын булдырырга да өйрәнәчәк. Шулай ук аларны төшерү һәм монтаж дөньясына чуму һәм ораторлык сәнгате белән танышу көтә.

  1. «Время Первых. Медиа»

Катнашучылар смена барышында фотография, виде, копирайтинг, журналистика нигезләре, социаль челтәрләрдә контент булдыру принциплары белән танышачак. Алар өчен блогерлар, журналистлар һәм республика медиаиндустриясенең иң яхшы белгечләреннән төрле форматларда лекцияләр һәм остаханәләр булыр дип көтелә

  1. «Время Первых. Спорт»

Сменаның төп үзенчәлеге – фиджитал формат. Бу Татарстанда беренче шундый смена булыр дип көтелә. Катнашучылар үзләрен чын фиджитал-спортчылар ролендә сынап караячаклар, чөнки аларның бу юнәлештә бик күп практик һәм гамәли дәресләр узачак.

  1. «Время Первых. Добро»

Исеменнән аңлашылганча биредә балалар волонтерлык өлкәсендәге күнекмәләрне, белемнәрне арттырачаклар.  Өстәвенә алар республикада һәм Россиядә волонтерлык үсеше тарихы белән якыннанрак танышып, инде сменада ук үзләренең беренче проектларын тормышка ашыра алачаклар.

  1. «Время Первых. Путешествие и туризм»

Катнашучылар туризмның төрле төрләре һәм аларның үзенчәлекләре белән танышачак, Татарстанның истәлекле урыннары һәм туристлык маршрутлары турында беләчәкләр, үз туристик сукмакларын әзерләячәкләр һәм аның буенча сәяхәт маршруты төзиячәкләр.

Теләсә кайсы сменада катнашыр өчен түбәндәге сылтама узарга кирәк: РЕГИСТРАЦИЯ

Шунысы мөһим: Алдынгылар хәрәкәте лагерена бару өчен берничә шарт бар:

1. Видео төшереп, аны ВКонтактеда шәхси битенә урнаштырырга кирәк. 2 минутлык роликта ни өчен нәкъ менә сез  теге яки бу сменага барырга тиешсез дигән темага үз фикерләрегезне җиткерергә тиешсез.

2. Сменага туры килгән юнәлештәге халыкара, федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдәге грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары, сертификатлар булган портфолионы да кую мөһим. Нәкъ менә бу күрсәткечләр буенча сезне сайлап алачаклар.

Алдынгылар хәрәкәтенең җәйге лагерьләренә кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларга җавапларны махсус телеграм ботта @Letotatar_bot  табарга мөмкин.

Иң мөһиме: үзегезне сынап карарга куркмагыз! Җәйне файдалы үткәрер өчен беренче адымнарны инде хәзер ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев