Логотип Идель
Бу – тема!

92 ТӨР ТУҢДЫРМА АШАГАН КАМИЛӘ ШӘРИФУЛЛИНА: «ИҢ ТӘМЛЕСЕН АЧЫКЛАРГА КИРӘК!»

Туңдырманы яратмаучы кешеләр бар микән бу дөньяда? Әлеге язманың төп каһарманы – Казанда яшәүче 11 сыйныф укучысы Камилә Шәрифуллина да туңдырманы кечкенәдән үк яратып ашый. Карантин вакытында ул үзенә яңа челлендж ясый – “Славица” туңдырма кибетләренең бөтен десертларын авыз итеп, иң тәмлеләрен ачыкларга уйлый.

Нәтиҗәдә… туңдырмалар “Славица” белән генә чикләнми: Камилә “Пятерочка” һәм “Магнит”та булган, Калининградта сәяхәт иткәндә күргән туңдырмаларны да татып карый. “Урамга чыксам, йә фильм карый башласам, минем белән һәрвакыт туңдырма  була иде”, дип сөйли ул. Туңдырма туйдыра аламы? Иң тәмле туңдырмалар, десертларның бәяләре һәм башкалар турында мәгълүмат - алда!

– Туңдырмаларны ничек бәяләдең? Составына карадыңмы?

– Бу баналь, әмма иң мөһим шарт булып консистенциясе дә, тышкы кыяфәте дә, составы да тормады. Иң мөһиме: тәмлеме, юкмы? Әлбәттә, өстенлекне натураль, ягъни сөт мае алмаштыргычы булмаган продуктларга бирә идем. Сөт маен алмаштырсалар, ул шундук сизелә. Ашагач, сториста туңдырмаларга кыскача тасвирлама яза һәм балл куя идем. Кайбер туңдырмаларга күзәтүне хәзер үк күрсәтә алам:

“Славица”ның иң зур “Рекорд” исемле туңдырмасы

Ул чыннан да бик зур һәм башкалар белән чагыштырганда, авыррак – 180 гр. Ике катламнан тора: джемлы пломбир һәм җиләкле туңдырма. Минуслары табылмады, бик тәмле. 10/10

Минималистик “Маруся” туңдырмасы

Аның эчендә – кура җиләге һәм рәйхан (базилик). Десерт – кәгазьдә, бу да аңа эксклюзивлык өсти. Минем өчен эстетик яктан бик якын туңдырма.

“Сердечко” исемле йөрәк формасындагы ал туңдырма

8/10 – матур һәм романтик эчтәлекле, тик минусы да бар: формасы ашар өчен бик уңайсыз.

Татарстан флагы төсләренә буялган “Сабантуй” туңдырмасы

“Челны холод”ның иң популяр туңдырмаларның берсе. Яшел ширбәтенең кетерди торган шарчыклары да бар, астагы өлешләре исә – гади пломбир. 8/10 куйдым.

– Туңдырма кыйбат булса, аның тәме һәм сыйфаты да бәясенә туры киләме?

Гадәттә, әйе! Шоколадлы, чикләвекле туңдырмалар кыйммәтлерәк, әмма аның сыйфаты һәм тәме дә югарырак.

– Кайсы гадәти булмаган туңдырмаларны киңәш итәр идең?

Калининградта ашаган марципанлы туңдырма истә калды: марципан һәм миндаль тәме туңдырманың үзенә караганда күбрәк сизелә. Аннары  “Океан” исемле “җиләк-җимешле боз”ны авыз итеп карарга киңәш итәм: натуральлек көтмәгез, тик кызуда суынып алу өчен – менә дигән. Мин аңа 10 баллдан 8 баллны куйдым. Гомумән, яңа кызыклы туңдырмалар саны арта бара. Иманым камил, әлеге мәкаләдән соң тагын да экстраординар туңдырмалар барлыкка киләчәк.

– Туңдырма туйдыра аламы?

Юк! Әгәр төрле тәмнәрне дөрес берләштерсәң, туңдырма ләззәт кенә бирәчәк!

– Хайплы туңдырмаларга нинди карашың? Кара төстәге туңдырмалар турында нәрсә уйлыйсың?

Бервакыт “Максибон” исемле туңдырма бик популярлашты: аның бер ягы – чикләвекле эскимо, икенче ягы – печенье арасында булган туңдырма. Ул, кыйбат булса да, миңа чыннан да ошады! Хайп алган туңдырмалардан кара төстәгеләре дә бар әле. Гадәттә, аларның тышы да, эче дә кара, һәм, ашаганнан соң, тел дә каралана. Минем вердикт: аларны авыз итәргә һәркемгә киңәш итәм, әмма даими рәвештә ашау артык булыр, дип уйлыйм.

– Шулай итеп, Камилә, синең фикереңчә, иң тәмле туңдырмалар нинди?

Өстенлекне гади һәм натураль булган туңдырмаларга бирәм. Миңа “Вкусняево”, “ГОСТ”, “Пломбир на сливках” вариантлары ошый. Әмма һәрберебез үзенә генә ошый торган тәмнәрне истә калдыра. 

Эсседә бик ашыйсы килми, әмма бу туңдырмага кагылмый: Камилә туңдырманы урамда нинди һава торышы булуына карамастан ашарга әзер. Син дә бул язманы укыганда туңдырма ашыйсыңмы анда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар

    Инсафㅤ

    0

    0

    92 генә)) Мин күбрәк ашаганмындыр шикелле? Минемчә иң тәмле туңдырмалар топ3: 1) "СССР" палочкадагысы 2) "Пломбир на сливках" палочкадыгысы 3) мак/Бк рожогы?