Логотип Идель
Бу – тема!

«АРТКА ЧИГЕНЕРГӘ МӨМКИНЛЕК БУЛМАДЫ!»: 2020/21 ЕЛГЫ ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ СЕЗОНЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛДЫ

Нәрсә генә дисәң дә, Татарстанда чаңгы спорты бик актив үсә: республикабызда 41 чаңгы базасы эшли, алар заман таләпләренә туры китереп яңартыла, район ярышларында катнашучылар республика һәм ил данын якларга әзерләнә. Татарстан – Россия күләмендә чаңгы спорты буенча нинди урында? Җиңүләрнең уңыш факторы нинди? Бу сорауларга җавап табарга булдым.

ИҢ СТАБИЛЬ КОМАНДА

2020 / 2021 ел сезоны йомгаклары пресс-конференциядә ясалды. Анда РФ Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе (Гиннесс рекордлар китабы аны XX гасырның иң яхшы чаңгычы буларак билгеләде) ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев һәм баш тренеры Эдуард Галеев,

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм спортчылар катнашты.

Андрей Ларьков, Анна Нечаевская, Христина Мацокина, Артем Николаев, Алия Иксанова, Сергей Ардашев һәм Анастасия Доценко. Нәкъ шушы спортчылардан торган бердәм команда Татарстан копилкасына 65 призлы урын өстәде. Алар арасында 22 алтын, 19 көмеш һәм 24 бронза медаль бар иде. Иң күп медаль Көнчыгыш Европа Кубогы этапларында яуланды. Бу – Татарстан командасы илдә 2нче урында, дигән сүз.

Шуңа да карамастан, Татарстан – чаңгы спорты инфраструктурасы буенча Россиядә – беренче, дип белдерде Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе. Аның сүзләре буенча, Татарстанда – иң стабиль команда, ул елдан-ел яхшы күрсәткечләргә ирешә. «Әлеге сезондагы ярышларга «бишле» куям», диде ул.

Әмма спортчылар сезон белән канәгать түгел: «Төзәтер урыннар бар әле, иң мөһим нәтиҗә – коллективның исән-сау калуы», диде ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

УҢЫШ ФОРМУЛАСЫ НИНДИ?

Пресс-конференциядә булган журналистларның берсе чаңгычыларны иң тыйнак спортчылар дип атады. Шуңа да карамастан, без аларның казанышлары нигезендә нәрсә ятканын белергә теләдек.

Чаңгы ярышлары һәм биатлон ярышлары Федерациясенең төп тренеры Эдуард Галеев һәм аның командасы Татарстан җиңүенең формуласын болай аңлата:

– Команда бердәмлеге, гаилә булу;

– Укыту-тренировка эшләрен төгәл сайлау;

– Халыкара рекомендацияләрне үтәү;

– Спорт «усаллыгы»;

– Якыннар һәм татарстанлылар ярдәме.

Олимпия уеннары призеры Анна Нечаевская фикеренчә, аны уңышка тренер белән тандемда системалы шөгыльләнү китерде. «Медальләр күбәйгән саен, тагын да күбрәк теләдем», диде ул. Әлбәттә, Аннаның спорт карьерасында да авырлыклар булды. Бәлки, нәкъ аларны җиңү спортчыны шундый казанышларга китергәндер? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев