Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯРАҢНЫ КЫСЫПЛАР БӘЙЛИМ ДӘ БЕР»: РӘМИС АЙМӘТНЕҢ «МӘҢГЕЛЕК САГЫШ» ИСЕМЛЕ ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

21 нче март Халыкара шигърият көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, тәрҗемәче Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә әдәбият белгечләре, яшь язучылар һәм студентлар кунак булды.

Рәмис Аймәт шигърияткә беренче адымнарын мәктәптә укыганда ук ясый. Беренче иҗат җимешләрен ул «Ялкын» журналында бастыра, бәйгеләрдә җиңә. Казан Дәүләт Университетына укырга кергәч әлеге эшчәнлеген дәвам итә.

Кичә Аймәтнең «Тукай карашы» исемле шигыренең 4 телдә яңгыравы белән башланып китте, шигырь белән җырлар аралашып барды. Шигырьләрне Галиәсгар Камал театры артистлары Илнур Закиров, Дания Нурлы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, һәм Рәмис Аймәт үзе укыды. 

Иҗат юлында Рәмис Аймәтнең шигырьләре җырларга, романсларга да әверелеп китә. Күп кенә композиторлар аларга көй яза, ул әсәрләр җырчылар тарафыннан яратып башкарыла. Әлеге кичәдә дә ул җырлары яңгырады. Аларны Казан консерваториясе студенты Динар Шәрәфетдинов һәм төрле бәйгеләр лауреаты Рәнифә Ганиуллина башкарды. Җырчыларның моңлы тавышына бирелеп, зал тынсыз утырды.

Сагыш темасы юкка кына китапның исеменә чыгарылмый, чөнки моң, сагыш темасы Рамис Аймәт иҗатында төп темаларының берсе. Әлеге җыентыктагы шигырьләрдә кеше җанының бөеклегенә дан җырлана, кешелек, милләт язмышы турында тирән хис-кичерешләр бирелә. Алар барысы да авторның шәхси фикерләре белән үрелеп үстерелә. Әлеге сыйфатларны үзенә сеңдергән җыентыктагы иң беренче шигырьдән өзек китереп узыйк:

«Егылма, Сүз! Түз! Сиңа дип язылган ошбу гомер.

Дәвам ит юлың, яраңны кысыплар бәйлим дә бер...

Кем шулай җәрәхәтләде сине Раббыдан узып?

Юлдан яздырмакчылармы яңа язмышлар язып?...» 

Кичәдә шулай ук Илгиз Мөхетдинов шагыйрьнең Хөсәен Фәезхановка багышлап язган шигырен җыр итеп яңгыратты. Очрашу җылы ноктада авторның җыентыктагы иң беренче шигырен уку һәм бөтен кунаклар белән «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды.

Адилә Әхмәтшина

Сылу Фәтхетдинова

Фотолар: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев