Логотип Идель
Бу – тема!

МИН КИҢКЫРЛЫ ШӘХЕС – УКЫЙМ ДА, ЭШЛИМ ДӘ яки СТУДЕНТЛАРНЫҢ ЭШ ЭЗЛӘҮ ТӘҖРИБӘСЕ

Берәүгә дә сер түгелдер: билгеле бер моментта һәр яшүсмерне акча проблемасы борчый башлый. Дөресрәге, үзең акча эшләү турында уйлый башлыйсың. Ә студент, бу проблема тагын да актуальләшә төшә.  Син инде әти-әни канатыннан чыккансың, һәм зур шәһәрдә зур акчалар кирәк дигәндәй…

Җитмәсә, стипендия акчасы әллә ни күп түгел, ә югары белемсез эш табуы ай-һай.. Бер дә ансат түгел шул.

Шулай да, укуга вакыт калдыра алырлык һәм тормыш-көнкүрештә үз-үзеңә тотарга җитәрлек булса да акча китерердәй нинди эш табып була икән?

Шәхсән үзем исә күп төрле эшләргә тотынып карадым. Күпчелек очракта дистанцион форматта. Имтиханнар, олимпиадалар, бәйгеләрдән башым чыкмаганлыктан, офлайн форматка борылып та карамадым. Хәзер үз мәктәбемдә башлангыч сыйныфларда татар теле укытам, ара-тирә мәкаләләр языштыргалыйм. Тик миңа бу гына җитми шикелле тоелды һәм мин копирайтер, рерайтер булып эшли башладым. График уңайлы, акча җитәрлек, мин канәгать.

Монысы минем фикер булды, ә башкаларның ничек икән?

 

Алсу Вәлиева, Казан шәһәре, 2 курс студенты:

«ТАНЫШ-БЕЛЕШЛӘРЕМНЕ КҮРГӘНДӘ БИК ОЯЛА ИДЕМ»

 

– Дөресен әйткәндә, беренче курска килгәндә эш эзләп бик озак азапландым мин. Вакыт аз, укуга да көчкә җитә. Әмма ашау/транспорттан кала матур киемнәр аласы, дуслар белән рәхәтләнеп күңел ачасы килү теләге көчле иде. Башта промоутер булып урнаштым. Ике айга якын эшләдем мин ул эштә. Акча күп булмаса да, җитәрлек иде. Өстәвенә, баш эшләтәсе юк: «мә!», дә «мә!»

 

Бу эшнең тискәре яклары:

– Таныш-белешләремне күргәндә бик ояла идем. Ә көнозын урамда торганда алар еш очрый шул.

– Кышын би-ик салкын. Мең кат киенеп төренеп бетсәң дә катасың. Нәкъ менә шул сәбәпле мин бу эшне ташладым.

– Кешеләргә белдерү суза-суза миңгерәеп бетәсең.

 

Уңай яклары:

– Акча көн саен вакытында күчерелә.

Бернинди белем/ресурслар кирәкми.

– Теләсә кайсы моментта эшкә чыга аласың. Ягъни медицина кенәгәсе һ.б. дип баш катырмыйлар

 

P.S: Аннан соң мин «Авито»да белдерү куйдым да, химия фәненнән репетитор булып эшли башладым. Эшем ошый. Күп көч тә, вакыт та сарыф итмим, акчасы шактый чыга.

 

Данияр Сабиров, Казан шәһәре, 1 курс студенты:

«ЭШЕМӘ БАШТАНАЯК ГАШЫЙК БУЛМАСАМ ДА, ТҮЗӘРЛЕК»

 

– Мин сентябрьда әле рәтләп укый да башламаган килеш эш эзләргә тотындым. Ир-егет үз-үзенә акча эшләргә тиеш дип санаганга, әти-әнинең матди ярдәменнән баш тарттым. Үзем авылдан мин. Анда чакта гомер эш табып булмый иде. Ниһаять, эшләп тә, укып та карыйм дигәндәй, зур теләк белән эзләндем шулай. Ахырдан «Самокат»ка курьер булып урнаштым. Эшемә баштанаяк гашыйк булмасам да, түзәрлек. Яхшы эшләсәң, акча да яхшы чыга, монысына сүзем юк. Әле дә шунда эшлим.

 

Тискәре яклары:

Бик нык ардыра. Тау хәтле сумка күтәреп шәһәр буйлап чабып йөрисең-йөрисең дә, бүтән бернигә дә вакытың, аннан бигрәк, хәлең калмый.

Уку белән берләштерүе авыр. Шәхсән минем укуга бүлеп биргән вакытым кимегәннән-кими...

Кайбер вакытта неадекват клиентлар эләгә. Шалтыратып, язып азаплыйлар.

 

Уңай яклары:

Акчасы җитәрлек, даими түләнә

Махсус белем таләп итми

Физик яктан чыныктыра.

 

Резидә Хөснуллина, Мәскәү, 3 курс студенты:

«БЕРАЗ АКЧА ТУПЛАГАЧ, КАЧТЫМ МИН АННАН»

 

– Ой, беркемне белмәгән килеш зур шәһәргә килеп эләккән чаклар әлегедәй исемдә... Эш исә мине үзе эзләп тапты. Дус кызым «Вайлдбериз»да эшләп карарга тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Шактый тиз ияләштем ияләшүен. Тик ул чиратлааар… Клиентларның дәгъвалары… Тау хәтле товар… Мәңге онытырлык түгел. Кайвакыт ашарга да вакыт калмый иде. Аякларны сөйри-сөйри кайтасың да, авасың. Бераз акча туплагач, качтым мин аннан. Әле дә «пункт выдачи» бинасын күрсәм дертләп китәм.

 

Тискәре яклары:

– Зурдан-зур чиратлар, буш вакыт юк диярлек

Клиентларга гел нидер ошамый. Кәефне бозалар да куялар.

Зур түземлек таләп итә.

– Монотон эш, шул ук вакытта, физик көч тә кирәк.

 

Уңай яклары:

– Акча ярыйсы, вакытында түлиләр

Ә болай, «крайний случай» булмаса, монда эшләргә мәңге тәкъдим итмәс идем.

 

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев