Логотип Идель
Бу – тема!

8 МАРТКА ИҢ НАЧАР ҺӘМ ИҢ ШӘП БҮЛӘК: ЙОЛДЫЗЛАР НИ КИҢӘШ ИТӘ?

Урамда, күңелдә һәм бар җиһанда яз хөкем сөрә! Ә календарь битләрендә мартның иң нәзәкатьле, матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне! Шул уңайдан җырчылардан гүзәл затларга бирелә торган иң яхшы һәм иң начар бүләкләр турында сорашырга булдык әле.

«Элек бүләкләр сайлау мөмкинлеге зур түгел иде, исле май бүләк итсәң –сибәләр, кием бирсәң – кияләр иде, сайланып тору юк. Хәзер исә бу әйберләрне кешенең үзеннән башка алып, аңа ярап булмый. Шәп бүләк дип, әгәр бай булсаң, айфон, кыйммәтле исле майлар биреп була. Шулай ук мөһим бүләк – чәчәкне дә онытмаска кирәк», – дип киңәш бирә Фирдүс Тямаев.

Алия Мөбәрәкова өчен коры акча гына бирү – начар бүләк. «Кеше синең турында уйлаган, кайгырткан, чын бүләк алган булса, күңелләр күтәрелә. Һәр хатын-кыз игътибар ярата бит. Иң шәп бүләккә килсәк, минем өчен ул – ял! 3 көнгә берүзем генә ял итәргә китәр идем», – дип хыяллан җырчы.

«Хатын-кызга акча бүләк итмәскә кирәк, чөнки күбрәк акча биргән саен, ул күбрәк азына», – ди Гөлүс Хәбибрахманов. – «Иң мөһиме игътибар, наз һәм мәхәббәткә төреп шәп бүләк ясарга. Инә дә бүләк, дөя дә бүләк», – дип ассызыклый җырчы.

«Бүләк чын күңелдән бирелергә тиеш. Кайвакыт берәр шәп, файдалы әйберне күргәч, «бу кешегә килешер иде, аңа кирәк булыр иде» дип уйлап куясың. Шуңа күрә һәр бүләк кешесенә карап, индивидуаль рәвештә сайланылырга тиеш», – ди Зәйнәб Фәрхетдинова. «Хатын-кыз өчен начар бүләк – шоколад, конфет яки торт, чөнки баллы әйбер болай да күп ашала. Иң яхшысы – чәчәк бәйләме яки гөл», – ди җырчы.

Язмабызны тәмамлап, барлык гүзәл затларны 8 март белән тәбрик итәбез! Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып үтүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Исән-сау булыйк, яратып һәм яратылып яшик!

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев