Логотип Идель
Бу – тема!

ЮМОРНЫҢ МИЛЛӘТЕ ҺӘМ ДИНЕ ЮК! «ӘЙДӘ, ШАЯРТ» ЛИГАСЫ ФИНАЛЫНА НӘТИҖӘЛӘР

Шаяннар һәм Тапкырлар Лигасы финалы нәкъ әлеге девиз белән үтте. Биредә Шүрәленең сөйгәне, татар телендә җырлый торган Фредди Меркюри һәм 100 мең сумлык призга лаек булган җиңүче табылды. Тулырак – алда!

ЯҢАЛЫК

ШТК Лигасы гадәттә Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында үтсә, бу юлы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә оештырылды. 23 июнь көнне «Сәйдәш»кә яшьләр генә түгел, ә татар интеллигенциясе дә кушылды. Жюри әгъзалары арасында – җырчы Салават Фәтхетдинов, алып баручы Айваз Садыров, беренче татар рэперы Шәкүр, юморист Данир Сабиров, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов булды. Мөхтәрәм кунаклардан – Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының рәисе Айрат Зарипов һәм Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

4 КОМАНДАГА – 4 БӘЙГЕ:

Финалда дүрт команда катнашты:

«Зәй әбисе», «Понаехали», Тукай районының җыелма командасы һәм Керәшеннәр җыелма командасы. Аларга «Сәламләү», «Сораулар бәйгесе», «Видеоклип» һәм «Музыкаль финал» бәйгеләре әзерләнгән иде. Ә хәзер командалар белән якыннанрак танышыйк.

ТУКАЙ РАЙОНЫНЫҢ ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ

«Бии белмәсәң, җырлый белмәсәң, димәк, сиңа – безгә», – дип шаярталар тукайлылар. Төркем составында – Маргарита исемле кыз һәм дүрт егет.

Команданың иң истә калган номеры Тукай әкиятләренең геройлары XXI гасырда яшәве турында иде. Монда сез Моргенштернга кушылып җырлаган һәм әрекмәннән мохитога заказ биргән Шүрәлене, бөтен Россия буйлап «Русалка» бизнесын ачкан Су анасын һәм ике полицейский ролендәге Кәҗә белән Сарыкны күрә ала идегез (хайваннар киеме булмагач, полиция формасын киергә туры килгән).

«ПОНАЕХАЛИ»

Мәскәү командасы ШТКда  үзләрен хуҗалар кебек хис итә – алар бәйгедә инде 2017 елдан ук катнаша. «Сәламләү» бәйгесендә үк алар бенефис форматында Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова, Тинчурин театры актеры Артем Пискунов һәм башка артистлар ярдәмендә шоу ясады. Әмма хәтердә иң җуелып калганы – аларның клибы.

Бәйгегә әзерләгәндә татар эстрадасының клипларын анализлап, шундый карарга килгәннәр: «Әниләр турында клиплар бик күп, ә әтиләр турында?..» Шулай итеп, рэп стилендә әтиләргә багышланган клип төшерелде. Әти белән балык тотканда яки мунча кергәндә булган тормышчан хәлләргә нигезләнгән клип залдагы һәр кешенең күңелен тетрәндерде.

«ЗӘЙ ӘБИСЕ»

Әбиләрдән генә торган команда, дип уйласагыз, ялгышасыз! Төркемдә бер бабай – татарның Фредди Меркюриы бар! Аның җырын үзенчә татарчалаштырып, Фикрәт Сибгатуллин уенның иң шәп актеры исеменә лаеклы булды.

Әбиләр исә яшьләр сүзләре (хайп, треш) турында мәзәкләр уйлап тапты. Актуаль булган Төркиядә ял итү темасына да ачыклык кертте.

«Әйдәгез, «пенная дискотека» да күлмәкләрне юып кайтабыз!» дип китте әбиләр. Әбиләрнең дә төрлесе була әле: моны алар видеоклип аша күрсәттеләр. «Бернәрсәдән дә курыкмый торган әбиләрне яратыгыз!» – дигән ният белән чыгыш ясады алар.

КЕРӘШЕННӘР ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ

«Финал – чыгарылыш кичәсе кебек»: сәламләүдә керәшеннәр жюри әгъзаларын мәктәпкә чыгарылыш кичәсенә килүче шәхесләр белән чагыштырды. Әйтик, Илшат Әминов – мәгариф бүлеге вәкиле, ә Салават Фәтхетдинов мәктәп директоры булып куйды. Керәшеннәргә шулай ук «Союз» КВН командасынын капитаны Айдар Гәрәев видео аша сәламен җибәрде. Бәлки, нәкъ аның хәер-фатихасы белән алар җиңү дә яулагандыр?

Керәшеннәр командасы пародияләргә бай булып чыкты: аның лидеры Дмитрий Баранов Филипп Киркоров роленә кереп, гримеркада бәлеш ашаганы турында сөйләде. Шулай ук, Элвин Грейга да әверелде. Барановка команданың башка катнашучылары да кушылды: алар Рөстәм Миңнеханов, Гөлназ Сәфәрова, тракторист Василийга пародияләр ясадылар.

 

НӘТИҖӘ

Салават фикеренчә, әгәр бөтен командаларның лидерларын алсаң, бик көчле җыелма команда килеп чыгар иде. Илшат Әминовка иҗтимагый юмор булуы ошады, Шәкүр исә «ШТК»ның перспективасы бар», дигән нәтиҗәгә килде. Жюри әгъзаларының карары белән, 4 нче урынга – «Понаехали» командасы, 3 нче урынга – «Зәй әбисе», 2 нче урынга Тукай районы җыелма командасы лаек булды. Ә иң мөһим бүләкне – 100 мең сум акчаны – керәшеннәр отты.

Легендар Шаяннар һәм Тапкырлар Лигасының мохитен, мәзәкләрен һәм публикасын чын мәгънәсендә тояр өчен, моны уку гына җитми, карарга кирәк! Сезне “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында һәм яңа сезонда көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев