Логотип Идель
Бу – тема!

НӘРСӘ УЛ ИДЕЛИАЛОГИЯ? «ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕНДӘ АЧЫКЛАДЫК

«Ялкын»ның презентацияләрен карап баргансыздыр. Кичә «Татар китабы йортында «Идел» дә охшаш форматка күчте һәм яңа номерын тәкъдир итте. Презентация кичәсенә язма геройлары һәм журналистлар килде, туры эфир алып барылды. Тулырак – алда. 

«Идел»нең апрель саны гаҗәеп бай: монда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчеләренә дә, Казандагы рәссамнар яшәгән Мергасов йортына да, яшь бизнесменнарга, татарча онлайн-университетны эшләүчеләргә дә, кечкенә спортчыларга һәм хәтта Тукайга да урын табылды.

Миңа дизайн ягы бик ошады: дизайнерның заманча һәм Европа трендларын карап баруы да сизелде. «Әллә яңа дизайнер килгән идеме?», дигән сорауга бүлек мөхәррире Рәфидә Галимҗанова шулай җавап бирде: «Дизайнер шул ук калды, ләкин алымнары үзгәрде». Равил Шәрәфетдиновка респект!

Ләкин иделиалогия фәне моны өйрәнми. «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова сүзләренчә, әлеге фәннең тармаклары «Идел»нең форматлары кебек төрле һәм яңа кызыклы форматларга байыячак. «Бар яшьләрне иделиалогия фәнен өйрәнергә чакырып калам», диде ул.

Рәфидә Галимҗанова исә иделиалогия дигәндә журнал буенча имтиханны күздә тота. Шулай итеп, сынаулар үтәргә дә туры килде: кунаклар интеллектуаль викторинада катнашты, «Идел»нең идеаль тышлыгын ясарга булышты һәм үз талантларын күрсәтте. Чарага журнал геройлары – автор һәм башкаручы Альбина Кармышева, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, рәссам Руслан Ибраһимов, алып баручы Фәнияр Шәкүров, «Казан гүзәле 2021» исеменә лаек булган Илүзә Мәгъсүмова, “Әкият” курчак театры артисты Ләйсән Миннәхмәтова килде. Иң активларга таныклык бирелде.

«Идел» һәм «Ялкын» журналларының рәсми аккаунтларын күзәтеп барыгыз: андый презентацияләр еш булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев