Логотип Идель
Бу – тема!

ОФИЦИАНТЛАР СӨЙЛИ: «АКЧА КАЛДЫРМАСАЛАР, УЖАС!»

Бер көнне хәлдән таеп мин дә официант булып эшләдем: хәләл ресторанда стажер булып хезмәт иттем. Кунакларны сәламләп, авыр подносларны йөртеп, өстәлләрне чисталыкта тотып, менюда булган ризыклар турында сөйләргә тырышып... Шуннан соң «Юк, минеке түгел бу» дип кул селтәдем. Язмам геройлары минем кебек тиз генә бирешмәгән. Алардан официантларның яшәеш серләре турында белештем.

Салават Гыйльметдинов, Америка, Франция һәм Россиядә эшләгән

Аделина Нургалиева, җәмәгать туклануы өлкәсендә өч ел хезмәт иткән

Кира Маслова, официант булып эшләгән

Ләйсән Низамова, Яшел Үзәндәге кафеда официант булып эшләгән

Диләрә Әлмөхәммәтова, круиз лайнерында эшләп, Мексика, Ямайка һәм Америка илләренә сәяхәт иткән

Дарина, туклану сферасында өч ел хезмәт куйган

Дана Орлова, «Хаб» исемле ресторанда официант булып хезмәт иткән

Әмир Аррыков, «Ван Гог» ресторанында эшләгән

Аноним, июльдән бирле Казандагы ресторанда эшли.

Һөнәргә юл нидән башланды?

Салават: 17 яшемнән башлап банкетларда хезмәт куйдым. Аннары Сочида, тагын берникадәр вакыттан соң Американың Миннесота штатында урнашкан кечкенә шәһәрдә эшли башладым.

Аделина: Официант эшенә керешкәндә миңа алтын таулар вәгъдә иткәннәр иде, ләкин ике кафеда эшләп карасам да, баеп булмады. 

Әмир:Хезмәт хакы өчен килмәдем, миңа монда чыннан да ошый иде.

Аноним: Ресторан ачылган көннән үк официант булу бәхете тәтеде. Башкаларга исә өйрәнер өчен 38 төрле инструкция бар. Менюны ике атна өйрәндем – хезмәт юлымның башында иң авыр эш булып тоелган иде бу.

Салават: Америкада официант ролен тиз бирмәделәр: башта савыт-саба юдым, урындыкларны тәртипләдем. Аннары бармен булып эшләдем. Соңрак инде официант эшенә дә керештем.

Әмир: Бик теләсәң, менюны бер көн эчендә ятлап була. Шулай ук, стейк әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәндем.

Официант нинди булырга тиеш?

Салават: Официантка беркайчан да кунакларны алдарга, алар белән «син» дип аралашырга һәм «чәйлек» сорарга ярамый.

Кира: Вакыт белән идарә итә белүе һәм хәтере шәп булуы мөһим.

Әмир: Официант позитив, ярдәмчел һәм кунакчыл булса, яхшырак. Аның белән аралашудан соң клиентка рәхәт булырга тиеш.

Иң рәхәте һәм иң авыры

Ләйсән: Официантларга «мультибрендлы» булырга туры килә: кайвакыт савыт-саба юарга да, кунакка урын тәкъдим итәргә дә кирәк.

Аноним: Минем өчен иң авыр мизгелләрнең берсе – «запара»га эләгү: бер кунак белән аралашканда, инде икенчесе пейджер аша сигнал бирә, аның заказын биргәч, өченчесенә йөгерәсең һәм беренчесе су сораганын онытып та җибәрәсең. «Запара» официантларда гына түгел шул! Ул кухняда да: шуңа күрә озак көтәргә дә туры килә.

Аделина: Иң авыры – кешеләр белән уртак тел табу. Кайвакыт түзә алмаслык клиентлар эләгә иде, ләкин... аларга да елмаерга туры килде.

Ләйсән: Официантны нәрсә чыгардан чыгара ала? Аңа хезмәтчегә караган кебек мөнәсәбәт.

Диләрә: Корабльдә эшләү авыр: график тыгыз, кунаклар бик күп, ял юк. Әмма мин поднос белән барганда, америкалылар миңа һәрвакыт юл бирәләр иде. Анда персоналга мөнәсәбәт бик яхшы: алар кеше хезмәтен хөрмәт итәләр, вакытның кадерен беләләр.

Аделина: Клиентларга бар әйбер ошаса, рәхәт иде!

Дарина: Официант эше мине, беренчедән, сабырлыкка, икенчедән, кешеләрнең кәефен тоемларга һәм өченчедән, алар белән идарә итәргә өйрәтте.

Конфликт

Салават: Үз тәҗрибәмдә бернинди конфликт та булмады. Киресенчә: бармен булып эшләп, бертуктаусыз эчемлек ясаганда, даими кунакларның берсе яныма килде дә, «башыңны күтәрмичә эшлисең» дип 100 доллар калдырды.

Аделина: Коллективта төрле вакыйгалар булырга мөмкин. Мәсәлән, бервакыт официант кыз акчасын чишенү бүлмәсендә калдырган иде. Алар юкка чыккач, бездән бармак эзләрен алдылар. Аннары тикшерүче «анда сине дә күрдем» дип әйткән иде. Соңрак ул аны бар кешегә дә әйткәне ачыкланды. Хәзер бу турыда көлеп искә төшерәм, ә ул вакытта бик авыр кичергән идем.

«Чәйлек»ләр

Дана: Бервакыт миңа «чәйлек»кә «Приколлар кибете»ннән акча калдырдылар...

Салават: Америкада «чәйгә» һәрвакыт калдыралар. Счеттан 20% ны – бик ошаса, 15% ны – ярыйсы гына булса. 0% икән – бөтенләй «ужас»! Бу очракта мин менеджер белән бергә кунак янына килеп, «нәрсә ошамады?» дип сорый алам.

Кира: Күп акча – бәйлелек кебек. «Чәйлек»ләрнең һәрвакыт булачагына ышаныч өзелми. Кайбер дусларым официант булып акча эшләп, хәтта фатир да алдылар.

Салават: Кунаклар Россиядән икәнемне белгәч, гел киләчәккә планнарымны сорыйлар иде. Бервакыт алар белән аралашканда, хыялымны әйттем – Америка шәһәрләре буенча сәяхәт итү турында сөйләдем. Шуннан соң алардан тагын да күбрәк акча «яуды». 200 бөгәрләнгән доллар өеме – Америкада рәхмәтләрен шулай белдерделәр. Хыяллар чынга аша икән!

Диләрә: Чит илләрдә алынган тәҗрибә иреклек хисен арттырды. Официант булып эшләү миңа аннары берничә атна эшләмәү мөмкинлеген бирде – акча җитәрлек иде.

Салават: Хәзер, официант эшенең бөтен авырлыкларын белгәч, үзем дә «чәйлек» калдыра башладым.

 Гомер буе шул эштә

Салават: 50-70 яшьлек официантлар белән бергә эшләргә туры килде. Әмма үземне бу эштә вакытлыча гына күрәм.

Кира:Бер ел эшләдем һәм бу төр хезмәткә вакытымның жәл икәнен аңладым. Ул вакытны үз белгечлегем буенча эшләүгә багышлый алам бит...

Лайфхак:

Кира: Хисап счётын клиентка илткәнче игътибар белән тикшереп чыгыгыз, төгәллегенә инаныгыз.

Дарина: официантлар өчен «3әйе» кагыйдәсен киңәш итәм – кеше сиңа өч тапкыр «әйе» дип әйтсә, дүртенчесе дә «әйе» булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев