Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕСИЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ, ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ КВИЗ: АПРЕЛЬДӘ СИН БАРЫРГА ТИЕШЛЕ 5 ЧАРА

Язмада апрель аенда син барырга тиешле 5 кызыклы чараны тәкъдим итәбез.  Кафе, кинотеатр кебек җирләргә син болай да бара аласың. Без исә вакыт үткәрүнең файдалы ысулларын китердек. Исемлектәге чаралар арасында остаханә дә, гадәти түгел дәресләр дә,  квиз да бар. Тизрәк карап чык!

 

1.Песиләр күргәзмәсе

14 апрельдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә #Всемпокотику күргәзмәсе оештырыла. Биредә хуҗасыз калган, приютта яшәгән песикәйләр тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдәге песиләрнең берәрсен үзеңә тәрбиягә дә алып китеп булачак. Ярдәмгә мохтаҗ хайваннар өчен үзең белән азык, дарулар яки уенчыклар алырга онытма.

2.Татар күн мозаика сәнгате остаханәсе

Татарстан Руспубликасы Милли музее «Бәхет лаләсе» остаханәсен үткәрә. Биредә син күн мозайка серләренә төшенә алачаксың. Татар халкының милли бизәге булган лалә чәчәген күн тукымада чагылдырып, үзең һәм якыннарың өчен кадерле бүләк ясарга була. Остаханәгә үзең теләгән көнгә алдан язылу кирәк.

3. Бразилия көне

6 апрельдә Милли китапханәдә Бразилия көне уза. Биредә Бразилия фотографы Рикардо Мартинсның 40 эше тәкъдим ителәчәк. Нинди ул Бразилия табигате? Яшел пальмалары һәм ел әйләнәсендә эссе җәе булудан тыш, бу ил безнең яклардан тагын нәрсәләр белән аерыла? Фотограф «эләктергән» кадрлардагы Бразилия рухы хайваннар һәм гаҗәеп табигать белән тапшырылачак.

4. Эт асраучылар өчен бушлай дәресләр

Казан паркларында койрыклы кечкенә дуслары булган кешеләр өчен бушлай дәресләр узачак. Дәресләргә үзең белән этеңне алып килү сорала. Монда эт белән ничек дөрес аралашырга, хайваннар телен, аларның эмоциональ халәтен ничек аңларга кирәк икәнлегенә төшенәчәксең. Бу проект үз хайваның белән ышанычлы мөнәсәбәтләр корырга ярдәм итү уңаеннан эшләнә. Дәресләр 7 апрельдә – Казанның «Крылья Советов», 14 апрельдә – Горки-Әмәт урманы, ә 21е көнне «Весна» торак комплексында үтәчәк. Чарага алдан биредә теркәлергә кирәк.

5. «LinguaLike Kazan»нан инглиз телендә квиз

Әгәр вакыт үткәрү өчен ниндидер гадәти булмаган чарага эләгергә теләсәң, инглиз телендәге квизга рәхим ит! Җырны эмоджилар буенча тану, сораштыру, җырларны һәм саундтрекларны ничек яхшы белүеңне тикшерү, тәрҗемә буенча җырны тану, ребуслар чишү, шифрланган сүзләрне табу – боларның барысы да 7 апрельдә булачак. Чарага килү өчен теркәлү узарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев