Логотип Идель
Белми калма

ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСЛАРЫ БАРМЫ?

19 июль – яңа дуслар көне билгеләп үтелә! Ә татар эстрадасы җырчылары чын дуслыкка ышанамы? Гомумән, якын, тугры дуслары бармы һәм эч серләрен аларга сөйлиләрме? Барысын да белештек, хәзер сез дә укырсыз!

Лилия Хәйруллина чын дуслыкка ышана, һәм тугры дусты булуын ассызыклый! «Без аның белән беренче сыйнфтан ук бергә. Ни кызык, башлангыч сыйныфларда ул бик начар, ә мин, киресенчә, яхшы укый идем, шуңа күрә бер-беребезне яратып бетермәдек. Вакытлар уза торгач, бик тыгыз аралаша башладык һәм аерылмас дусларга әверелдек», – дип хатирәсен яңгартты җырчы! 

«Гади тормышта да, эстрадада да чын, тугры дустым юк. Чөнки нәкъ менә дус булып йөргән кеше көтмәгәндә көнләшергә, сатарга мөмкин. Шуңа күрә эч серләремне дә бары тик гаиләмә генә сөйлим» – ди  Әлфинә Әзһамова. Җырчы хәтта социаль челтәрләрдә дә шәхси тормышны яктыртып баруны кирәк дип тапмый. «Тамашачы яратса, үз итсә җырларымны, радио-телевидениядән дә тыңлый ала», –  ди ул. 

Ландыш Нигъмәтҗанова шулай ук дуслык темасына фикерен белдерде. «Әлбәттә, дусларым бар,  аларга ышанам, тик төрле кешеләр бар икәнен истә тотарга кирәк. Кайвакыт ике төрле сөйләшкән, һава торышы сыман гел үзгәреп торганнарга шаккатам! Бу минем өчен нормаль күренеш, мондый ситуацияләр яшәргә өйрәтә», – ди җырчы! Ә Ландышның чын, якын дусты – Фәрит! Ул бөтен серләремне дә белә, дип елмая ул.

Филүс Каһиров аралашучан, ачык кеше, шуңа күрә дуслары да бик күп! «Бөтен тормышымны сөйләп бетермәсәм дә, якын аралашкан чын дусларым бар», – дип елмая Филүс. 

19 июль – яңа дуслар көне уңаеннан популяр җырчыларыбызның дуслыкка ышану-ышанмауларын ачыкладык, тугры дуслары турында белештек! Нәкъ менә шушы урында барыгызга да тугры дуслар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев