Логотип Идель
Бу – тема!

«КЫСКА МЕТРЛЫ ФИЛЬМНАРНЫ АЗ БЮДЖЕТ БЕЛӘН ДӘ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ ЭШЛӘП ЧЫГАРГА БУЛА»

«Бер бәйгедә: “Нигә сез документаль жанрны сайладыгыз? Нишләп күңеллерәк әйберләр турында төшермисез?” – дип сорадылар. Андый фильмнар инде болай да күп. Безнең исә катлаулы, үрнәк булырдай тормыш тарихлары күрсәтәсе килә...», – дип сүзен башлады Зөлфия.

Зөлфия Хәсәнова, Ләйлә Зәйнуллина һәм Талия Төхфәтуллина – Арча кызлары. Нәкъ менә шушы трио берләшеп документаль фильмнар төшерергә тәвәккәлли. Бу эшкә нәрсә этәрә? Кечкенә бюджет белән фильм төшереп буламы? Һәм иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә ничек танытырга? Кызлар белән шул турыда сөйләштек.

«ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ФИЛЬМГА ТУРЫ КИЛӘ АЛЫРДАЙ ИСЕМ УЙЛЫЙ БАШЛАДЫМ»

– Беренче фильмны төшерү кемнең идеясе иде?

Ләйлә:

– Беренче фильм теләктән түгел, ә ихтыяждан барлыкка килде. Минем Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап йөргән чагым, һәм диплом эше буларак фильм төшерергә кирәк иде. Кыска метрлы фильм ясарга карар кылдым. Иң мөһиме – биредә оператор буларак үземне күрсәтергә кирәк иде! Шунысы кызык, дедлайннар якынлашып, эшнең исемен әйтер вакыт килеп җитте, ә минем исем генә түгел, хәтта идея дә юк... Деканатка кереп утырдым, рәсми исемне язарга кирәк, аны исә алга таба үзгәртергә ярамаячак(!). Шуңа күрә теләсә кайсы фильмга туры килә алырдай исем уйлый башладым (көлә).

Талия


Талия:
– Ләйлә бездән, ягъни дус кызларыннан ярдәм сорады. Сүз уңаеннан, озак кына беренче фильмыбыз өчен герой таба алмадык. Берничә атна узгач Зөлфия Илсөярне тәкъдим итте. Аның проблемалары бездән «ерак» булса да, кызыксынып, янып киттек һәм җиң сызганып эшкә керештек!
 

Зөлфия:

– «Юк» исемле документаль фильм – «баласызлык» диагнозы куелган хатын-кыз турында. Биредә героебыз каршылыкларга һәм җәмгыять кысаларына «юк» дип әйтә, үз юлы белән баруын дәвам итә.

Ләйлә

 

– Сезнең багажда ничә фильм?

Талия:

– Әлегә ике. Икенче фильмыбыз «Урындык» дип атала. Аның төп героинясы – физик мөмкинлекләре чикле Миләүшә Зарипова. Авыр язмышына карамастан, ул сынмаган һәм тормышта үз урынын таба алган. Бу фильм бик күпләр өчен үрнәк!

Зөлфия:

– Ике документаль фильмда да аклы-каралы формат сайладык. Сүз уңаеннан, алар икесе дә кыска метрлы һәм көчле хатын-кызлар турында! Сер итеп кенә әйтәм: өченче фильмны төшерүгә дә әзерләнә башладык. Шушы арада Мәскәүдә съемкалар булырга тиеш...

«КӨЧЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР, ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛИСЕ, АЛАРНЫ КҮРСӘТӘСЕ КИЛӘ»

– Сезнең триода кем нинди миссия башкара?

Талия:

– Без бөтенебез дә эш процессы өчен һәрьяклап җаваплы. Ике фильмда да Зөлфия – идея авторы, Ләйлә – режиссер, оператор, мин – режиссер. Тик тагын бер искәртеп узасым килә: «Бу – моны, бу тегене генә эшли», – дигән әйбер юк, рольләр бүлеп утырмадык!

– Җәмәгатьчелек әлеге фильмнарны ничек кабул итте?

Ләйлә:

– Эшләрне урнаштырып бара торган каналыбыз бар, «INKEYLAB» дип атала. Үзебез өчен, кирәк булганга гына ясалган беренче фильм күп уңай комментарийлар, мактау сүзләре җыйды. Бу күренеш кыска метрлы портрет фильмнар ясарга тагын да илһамландырды. Өстәвенә, бу катлаулы темаларны аз яктырталар, ә көчле хатын-кызлар, шәхесләр турында сөйлисе, аларны күрсәтәсе килә...

Зөлфия

 

– Димәк, кечкенә бюджет белән сыйфатлы фильм төшереп була?

Ләйлә:

– Әйе, без моның ачык мисалы. Озын түгел, ә нәкъ кыска метрлы фильмнарны аз бюджет белән дә югары дәрәҗәдә эшләп чыгарга була. Аз бюджетлы автор фильмнары өчен фестивальләр, мәйданчыклар хәзер күп.

Зөлфия:

– Без дә берничә бәйгедә катнашырга өлгердек! Халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш катнаштык, фильмыбызны зур экранда күрсәттеләр. Үз эшеңне мондый форматта күрү аеруча дулкынландыргыч һәм җаваплы иде (елмая).  Кыргызстанда узган «Бир Дуйно» халыкара документаль фильмнар фестивалендә һәм Санкт-Петербургта үткән «HUMANI FUTURE» халыкара социаль реклама һәм социаль журналистика фестивалендә катнашып призлы урыннар яуладык.

 

«Урындык» фильмы

 

«Юк» фильмы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев