Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧАЙКЫЙ» ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле. Татар сәхнәсе өчен көтелмәгән жанр – хип-хопера. «Иттифак» төркеме, Гоголь алымнары, вакыты-вакыты белән кринж-моментлар белән тулы спектакль турында безнең язмада укыгыз!

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт»нең авторы авторы – драматург Илгиз Зәйниев. Спектакльнең сюжеты да геройлары да бик типик һәм шул ук вакытта гиперболаштырылган. Сюжетның асылы мондый: «балкып килүче» рэпер Башбаштаков җыр яза һәм аны дусты Моңнуллинга тыңлата. Яшьләр җырны, яхшымы, чайкый торганмы юкмы икәнен хәл итәр өчен, өченче дуслары, заманында (һәм хәзер дә) ботан булган Афәриновка тыңлаталар. Дуслар Афәриновның таткоиннар белән тулы флешкасын ялгыш үзләренеке дип уйлап алып китәләр, ә анда – бандитларның акчалары. Аннары нәрсә булганы аңлашыла инде: бандитлар – акча, рэперлар – җыр, ә кызлар мәхәббәт артыннан куалар. Нәтиҗәдә, спектакль ахырына бөтенесе дә коралланып, акча тулы флешканы ауларга керешәләр, шунда рэп укый башлыйлар һәм спектакль тәмамлана.

Тамаша антрактсыз, 1 сәгать тә 40 минут бара. Аны чыннан да рэп-спектакль итүче нәрсә – «Иттифак» төркеменең җырлары. Яшүсмерләр «Иттифак»ны инде ретро төркем дип беләдер. Ә 1990, 2000 елларда туганнар өчен бу җырлар тулы бер эпоханы тасвирлый. Шунысын әйтергә кирәк, җырларны спектакльгә яраклаштыра һәм туры китерә алганнар. Бик моңсу һәм лирик урында «Сәрләүхәсез», куышу булган җирдә төркемнең «Яшь көч» композициясе яңгырый. Белмим башкаларга ничектер, ә шәхсән минем әлеге спектакльнең музыкаль ягына бернинди дәгъвам да юк. Сәгать ярым буе мин «чайкалып» утырдым (бу терминны спектакльдән алдым, ул «качёвый» дигәнне аңлата).

Ә хәзер башка якка, персонажлар һәм актерларга күчик. «Гоголь алымы» дип юкка гына язмадым. Җилбәзәкова, Матурова, Ничәваева, Башбаштаков һәм башкалар һәм башкалар. Бу геройларның характерлары нинди булуын спектакльне карамыйча да аңлап була инде. Шунысы «кызык» һәм минем өчен бераз кринж булды – геройлар артык (кирәгеннән артык) типиклаштырылган. Рэпер икән, димәк ул йоу-йоу-йоу нинди рэпер, бандит икән ул, димәк ул пистолетлары, кара пальтолары, күзлекләре булган бандит-бандит, дәвамын аңлагансыздыр инде. Җилбәзакова да, бик нык җилбәзәк хатын-кыз булып чыкты. Шундук миңа Гогольның Коробочка, Плюшкин персонажлары искә төште.

Вакыйгалар да бит типик, артык типик. Менә карагыз: бандитлар һөҗүм иткәндә нишлиләр? Дөрес, криминал сериалларында күрсәтелгәнчә, тоткыннарны түбәгә алып менеп, антеннага бәйлиләр. Скотч белән ябыштырылган авыз һәм куллар да монда бар, әлбәттә.

Биредә шунысын әйтергә кирәктер – бу спектакльгә геройларның тирәнлеген, характерлар үсешен карау өчен бару дөрес түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» – күңел ачу, кайберәүләргә ностальгиягә бирелү, көлү өчен язылган  спектакль. Аның хәтта мәгънәсен дә актерлар үзләре үк әйтеп бирәләр.

Тагын бер үзенчәлекле як – дүртенче стена булмау. Ягъни актерлар тамашачы белән аралаша, кайбер урыннарны аңлатып бирәләр, спектакльдә хәтта бу максаттан махсус герой – автор кертелгән. Тамаша барышында ул почмакта утырып, барысын да күзәтеп бара, кирәк булганда «аннары болай-болай булды» дип аңлатып бирә. Кызыклы алым, әмма вакыты-вакыты белән әлеге дә баягы күпертеп бирү һәм күпмедер күләмдә кринж пәйда була.

Нинди аудитория өчен язылган пьеса соң бу? Премьера көнендә тамаша залында олы яшьтәге тамашачы шактый иде. Алар таткоиннар, һәм гомумән криптоволютаның нәрсә икәнен бик үк белеп бетермиләрдер. Бик яшь тамашачыга җырларның бары тик флешкада булуы сәер тоелыр, хәзер телеграм, яндекс-диск заманасы бит. Димәк тамаша – «Иттифак» төркемен тыңлап үскән урта буын өчен, әмма аларга да кайбер урыннар сәер булып тоелыр. Минемчә, монда төрле аудитория өчен уйланырлык урыннар бар.

Спектакль чыннан да кызык! Ул комедия дип аталырга хокуклы! Зал белән бергәләп көлү, кул чабулар бик күп булды. Ильяс Гаффаров исемендәге музыка көллияте, Тупак Шакур исемендәге академия театры – монда көлмәү мөмкин түгел. Мин алдарак язган күпертүләр, гиперболаштырулар, типиклаштырылган геройлар да бары тик көлү теләге уята. Аларның нәкъ шундый булуы да бу спектакльне кызык итә.

Кыскасы, спектакль миңа ошады. Аны легендар җырларны тыңлау өчен булса да карарга кирәк. Һәм гомумән кичәне җиңел үткәрәсегез, рәхәтләнеп көләсегез килсә – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» – сезнең өчен. Рэперларча тәмамлыйм инде: йоу-йоу-йоу, рәхмәт!

Фотолар К.Тинчурин театрының ВКонтакте төркеменнән алынды

 

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев