Резидә ӘЛМИЕВА автор яңалыклары
-
ЮМОРНЫҢ МИЛЛӘТЕ ҺӘМ ДИНЕ ЮК! «ӘЙДӘ, ШАЯРТ» ЛИГАСЫ ФИНАЛЫНА НӘТИҖӘЛӘР
Шаяннар һәм Тапкырлар Лигасы финалы нәкъ әлеге девиз белән үтте. Биредә Шүрәленең сөйгәне, татар телендә җырлый торган Фредди Меркюри һәм 100 мең сумлык призга лаек булган җиңүче табылды. Тулырак – алда! -
«ТАТАРСТАН» ЖУРНАЛЫ БЕЛӘН СӘЯХӘТ ИТ: АРЧАДА КҮРГӘННӘРДӘН
Убырлы карчык кайда яшәгәнен беләсезме? Арча районында! Татарның бөек шагыйре Тукай, аның Шүрәлесе һәм Кыш Бабай дә бу яклардан бит! «Татарстан» журналы ТРның туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырган пресс-турда Кырлайда коймаклар белән чәй эчеп, тавык тәпиләрендә торган Убырлы карчык өенә кереп, «1000 һәм 1 ләззәт» программасы белән тулырак таныштык. -
92 ТӨР ТУҢДЫРМА АШАГАН КАМИЛӘ ШӘРИФУЛЛИНА: «ИҢ ТӘМЛЕСЕН АЧЫКЛАРГА КИРӘК!»
11 сыйныф укучысы Камилә Шәрифуллина карантин вакытында үзенә яңа челлендж ясый –“Славица” туңдырма кибетләренең бөтен десертларын авыз итеп, иң тәмлеләрен ачыкларга уйлый. Туңдырма туйдыра аламы? Иң тәмле туңдырмалар, десертларның бәяләре һәм башкалар турында мәгълүмат - алда! -
XXI ГАСЫР САБАНТУЕНДА ҖИҢҮ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Сабантуй, узган елны булмагач, аеруча сагындырган: аның гөрләп торган мәйданы, ярышлар, татарча җырлар һәм биюләр, олыларны яшьлек елларына кайтара торган кичке уеннар... Сабантуйдан яхшы кәеф белән, 100%ка канәгать булып кайту өчен нишләргә? -
МИССИЯ: БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ
Спойлер: Барысына да өлгереп булмаячак. Иң мөһименә җитешергә кирәк! -
ФИЗИК МӨМКИНКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ЧИКСЕЗ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ: БӨТЕНРОССИЯ БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ – КАЗАНДА
Казан дәүләт мәдәният институтында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның педагоглары өчен Бөтенроссия «Я могу! Творчество без границ» бәйгесенең икенче этабы узды. Һичшиксез, бу бәйгенең исеме җисеменә туры килә. -
«АРТКА ЧИГЕНЕРГӘ МӨМКИНЛЕК БУЛМАДЫ!»: 2020/21 ЕЛГЫ ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ СЕЗОНЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛДЫ
Нәрсә генә дисәң дә, Татарстанда чаңгы спорты бик актив үсә: республикабызда 41 чаңгы базасы эшли, алар заман таләпләренә туры китереп яңартыла, район ярышларында катнашучылар республика һәм ил данын якларга әзерләнә. Татарстан – Россия күләмендә чаңгы спорты буенча нинди урында? Җиңүләрнең уңыш факторы нинди? Бу сорауларга җавап табарга булдым. -
«МУСА.МОАБИТ» СПЕКТАКЛЕНӘ БАРЫР ӨЧЕН ТОП-9 СӘБӘП
Быел Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан «Калеб» Яңа буын җыены «Муса. Моабит» документаль спектаклен куя. «Документаль» сүзен ишетүгә, күпләр, гадәттә, «юк, бу безнең өчен түгел», дип кул селти. Ә бу спектальдә исә мәхәббәт тә, сугыш та, дуслык та, үз эшеңә тугрылык та бар. Сез хәтта төрле еллардагы Муса Җәлилне дә күрә алачаксыз! -
НӘРСӘ УЛ ИДЕЛИАЛОГИЯ? «ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕНДӘ АЧЫКЛАДЫК
«Ялкын»ның презентацияләрен карап баргансыздыр. Кичә «Татар китабы йортында «Идел» дә охшаш форматка күчте һәм яңа номерын тәкъдир итте. Презентация кичәсенә язма геройлары һәм журналистлар килде, туры эфир алып барылды. Тулырак – алда. -
«ИМТИХАН – ТОРМЫШНЫҢ БЕР СЫНАВЫ ГЫНА»: БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР НИНДИ КИҢӘШЛӘР БИРӘ?»
«Имтиханны 100 баллга бирмәсәгез, моңардан трагедия ясамагыз», дип укучыларга һәм әти-әниләргә мөрәҗәгать итте Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин. «Имтихан бирү – тормышның бер сынавы гына, андый сынаулар күп булачак», дип тынычландырырга теләде ул. -
"ЯҢА ДӨНЬЯ АЧКАН КЕБЕК БУЛДЫМ": ЯШЬЛӘР МАРАТ ӘХМӘТОВКА ТАТАР ТЕЛЛЕ ПРОЕКТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка татар телендә чыга торган проектларны күрсәттеләр. Очрашу Яшьләр эшләре министрлыгында 17 нче март көнне узды. -
МОНЫ КЫЗЛАР ГЫНА БЕЛӘ: СЕРЛӘРНЕ АЧАБЫЗ!
«Сорри», кызлар: ләкин бүген безнең кайбер серләребез белән бүлешергә туры киләчәк. (Бәлки безнең мантыйкны аңлаучы кешеләр өстәлер?..) Әлеге язмада XXI гасырның типик кызлары үзен ничек тотканын ачыкларга булдык! Алдагы пунктлар сине хәтерләтәме? Санап чыгыйк әле! -
ОФИЦИАНТЛАР СӨЙЛИ: «АКЧА КАЛДЫРМАСАЛАР, УЖАС!»
Бер көнне хәлдән таеп мин дә официант булып эшләдем: хәләл ресторанда стажер булып хезмәт иттем. Кунакларны сәламләп, авыр подносларны йөртеп, өстәлләрне чисталыкта тотып, менюда булган ризыклар турында сөйләргә тырышып... Шуннан соң «Юк, минеке түгел бу» дип кул селтәдем. -
МӘКТӘП ИНСТАГРАМЫ: НӘРСӘ БАР, Ә НӘРСӘ ҖИТМИ? (РЕЙТИНГ)
«Мәктәп инстаграмы» дигәч, күз алдыңа нәрсә килә? Гадәттә, социаль челтәргә «укучылар экскурсиягә барган», «отличник олимпиадада катнашкан» һәм башка хисап өчен булган язмалар кертелә. Әмма бу төр аккаунтларны башка юнәлештә дә алып барып була бит! Кәттә профильләр эзләп, Инстаграм дөньясына чумдым... -
ТҮЛӘҮСЕЗ ҺӘМ АНОНИМ ПСИХОЛОГИК ЯРДӘМ КИРӘК БУЛСА...
Авыр ситуацияләр һәркемгә таныш. Ә менә аларны ничек җиңеп чыгарга? Үз проблемаларыңны үзең генә чишә алмасаң, кая мөрәҗәгать итәргә? «Ориентир» ресурс үзәге бушлай психологик ярдәм күрсәтә торган ике психологик сайт белән бүлеште.