Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫ — «ПУШКА»: ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА «ПУШКИН КАРТАСЫН» КУЛЛАНЫП КАЯ БАРЫП БУЛА?

Яшьләргә юл бирәбез: Пушкин картасын кулланып була торган урыннар саны елдан-ел күбәя! Хәзер хәтта беркем дә йөрмәгән китапханәләр һәм мәдәни үзәкләр дә Пушкин картасы кысаларында үз лекцияләрен һәм остаханәләрен оештыра башлады. Казандагы урыннар турында инде сөйләдек, хәзер чират районнардагы музей һәм мәдәният сарайларына җитте!

«ПушКа» белән яшьләр театрларга, галереяләргә, күргәзмәләргә, мәдәни үзәкләргә, филармонияләргә, музейларга бушлай йөри ала. Шунысы сөендерә: быел картадагы баланс 5 мең сумга кадәр арттырылды һәм кино карау мөмкинлеге барлыкка килде.

Буа драма театры

Буа, Маркс урамы, 68

Буа театрының 100 еллык тарихы бар – 1917 елгы революциядән соң монда артистлар труппасы килә. Галия Камская да нәкъ монда уйный. Әлеге традицияләрне Раил Садриев, Фирзәр Мортазин, Гөлзада Камартдинова да дәвам итә. Театрның спектакльләре «Алтын битлек»тә һәр елны урыннар яулап кайта. Буа театрының сере нидә? Үз күзләрегез белән карагыз!

Орган залы

Яр Чаллы, Автозавод проспекты

Татарстанда орган заллары икәү генә: Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында һәм Чаллыда. Музыка дөньясында әлеге инструмент бөек булып санала: 9 метрлы органны алып килер өчен хәтта «КАМАЗ» машинасы кирәк! Шулай ук, органның психик һәм генетик авырулардан җәфа чигүче кешеләрне дә дәвалый алганы билгеле.

Гаяз Исхакый музее

Чистай, Яуширмә авылы

Әдәбиятны өйрәнү алай ук кызыклы тоелмаса, тарихи, чын артефактлар ярдәмгә килә. 3 мең экспонат язучы һәм публицист яшәгән тирә-юньне яңадан торгыза: сез биредә ихата, сәүдә күргәзмәсе, йортның ир-ат һәм хатын-кыз өлеше турында кызыклы мәгълүмат беләчәксез. Монда аның шәхси әйберләре, хатлары, китаплары, һәм хәтта сөннәтче бабай пәкесе дә бар! Музейның Яуширмәдә калуы икеле – аны Чистай яки Казанга күчерү турында уйланалар.

Түбән Каманың халык иҗаты йорты

Түбән Кама, Лемаев урамы, 14

Кино, күргәзмә, спектакль карау мөмкинлеге – бар! Иҗади кафеда каһвә белән ләззәтләнү – бар! Коворкингта эшләү – бар! Биредә боларның барысын да эшләп була. Спойлер: Түбән Каманың әлеге урынына барып, Лемаев скверында ял итү мөмкинлеге дә бар.

«Нефтьче» мәдәният сарае

Әлмәт, Ленин урамы, 98

Әлмәтнең төп концертлар залы булуга карамастан, «Нефтьче» әле иҗат үзәге дә – биредә төрле түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр өчен урыннар бар. «Пушкин картасы» кушымтасында мюзикл, мәдәни кичәләр, спектакльләр тәкъдим ителгән – Әлмәткә сугылып чыга калсагыз монда рәхим итегез!

Зәй районының музее

Зәй, Орджоникидзе, 55

Музей үзе элекке сәүдә йортында урнашкан. Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, нумизматика коллекцияләре, өй кирәк-яраклары, сирәк документлар, фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Граммофон тыңларга, Зәй рәссамнарының коллекциясен карарга һәм Зәй тарихы белән танышырга килегез!

«Энергетик» мәдәният сарае

Яр Чаллы, Тукай урамы, 31

Биредә – заманча җиһазланган концертлар залы, төрле-төрле түгәрәк һәм секцияләр өчен бүлмәләр, иркен коридорлар бар. Спектакльләр, остаханәләр һәм күргәзмәләр карарга теләсәгез, «Энергетик»ка юл тотыгыз!

Зөя тарихы музее

Зөя, Успенская урамы, 22

Интерактивлык өчен лайк куям! Гадәттә, кечкенә шәһәрләрдәге музейлар кызыклы түгел: экспонатлар аз яки техник яктан уйланылмаган. Монда исә күпсанлы стендлар, макетлар, рәсемнәр урнаштырылган. Хәтта борынгы кешеләр образлары да манекен буларак ясалган – алар белән фотога төшәргә мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев