Логотип Идель
Бу – тема!

ТИПИК ӘКИЯТ, КОСМОС ҺӘМ КЛАССИК ӘДӘБИЯТ: МАРТ АЕНДА КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРАЛАР

Язның беренче премьераларын язмада җыйдык. Исемлектә син март аенда кинотеатр экраннарына чыгачак төп фильмнар белән таныша аласың. Монда сине типик әкият тә, документаль тарих та, космос турындагы фантастика да, шулай ук рус әдәбиятының классик әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар да көтә.

«Космонавт»/«Spaceman» (премьера: 1 март)

Америка актеры Адам Сэндлерның җитди роле дип атарга буладыр. Без аны, хәтерләсәгез, комедияләр аша гына белә идек. Ә бу юлы ул космос турындагы фантастик фильмда төп рольне уйнаячак.

Бу язгы премьера чех язучысы Ярослав Калфаржның «Космонавт из Богемии» әсәре буенча төшерелгән. Адам Сэндлер беренче чех космонавты Якуб Прохазка ролен башкара. Ул Венера орбитасына  ялгызы миссия үтәргә оча һәм шунда зур үрмәкүчне очрата. Бу җан иясе зур көчкә һәм акылга ия булып чыга. Алар космонавт белән төрле темаларга сөйләшәләр, шулай кеше һәм чит планета яшәүчесе якыная башлый.

«Онегин» (премьера: 7 март)

Тәк, Александр Сергеевич романын яхшы хәтерлисезме? Ниһаять, бу экранизация әзер! Сюжетны сөйләп тормыйбыз, барыгыз һәм күрегез. Бәлки әсәр геройларын сез нәкъ менә шундый итеп күз алдына китергәнсездер. Бер нәрсәгә генә игътибар итмичә кала алмадык: Евгений Онегин үз яшеннән күпкә олырак күренә...

«Алые паруса»/«L'envol» (премьера: 7 март)

Фильм 2022 елда Александр Гринның «Ал җилкәннәр» романы мотивлары буенча төшерелгән. Әмма Россиядә ул экраннарга 7 мартта гына чыкты. Сюжет нигезендә ак атка атланган принцны көткән кыз турындагы романтик тарих ята. Тик мондагы вакыйгалар аерыла. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, карт балта остасы Рафаэль туган якларына кайта. Аның бары тик бер генә якын кешесе һәм бердәнбер сөенече – кечкенә кызы Джульетта гына бар. Кыз үсә төшкәч, бер хатын-кыз аңа ал җилкәннәр турында сөйли. Шуннан кыз үз хыялының чынга ашуын зарыгып көтә башлый. Һәм көннәрдән бер көнне ул очучы Жак белән очраша. Әйе, монда сюжетны үзгәрткәннәр, геройларның танышуы да үзгә килеп чыккан. Әмма фильмны, шуңа да карамастан, карарга була.

«Роман Костомаров: Рожденный дважды» (премьера: 9 март)

2023 елда әлеге исемне тагын да күбрәк кеше ишетте. Бу фигуралы шуучы Роман Костомаров турында төшерелгән документаль фильм. Фильм аның тормышындагы күңелсез вакыйгалар турында сөйли. 2023 елда спортчы грипп белән авырый, ул бик авыр пневмониягә китерә. Шуннан спортчы комага эләгә, һәм берничә операциядән соң табиблар аның аяк-кулларын ампутацияләргә мәҗбүр була. Шулай да, айлар буе реабилитация узганнан соң, Костомаров кабат бозга чыга. Фильм спортчының тормышы һәм яраткан эше өчен көрәшүе, шулай ук аңа ярдәм иткән, бирешмәскә һәм алга барырга этәргән кешеләр турында сөйли.

«Летучий корабль» (премьера: 21 март)

Сез «Летучий корабль» мультфильмын хәтерләмисездер дә, ә менә әти-әниләрегез аны белергә тиеш. Бу премьера – шуның буенча төшерелгән әкият.

Сюжет буенча йөгереп узсак, Патша үз кызын бай кешегә кияүгә бирә. Ә кыз аны яратмый һәм бергә булырга теләми. Күп әкиятләргә хас булганча, Патша кызы ярлы егетне очрата да, аңа гашыйк була. Тик, әлбәттә, явыз телләр һәм кызның әткәсе моңа каршы. Башкача ничек булсын инде?!

Кыскасы, әкият матур төшерелгән, ял итәр өчен әйбәт. Бу фильм белән кызыксынырсыз дип уйлыйбыз, чөнки экраннарда Полина Гагарина белән популяр «Сваты» сериалындагы Федор Добронравовны күреп булачак!

«Лето. Нулевые» (премьера: 21 март)

Моны үсү турында драматик комедия дип атаганнар. Вакыйгалар 2000 елларда Идел буенда урнашкан шәһәрчектә бара. Унбишен тутырган яшүсмер Сашаны бу җәйдә беренче мәхәббәт тә, башка кеше өчен җаваплылык алу да, куркыныч хәлләргә тару да көтә. Тик егет әле бу турыда белми...Кыскасы, 2000 еллар башы вайбын сизәсең килсә, киноны карап кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев