Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ҺАМАН ДА ҮСӘРГӘ КУРКАМ»: НИГӘ ЯШЬЛӘР ОЛЫ ТОРМЫШТАН КАЧА?

Ничәмә-ничә дистә еллар эчендә «Ялкын» шактый күп яшүсмернең дусты, киңәшчесе һәм ярдәмчесе ролен үтәгән. Борчыган сораулар, әти-әни белән сөйләшеп булмаган темалар, уңышлар белән бүлешү – боларның барысын да «Ялкын» үзенә сыйдырган. Шушы битләрдә калган яшүсмерләр хәзер нинди икән соң? Олы тормышны алар җиңел кабул иттеме икән?

Миңа – 25, һәм мин һаман да үсәргә куркам. Җаваплылык, олы тормыш, ипотека кебек сүзләр минем өчен фобияләр исемнәрен атаган кебек. Хәзерге телдә әйтсәк, монда инфантилизм терминын яисә Питер Пэн синдромын  куллану урынлы була торгандыр. Әлбәттә, яшәргә һәм үсәргә курыккан бер мин генә түгел. 20-30 яшь аралыгындагы егет һәм кызларның күбесе шундый халәттә, бигрәк тә шәһәр яшьләре моны тирәнрәк кичерәдер, дип уйлыйм.

Бу турыда фильмнарда да күп күрсәтелә. Олы кешенең үз тормышы өчен җаваплылык алырга куркуы бигрәк тә чит ил кино һәм сериалларында ярылып ята. Моны бик яхшы сурәтли торган мисалны китерәсем килә. «Дуслар» («Friends») популяр Америка ситкомын алсак, анда 6 «үсмәгән» дус белән таныша алабыз. Алар барысы да 30га якынлашып килә, ә зур тормышка әзер түгелләр. Инфантилизм биредә, күпмедер дәрәҗәдә булса да, һәрбер геройга да хас. Җитди мөнәсәбәтләрдән качу, нинди һөнәр белән шөгыльләнергә теләвеңне һаман да ачыклап бетермәү, көннәр буе каһвәханәдә ләчтит сату һәм үз тормышыңа зарлану, әмма бернәрсәне дә үзгәртмәү – миңа калса, моннан да төплерәк мисал китереп тә булмыйдыр. Ваемсызлык хөкем сөргәнгә күрәдер дә, мин һәм минем кебекләр «Дуслар»ны карарга үлеп ярата!

Инфантилизм темасына Казанның клиник психологы – Резеда Абдулина белән дә сөйләшеп алдым әле. Белгеч үсәргә куркуның сәбәпләрен, аннан котылу юлларын аңлатып бирде.

ҮСӘРГӘ КУРКУНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Инфантилизм, Питер Пэн синдромнарының нигезендә – җаваплылыктан курку. Психолог моның берничә сәбәбен китерә:

1. Әти-әнинең кечкенәдән балага карата гиперопека. Андый тәрбия күргән бала үсә төшкәч зур авырлыклар кичерә. Чөнки ул аның өчен барысын да хәл итеп торучы барлыгына күнегә. Кайбер әти-әни өчен баланың бала булып калуы уңайлы.

2. Гипоопека. Балага иркәләнү, игътибар җитмәү дә шушы проблемага китерә ала. Мондый бала иртә үсәргә, гаиләсен тәэмин итәргә тиеш була башлый. Балачакта «эләкмәгән» әйберләрне ул олы яшендә уеннар һәм күңел ачулар белән компенсацияли.

3. Хәзерге заманда кешеләр озаграк яши, социаль яктан озак вакыт актив булып кала алганлыктан, балачак, яшьлек чоры сузыла. Узган гасырда 30 яшьлек кеше өлгергән һәм олы дип саналса, хәзер ул үзен яшүсмер дип тоярга мөмкин.

4. Инфантилизмның тагын бер сәбәбе – үлемнән, картаюдан курку. Телевизорда, социаль челтәрләрдә, журнал тышлыкларында картлык турында сөйләмиләр. Без яшь, дәртле һәм уңышлы кешеләрне күзәтәбез. Шуңа күрү дә яшь буында үсү, олыгаю сагыш белән ассоцияләшә.

ҮСӘРГӘ КУРКУНЫ БЕТЕРӘ ТОРГАН РЕЦЕПТ

Психолог тәкъдим иткән бу рецептта төп 3 ингредиент бар. Аларны башка әйберләр белән бутамаска һәм ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Юкса эш пешмәячәк.

1. Иң беренче итеп, ничек тә җаваплылык алудан башла. Үткәнеңне, балачагыңны үзгәртеп булмый, әмма инфантилизмнан котылу мөмкин. Бу «куркыныч» темага психологларның китапларын, блогларын уку урынына,  үзеңә хәрәкәт итә башларга кирәк. Тормыш – гамәлләр һәм сайлаулар чираты. Боларның барысын да чит кеше җилкәсенә өясе килсә дә, җаваплылыктан качмаска тырыш. Үзеңә сорау бир: әгәр дә мин шушы тормыш белән яшәвемне дәвам итсәм, минем белән нәрсә булыр? Бу сорауга җавап биргәндә, тормышның 3 өлкәсенә бәя бирү кирәк: сәламәтлек, карьера һәм шәхси мөнәсәбәтләр.

2. Башлаган эшеңне ахырына җиткер. Гадәттә, инфантиль кешеләр ниндидер эшкә алыналар да, уңышсызлык кичерсәләр, аны ташлыйлар. Башлап ташлау – артка тәгәрәү. Иң якын арада чынга ашырып була торган максатыңа алынып, кечкенә генә адымнар белән, берничә өлешкә бүлеп, аны ахырына җиткер. Бу авыр, әмма син булдырачаксың!

3. Башта уйла – аннан эшлә! Инфантиль кешеләр еш кына якыннарына авыр сүз әйтеп яралыйлар, үзләрен контрольдә тота белмиләр. Башта 10 секунд булса да пауза алып, башкаларның хисләрен анализларга тырыш. Эмоциональ тотрыксызлыгың белән эшлә, үзеңне кулда тотарга өйрәнү бик мөһим.

Менә шушы рецепттан соң син зур булып үсәчәксең!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев