Резидә ӘЛМИЕВА автор яңалыклары
-
ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫ — «ПУШКА»: ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА «ПУШКИН КАРТАСЫН» КУЛЛАНЫП КАЯ БАРЫП БУЛА?
Яшьләргә юл бирәбез: Пушкин картасын кулланып була торган урыннар саны елдан-ел күбәя! Хәзер хәтта беркем дә йөрмәгән китапханәләр һәм мәдәни үзәкләр дә Пушкин картасы кысаларында үз лекцияләрен һәм остаханәләрен оештыра башлады. Казандагы урыннар турында инде сөйләдек, хәзер чират районнардагы музей һәм мәдәният сарайларына җитте! -
БИЛӘР ТУРЫНДА ФИЛЬМ: ТАРИХЫБЫЗГА ПИАР
Чишмә суы гына түгел: Биләр ни өчен тиешенчә бәяләнмәгән урын? Элек 800 гектар мәйданы булган шәһәр Лондон һәм Париждан да зуррак булган, ә хәзер ул җирнең бөеклеге онытылып бара. Җавапны яшь видеограф, «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильм режиссеры Бай Хәйруллин белән эзләдек. -
БАЙ ХӘЙРУЛЛИН: БЛОГЕРЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ, ФИЛЬМ ЯСАУ ҺӘМ ВИДЕОГРАФ БУЛУ ТУРЫНДА
Режиссер һәм видеограф Бай Хәйруллин эшләре белән мин реклама аша таныш, әмма Русланны Биләр турындагы беренче документаль фильм режиссеры буларак беләләр. Шуңа өстәп, ул Альберт Нурминскийның иң уңышлы клипларын төшергән кеше. Гади татар егетенең шундый профессионал булуы сокландырды: аның уңыш сере нәрсәдә микән? Әлеге интервьюда ачыклыйбыз! -
МУЗЫКА БЕЗНЕ НИЧЕК ПРОГРАММАЛЫЙ АЛА?
Супермаркетларда, фильмнарда, реклама роликларында уйнаучы музыка очраклы, дип уйлыйсыңмы? Төрле көйләр кешегә нинди йогынты ясый, тавышның интонациясе нинди булырга тиеш, реклама хәбәрен ничә секундка сыйдырырга кирәк, тавышның көче, аның тәүлекнең кайсы вакытында ничек тәэсир итүе — маркетологлар кулында болар барысы бар! Язмада кайбер серләрне ачарга һәм музыка безнең белән ничек идарә итә алуы турында сөйләшергә булдык. -
ИРТӘН ТОРУ ТӘҖРИБӘСЕ: АВЫРЛЫКЛАР, ХАТАЛАР ҺӘМ ЛАЙФХАКЛАР
Тормышымда иң шәп үзгәрешләр кайчан барлыкка килә, дип уйлыйсыз? Мин үз-үземә: «Стоп! Болай дәвам итәргә тиеш түгел», –дигәч. Иртән тору белән дә шундый ук хәл булды: йокы режимын тәмам бозып бетергәч, мин үземә бүтән сайлау мөмкинлеген калдырмадым. Иртән торуның плюсларын күбебез чамалый. Тик... Ни өчен иртән тору шулкадәр авыр? Әйдәгез, аны җиңеләйтә торган лайфхакларны тикшереп карыйк әле. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ТУРЫНДА 9 МӨҺИМ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Әле моңарчы ТР Милли китапханәсенә бармаган булсаң, моны үзгәртергә кирәк! Казанның иң үзәгендә – Пушкин урамы 86нчы йорт адресы буенча урнашкан яңартылган бинага рәхим ит! Монда китап укыр өчен генә түгел, ә күргәзмәләр һәм спектакльләр карарга, дуслар белән җыелышырга, компьютерларда эшләргә, тәмле каһвә эчәргә, һәм… коакчыннар киеп, электрон пианинода уйнарга да киләләр. -
КӨТӘБЕЗ... ТИК НИГӘ?
Яңа тормышны башлар өчен Яңа ел һәм туган көн килеп җитүен көтәбез. -
«ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АРА БУЛГАНДА, КҮП КЕНӘ ӘЙБЕРЛӘРГӘ БАШКАЧА КАРЫЙ БАШЛЫЙСЫҢ»
«Өч елдан соң табиб булам гына әле», дип яза Казан дәүләт медицина университетының 4 курсы студенты Азат Валиуллин. Инде беренче курста ук ул 7 хастаханәгә санитар булып эшкә кергән. «Татарстанда коронавирус белән иң беренче авыручылар табылгач, хастаханәдә инфекцион госпиталь ачылды, ә мин шунда эшкә күчтем», дип үз тарихын сөйли башлады ул. -
ЭШЛИСЕМ КИЛӘ: ЯШЬЛӘРГӘ БЕРЕНЧЕ ЭШНЕ НИЧЕК ТАБАРГА?
«Эш укуга комачаулый ала.» «Мин бернәрсәне дә белмим!» «Тәҗрибәсез кабул итмиләр...» Эшли башларга теләүче яшүсмернең башында нинди генә уйлар һәм куркулар юк! «Ялкын» журналының әлеге санында эш табу темасына тукталырга булдык. Нинди һөнәрләргә өстенлек бирергә? Эшне кайдан эзләргә? Сиңа, профессионалга кебек карасыннар өчен, нишләргә? Әлеге сорауларга SMM-менеджер, график дизайн һәм SMM курсларының спикеры Эдгар Мавликеев белән ачыклык кертәбез. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ» ҺӘМ «ЕЛ КАЗАНЫШЫ»: СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТЕКӘ ПРЕМИЯЛӘРНЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
«Ел старостасы», «Ел спортсмены», «Ин шәп иҗат коллективы» – әлеге номинацияләрдә җиңүче буласың киләме? Яшьләр эшләре министрлыгы уздыра торган «Ел студенты» һәм «Ел казанышы» республикакүләм премияләре үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеген бирә! Матбугат конференциясендә премияләр турында күбрәк белдек, тулырак – алда! -
СУББОТНИКЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ: БЕЗ ЭКОЛОГИЯНЕ ЯХШЫ ЯККА НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ АЛАБЫЗ?
Без яшьләрнең казанышлары турында гына сөйләү белән генә чикләнмибез. Игътибарны яшьләрнең проблемаларына юнәлтә белү дә мөһим. Шуңа күрә мин төрле яшьтәге яшүсмерләр, яшьләрдән сораштыра башларга булдым: аларны ниләр борчый? Бу юлы без Казанның 19 нчы мәктәбе укучысы, экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы катнашучысы Камилә ШӘРИФУЛЛИНА белән аралаштык. -
«КОНСТРУКТИВ»лыкка ТАБА: КАЗАНДА ЯШЬЛӘР АРАСЫНДА ТЕРРОРИЗМ ҺӘМ ЭКСТРЕМИЗМГА ЮЛ КУЙМАУ МАКСАТЫННАН ФОРУМ ҮТӘ
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Терроризмга каршы комиссия аппараты «Вконтакте» ярдәме белән «Конструктив» исемле форум үткәрә. Аның максаты – өч көн эчендә лекторийлар һәм дискуссияләр аша яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясенә профилактика булдыру. -
ТИК-ТОКЕРЛАР – САЙЛАУЛАРДА?
Казанның мәдәният институтындагы 340нчы номерлы сайлау участогында бүген кеше аеруча күп – монда тик-ток хаус катнашучылары килгән. -
ТОП-8 БУШЛАЙ КУРС: ДИЗАЙН, ОРАТОРЛЫК СӘНГАТЕ ҺӘМ ФИНАНСЛАР
XXI гасырның асылы: без дөньяга экраннан карыйбыз, һәм яңа белемнәрне үзләштерү, дуслар табу, күңел ачу – барысы да интернет аша алып барыла. Онлайн белем алуның плюслары күп: беренчедән, беркая да барырга кирәкми (авылда торып та укып була). Икенчедән, бар инструментларыбыз – үзебез белән (дәфтәр, каләм һәм тагын миллион маркерлар). -
ТАТАР ЖУРФАГЫНЫҢ «ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ»: КФУ ЯҢА ФОРМАТТАГЫ ТАТАР ТЕЛЛЕ ЖУРНАЛИСТЛАР ӘЗЕРЛИ
Казан федераль университеты Филология институтының татар журналистикасы бүлегенә кабул итү кампаниясе старт алды. Бюджет урыннары күпме? Юнәлешнең үзенчәлекләре нинди? Татар телен камил белгән яшьләрнең нинди өстенлекләре бар? Әлеге сорауларга җавапларны матбугат конференциясендә белдек.