Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» АТНАЛЫГЫ ТӘМАМ: 5 КЫЗЫКЛЫ НӘТИҖӘ

«Ялкын» «Татар китабы йорты» белән берлектә 100 еллыкка багышланган чаралар атналыгын оештырды. Җылы һәм рәхәт мизгелләргә бай чаралар үз эченә түгәрәк өстәл, «Ялкын»да эшләгән шәхесләр белән очрашу, журналга яшүсмерләр язган хатларны уку һәм шигырь кичәсе кебек чараларны алды. Күңелле атналыктан кызыклы нәтиҗәләр – биредә!   

1. 20 мартта редакциядә берничә дистә еллар эшләгән шәхесләр белән бергәләп «Ялкын»га 100 яшь тулуны бәйрәм иттек. Кичә җылы истәлекләр белән бүлешү, туган көн тортыннан авыз итү һәм шәм өрү белән истә калды.

2. Хәзерге яшүсмерләр журнал укымый дигәнне еш ишетәсездер. Ә менә безнең редакция белән очрашу көнендә мәктәп укучылары янып торган «Ялкын» тышлыгын күрүгә, тизрәк журналга ябырылдылар! Моның кадәр кызыксынуны күрү безнең өчен шаккаттыргыч булды.

3. Алып баручы, җырчы, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров студентларга медиаостаханә уздырды. Аның катнашуы очраклы гына түгел иде – Зәлфәт Зиннуров карьерасының тәүге баскычларын нәкъ менә «Ялкын» редакциясендә салган.

4. Чараларда актив катнашкан укучылар «Ялкын» мерчына – докерлар һәм стикерларга ия булды.

5. Узган гасыр яшүсмерләрен (хәзер абый-апалар, әби-бабайлар) нәрсәләр борчыганын хатлар кичәсендә ачыкладык. Әйтик, алар, ни өчен укытучыларның һәм укучыларның, бер ашханәдә ашап, ризыклары аерылуның сәбәпләрен сорап язганнар. Кемдер тупас сөйләшкән сыйныфташын стенгазетага элеп куюлары турында хат юллаган. Ә кемнеңдер открыткалардагы май табын ничек бетерү буенча соравы «Ялкын» битләрендә урын алган. Ул хатларны «Апуш» балалар театраль студиясе актерлары укыды. Узган чор яшүсмерләре чын күңелдән «Ялкын» редакциясеннән бер ай буе шушы сорауларга җаваплар көтеп яшәгәннәр. Гаҗәеп! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев