Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯҢА ДӨНЬЯ АЧКАН КЕБЕК БУЛДЫМ": ЯШЬЛӘР МАРАТ ӘХМӘТОВКА ТАТАР ТЕЛЛЕ ПРОЕКТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка татар телендә чыга торган проектларны күрсәттеләр. Очрашу Яшьләр эшләре министрлыгында 17 нче март көнне узды. 

Марат Әхмәтов хәзер ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен җитәкли. Шуңа күрә тәкъдир ителгән проектлар татар телен ныгытуга багышланган. Без кайберләре белән танышырга булдык.

Проектлар:

Иң беренче бүлектә «Сәләт хәрәкәте» проектлары күрсәтелде. «Мин «Сәләт» не Биләрдәге бер тормыш дип уйлаган идем», дип әйтте Марат Әхмәтов. Википедиянең татарча тәрҗәмәләрен җыйган «Сәләт Викимәктәбе», татар телендәге «Безнең фикер» дискуссион клубы һәм «Тел»  хакатонын тәкъдир иттеләр. Проект җитәкчеләре фикеренчә, тел үссен өчен, аның фәндә, интернетта һәм IT-технологияләрдә булуы мөһим.

Каллиграфия остасы, дизайнер, Мимар Синан Гүзәл Сәнгатьләр Университетының шәкерте Айзат Минһаҗи «Милли креатив хаб»  идеясы белән бүлеште. Аның концепциясе - 300гә якын иң көчле татар дизайнерларын җыя торган мәйданчык, аларның бергә аралашу, үсү урыны.

«Татар китабы йорты»ның директоры Айдар Шәйхин исә «Гыйлем»гә тукталды. Ул – фәнни-популяр проект. Алар татар телендә фәнни инфопродуктлар чыгаралар. Мисал өчен, татар телендәге Һарри Поттер – әлеге команданың эше.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Ленария Мөслимова «Акыл фабрикасын» тәкъдим итте. Әлеге проект актуаль темаларга, бергә җыелып, практик һәм төрле форматтагы чаралар уздыруны күздә тота. «Think Tank» чит илләрнең тәҗрибәсен карадылар.

Рашат Якупов Татарстан Республикасының Милли китапханә нигезендә «Тел үзәге» булдырырга тели. Аның проекты нигезендә – татарларны, аларның стартапларын бергә җыеп, контент үзәге һәм лекторийлар уздыру чарасы ясау. 

Яшьләр эшләре министрының урынбасары Тимур Сөләйманов исә «Тел» премиясе идеясе белән уртаклашты. Әлеге премия тел юнәлеше буенча эшләнгән проектларның иң яхшыларын билгелиячәк. 

Нәтиҗәдә...

Марат Әхмәтовта исә яшьләр проектлары зур кызыксыну уятты: "Яңа дөнья ачкан кебек булдым”, диде ул нәтиҗәдә. Җитәкче һәр проектка бәйле «Нинди чыгымнар кирәк? Ничек ярдәм итә алабыз?», дип сорады. Милли проектлар ясау мәсьәләсендә яңа инновацион алымнар куллануны да хуплады. Шулай ук, татар телендә чыга торган продуктлар балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен кызыклы һәм кирәкле булырга тиешлеген ассызыклады Марат абый.

Фотолар Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев