Логотип Идель
Бу – тема!

XXI ГАСЫР САБАНТУЕНДА ҖИҢҮ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Сабантуй, узган елны булмагач, аеруча сагындырган: аның гөрләп торган мәйданы, ярышлар, татарча җырлар һәм биюләр, олыларны яшьлек елларына кайтара торган кичке уеннар... Сабантуйдан яхшы кәеф белән, 100%ка канәгать булып кайту өчен нишләргә? Җиңүчеләрнең уңыш серләрен, батырлар белән интервьюларны, элекке һәм хәзерге бәйрәмнәрнең үзенчәлекләрен, уеннарның кызыклыгы рейтингын әләге язмада җыйдык. Карыйбызмы?

ҮЗ-ҮЗЕМНЕ ҖИҢӘМ, ДИСӘҢ

Соңгы елларда шундый тенденция күзәтелә: милли бәйрәмгә ашар, тамаша карар һәм дуслар белән очрашыр өчен киләләр. Ләкин Сабантуйның асылы бөтенләй икенчедә бит. Ул гасырдан-гасырга милли гореф-гадәтләргә, йолалар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган.

Шуңа күрә, Сабантуйда җиңү өчен иң мөһим шарт –  ул катнашу һәм үз-үзеңне җиңү. Кайсы гына бәйрәм булмасын, анда барып, үз-үзеңә кызыклы, хәтта бераз куркыныч булган чараларда актив катнашу кирәк. Без, татарлар, тыйнак булырга күнексәк тә, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырырга ярамый бит инде!

Җитәр, комфорт зонасыннан чыгабыз! Кыек баганага менү, чиләк-көянтә белән су ташу, капчык киеп сикерү һәм башкалар – теләгәнеңне сайла. Әлеге ярышлар сиңа нәрсә бирәчәк? Беренчедән, ярышлар сине яхшы кәеф һәм позитив энергия белән тәэмин итәчәк. Икенче сәбәп: син үзеңне «Алмачуар» повестендагы Сабантуй атмосферасындагы кебек хис итәчәксең. Уеннар безгә элек-электән килгән, гасырлар эчендә саклап калынган, һәм син үзең аларны күрә, кагыла, тоя аласың! Шәп бит? Өченчедән, синең алда катнашкан кешеләрнең барысы да килеп чыкты, димәк, синеке дә шулай булачак. Әгәр кирәк булса, сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкләр. Дүртенчедән, кул чабуларны һәм җан атуларны беркем дә тыймаган! Һәм кечкенә спойлер: гадәттә, һәр катнашучыга кечкенә бүләк әзерлиләр.

САБАНТУЙ ЧЕК-ЛИСТЫ

Үземнең һәм олы яшьтәге туганнарымның тәҗрибәсенә нигезләнеп, әлеге чек-лист идеясе барлыкка килде. Әлеге пунктлар сиңа да танышмы?. Әгәр синең дә кызыклы ситуацияләргә эләккәнең бар икән, аларны өсти аласың.

– «Модно» киендең, тик шул ук вакытта, милли колоритлы аксессуарыңны да онытмадың;

– Кара күзлегеңне алдың;

– Сабантуйга барыр алданнан, бөтен гаиләнең әзерләнгәнен көттең;

– Ниһаять, күптән күрешмәгән дусларың, сыйныфташларың һәм туганнарың белән аралаштың;

– Сәүдә чатырларын карап чыктың;

– Район башлыгының тәбрикләү сүзләрен һәм имамның хәер-фатихасын тыңладың;

– Мәйдандагы балалар һәм әбиләр белән бергә биедең;

– Ярыш-уенда катнашыргамы дип, берничә «түгәрәк» ясадың;

– Катнашырга батырчылык иттең;

– Сабантуйда үзеңә «тыелган» тәмле әйберләр ашарга рөхсәт иттең;

– Тамашаны эскәмиядән карадың;

– Көрәштәге баһадирга җан аттың;

– Матур фото ясап, сториска элде;

– Өчтән артык «түгәрәк» ясадың һәм «китәргә вакыт», дип уйладың.

САБАНТУЙ ҮЗӘГЕ

Билгеле, һәр сабантуйда халык – көрәштә кем баш батыр булыр, дип көтә. Көрәштә ничек җиңү яуларга соң?

Әлбәттә, физик яктан әзерләнү өстенлек бирә, ди «Планета Фитнес» үзәгенең тренеры Алмаз Һидиятов. «Тренировка үз-үзеңә ышаныч та бирә», ди ул. – «Көрәш батырлары Сабантуйга гастрольгә барган кебек бара. Һәр ярыш саен аларның осталыгы, җиңүгә омтылышы, ныклыгы арта бара».

Шунысы да кызык: көрәш – Сабантуйдан үскән профессиональ спорт төре. Хәзер ул дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелгән. Бәлки, бик тиздән, спорт көрәше – Олимпия спорт уеннары исемлегендә, дигән яңалыклар да булыр әле.

Кайберләр җиңүдә нәселнең роле бик зур, дип уйлый. Мисал өчен, Актаныш егете, көрәшчеләр нәселеннән булган Раббани Нургалиев тәпи китү белән үк мендәрләр белән көрәшә башлаган. «Ике абый да көрәшкәч, әнинең – апа белән мине биюгә йөртәсе килгән. Кердем биюгә, күп булса шул бер атна йөргәнмендер инде. Бер-ике көн килеп басып тордым да, минеке түгел икәнен аңладым».

Нәтиҗә итеп, «Манзара-2021» батыры Радик Сәлаховның җиңү формуласы белән бүлешәсе килә: җиңү – ул 30 % — талант, 70— тырышлык.

 

ЯРЫШЛАР РЕЙТИНГЫ

Сабантуйда һәр ел яңа һәм кызыклы бәйгеләргә байый. Әлеге рейтингта классик Сабантуйның алыштыргысыз элементларын урнаштырдык:

– милли көрәш (кайсы гына Сабантуйны алма, көрәш аның йөзек кашы һәм кульминациясе булып тора);

– колгага менү;

– кыек баганага менү

– ат чабышы;

– кул көрәше (яки армрестлинг ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да җәлеп итә);

– аркан тарту;

– гер күтәрү;

– капчык сугышы;

– чүлмәк вату;

– агач кашыкка йомырка салып йөгерү;

– чиләк-көянтә белән су ташу;

– капчык киеп сикерү;

– катыктан акча эзләү;

– әтәч артыннан куу.

ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР

Сабантуйлар елдан-ел үзгәреп тора: әлеге үзгәрешләрнең кайберләрен язып калдырырга булдык:

ЭЛЕК

– Язгы чәчү эшләре беткәч уздырыла торган гади кыр бәйрәме.

– Масштабы кечкенә, авыл яки шәһәр кысаларында үткәрелә.

– Бәйрәмгә озак әзерләнәләр: ир-атлар спорт әзерлекләрен ныгыта, хатын-кызлар сөлгеләр тегә һәм чигә.

– Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган.

– Сабантуй алдыннан сөлге җыялар. Ул, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган.

– Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – тәкә.

ХӘЗЕР:

– Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнде. Аны татар диаспоралары яшәгән бөтен Җир шарында бәйрәм итәләр.

– Федераль бәйрәмнәр, чаралар аркасында җәй көненә күчерелә.

– Махсус сабантуйлар күбәя: балалар өчен Сабантуй, театраль Сабантуй, мөселман Сабантуе һ.б.

– Мотоблокчылар ярышы, квадроцикллар узышы кебек заманча бәйгеләр барлыкка килә.

– Көрәштә җиңүчегә – тәкәгә өстәп, машина яки телефон бирелә.

НӘТИҖӘ

Сабантуй нинди генә яңалыклар кичерсә дә, бәйрәмнең максаты үзгәрешсез кала: һәр елны халык Сабантуйга үз-үзен күрсәтер, берләшер һәм күңел ачар өчен килә. Әләге бәйрәм милләтебезнең кунакчыллыгын һәм күңел киңлеген чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев